Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУда вакцинация узу мәҗбүри

Укытучылар һәм хезмәткәрләр КФУның прививка кабинетларында 25 августка кадәр вакцинация узарга тиеш. Ярты елдан артык элек вакцинация узган кешеләр ревакцинация узарга тиеш. Тиешле боерыкка университе...

Укытучылар һәм хезмәткәрләр КФУның прививка кабинетларында 25 августка кадәр вакцинация узарга тиеш. Ярты елдан артык элек вакцинация узган кешеләр ревакцинация узарга тиеш. Тиешле боерыкка университет ректоры Илшат Гафуров кул куйды.

Студентлар өчен 1 сентябрьдән КФУның укыту корпусларында керү режимы үзгәрергә мөмкин. Бинага керү өчен COVID-19 га ПЦР анализының тискәре нәтиҗәсе (72 сәгать гамәлдә), вакцинация турында сертификат, вакцинациягә каршы күрсәтмә булу турында табиб белешмәсе яки соңгы 6 айда COVID-19 белән авыру турында белешмә кирәк булачак.

Моннан тыш, Гафуров ВУЗ хезмәткәрләренә вакцинациядән баш тарту нәтиҗәләрен аңлатырга кушты. Алар арасында, хезмәт хакына исәп-хисап ясамыйча, эштән читләштерү мөмкинлеге дә бар.

Чыганак: tatnews.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ