Логотип Магариф уку
Цитата:

Халык укытучысы исемендәге  олимпиада булырмы?

РСФСРның атказанган, Россия Федерациясенең халык укытучысы Рамил Исмәгыйль улы Хәлиуллинны, Казан шәһәренең аерым фәннәр  тирәнтен өйрәнелә торган 80 нче мәктәбендә генә   түгел, татар...

РСФСРның атказанган, Россия Федерациясенең халык укытучысы Рамил Исмәгыйль улы Хәлиуллинны, Казан шәһәренең аерым фәннәр  тирәнтен өйрәнелә торган 80 нче мәктәбендә генә   түгел, татар яшәгән бик күп төбәкләрдә беләләр.   Дан-дәрәҗәләргә күмелгәне, күп кенә дәреслекләрне татарчага тәрҗемә итеп, милләткә хезмәт иткәне өчен генә дә түгел, әлбәттә. Хикмәт аның  чын мәгънәсендә олы җанлы, тирән белемле мөгаллим булуында. 40 ел дәвамында «Мәгариф» журналының алыштыргысыз редколлегия әгъзасы  булып та тора әле Рамил Исмәгыйль улы.
Редакциядән шалтыратып, башка бер авторның биология буенча язган мәкаләсен карап чыгуын үтенгәндә,  аның институт тәмамлап эшли башлавына нибары дүрт  ел була.  Тора-бара химия буенча килгән мәкаләләр, дәрес эшкәртмәләрен дә бирә башлыйлар егеткә. Ул химия, биология буенча редакциягә килгән эшләргә рецензия    язып кына калмыйча,  төзәтмәләр дә ясый.
Рамил ага  белән 80 нче мәктәпкә   мәгърифәтче, тарихчы, этнограф, тел белгече  Каюм Насыйри исеме бирелү уңаеннан узган тантаналы чарада очрашып, шактый гына  хәтер яңартып утырдык. Үзе урта белем алып чыккан мәктәбендә гомер буе химия-биология укытучысы булып эшләгән укытучыга ул көнне дә олы хөрмәт күрсәтелде. ТРның Мәгариф һәм фән министры Илсур  Һадиуллин,   укытучының   кеше  язмышында бик мөһим роль уйнавына   басым ясап,  аңа министрлыкның «Мактаулы остаз» билгесен тапшырды. Баксаң, булачак министр пединститутка кергәндә, аннан имтиханны Рамил ага кабул итеп, ике «5»ле куеп чыгарган булган икән. Менә хәзер ул эшләгән коллектив халык укытучысы Рамил Исмәгыйль улы Хәлиуллин  исемендәге олимпиадага нигез салырга җыена.

ВДНХ маҗаралары
– Мин үзем Казанның чеп-чи татар гаиләсендә, Яңа Бистә  татарлары арасында үскән малай, –дип башлады ул сүзен, бала чагына кайтып. – Бистәбездә, гомумән, русча сөйләшкән кеше булмады,  каршы   якта гына яшәгән бердәнбер   рус гаиләсе дә  безнең белән саф татарча аралаша торган иде.
 Шуңа да карамастан татар  бистәсе малае русчасын да, немецчасын да  су урынына эчә. Хәтта пединститутның өченче курсында чит телдән  имтихан тотканда,   факультетның деканы: «Нигә сез укырга инфакка кермәдегез?» –
 дип сорап та куйган әле үзеннән. Ә андый уй ике ятып бер төшенә дә керми егетнең.    13 нче мәктәпнең    5 нче сыйныфында  укыганда ук, Мәскәүнең   Бөтенсоюз  авыл хуҗалыгы күргәзмәсеннән   медаль белән   кайткан егет ләбаса ул!  
– Аны мин әле бүген дә кадерләп саклыйм.  Яңа Бистәнең бөтен малайлары, кызлары җәй буе  мәктәп  бакчасында җимеш агачлары, яшелчәләр үстерә  торган идек, –
 дип, темага якыная әңгәмәдәшем. 
  Бәлкем, шунысы гына да җиткән булыр иде дә соң, иллә мәгәр бу – Хрущёв заманы,   кукуруз дип шашынган чор.   Көннәрдән бер көнне Рамилгә дә укытучы үз түтәлен булдырып, квадратлап-оялап кукуруз  үстерергә  тәкъдим итә.  Риза булмыймы соң инде, синең үзеңә атап җир бүлеп бирсеннәр әле! 70 әр см ара калдырып утыртып та чыга.  Шушы кечкенә генә тәҗрибә участогында хәйран тамаша булып, котырып үсә бит  кукуруз дигәннәре. Арышы да уңа егетнең.  Һәрбер   үсентене бөртекләп кара да уңмый карасын!    Бер түтәлдән шуның кадәр! Бу бер гектарда  булса, аннан күпме чыгар иде?    Мәсьәлә әнә шулай куела һәм  уңышны бер гектарга күчереп исәплиләр дә. Шулай итеп,   Яңа Бистә малаеның даны Мәскәүгә кадәр барып җитә.  ВДНХдан урап кайткач, Мәскәүдә бәдрәфкә акчага кертәләр икән,  дип, бөтен Казанга сөйләп йөргәннәре әле дә исендә.  Кукуруз уңышы гына түгел, бөтен малай-шалайның күзен кыздырган медаль генә түгел, заманы өчен аның акчалы бәдрәфе дә күрелмәгән хәл була бит әле. 
– Бу чор балаларына тагын бер яңалык: мәктәпләрдә хезмәткә өйрәтү дәресләре кертелә башлый.  Авылларда куян үстерсәләр, «Точмаш» заводы безнең мәктәпнең шеф предприятиесе булгач, кемнәрдер слесарь һөнәре үзләштерде, кемдер токарьлыкка укыды ул чакта.  Мин исә заводның химия лабораториясен  сайладым һәм, 11 нче сыйныфны  тәмамлаганда,  3 нче разрядлы химик-аналитик белгечлеге алып чыктым. Ул вакытта 3 нче разрядны техникум тәмамлаганнарга гына бирә иделәр...
Инде шулкадәресе мәгълүм булган икән, нинди чит тел ди инде монда?  Химик булу нияте белән пединститутка юл тота Рамил.  Студент елларында да сынатмый. Актив егетне анда да тиз күреп алалар: берничә тапкыр студентлар фәнни җәмгыятенең рәисе итеп сайлана. Диплом алып, мәктәптә укыта башлагач та, карусыз  егеткә өстәмә эшне шактый өяләр – профком, партком оешмалары белән генә дә чикләнми әле бу.  Гыйльми берләшмәдә дә, район аттестация  комиссиясендә дә Рамил Исмәгыйль улы, әле шуңа өстәп,  районның химия укытучыларының методик  берләшмәсе җитәкчесе, Казан шәһәр Советы депутаты (1987) да. Кыскасы бар дөньясын онытып эшкә  чума Рамил Хәлиуллин. Аның  педагогик эшчәнлегендә саллы бер юнәлеш булып   торган тәрҗемә эшчәнлегенә кагылмадым әлегә. Ә кирәк! Мәскәүдә 8–9–10 нчы сыйныфлар өчен чыккан 12 химия дәреслеген татарчага тәрҗемә итә ул.   Бу китаплар исә бөтен Россия буйлап тарала. Рамил ага белән кем генә очрашса да, ни өчен нәкъ менә сез тәрҗемә иттегез, дигән сорауны биргән булыр иде.
– Миңа кадәр 40 нчы мәктәптән Азат исемле бер ветеран укытучы шөгыльләнгән булган бу эш белән. Белмим, ул олыгаебрак киткәндерме – аннан соң миңа калды ул...
Әлбәттә, тик торганда түгел инде бу.   Бервакыт аннан үзенең эш тәҗрибәсе турында мәкалә язуын сорыйлар. «Борчылмагыз, кытыршылыклар булса, аны төзәтәчәкләр», –
 дип тә өстиләр әле.  Язып тапшырганның  соңында: «Бер генә җирен дә төзәтергә туры килмәде – ул ничек бар, шулай китте», – дигән хәбәр килеп ирешә.
– Күрәсең, фикер сөрешемне, телне камил белүемне ошатканнардыр инде, миңа мөрәҗәгать итә башладылар, – ди ул тыйнак кына.
Шул ук вакытта шактый гомер медицина, педагогия институтларында абитуриентлардан керү имтиханнарын татарча  алуда да катнашып килә ул.
– Чөнки   элек  авыллардан килүчеләр имтиханны татар телендә бирә иде. Хәзер генә рөхсәт ителми бит ул.   Шунда ук   бер ай дәвамында  алар өчен татар телендә әзерлек курслары алып бара торган идем әле... – ди әңгәмәдәшем, татар телле имтихан заманнарын искә алып.
Владимир Путин белән очрашу
 – Укытучы һөнәрен сайлавыма һич үкенмим. Юууук, –
 дип суза хезмәттән тәм-ямь табып гомер итүче Рамил ага. – Мин, әлбәттә, адәм баласының мәңгелек түгеллеген аңлыйм. Яше барган саен, аның Ходайдан килгән кодрәте, мөмкинлекләре дә чикләнә бара. Шуңа да карамастан эшләтсәләр дип әйтүем түгел, әгәр дә    эшли алырлык хәлем, мөмкинлегем булса, мин әле дә мәктәптә булыр идем...
Чыннан да барысы да хезмәттәшләре күз алдында.  Җаны, тәне белән ярата ул үз эшен. Юкса «Химия – могҗиза бит ул!» – дияр идеме ул, татлы хисләргә бирелеп. Балалар белән дә бер генә тапкыр да каршылыкка килгәне булмаган аның. Нинди дә булса аңлашылмаучылык килеп чыккан очракта да,   гаепне алардан түгел,  үзеннән эзли торган була. Хезмәттәшләренә дә «гаеп балаларда түгел – олыларда» дип гел тәкрарлап тора. 
Эш дип, мәктәп дип янып яши торгач, Рамил ага гомернең үткәнен сизми дә калган. Нәкъ бер елдан
80 нче алтын көзен каршылаячак  мәгариф ветераны. Бу түгәрәк датага илтәсе гомер юлына быелдан ук иң матур теләкләрен түшәделәр хезмәттәшләре.
Саубуллашканда: «Халык укытучысы исемен алу тормышыгызны үзгәрттеме соң?» – дип сорыйсы иттем. 
– Юк. 2000 елда бу исемне алганнан соң да ун ел укыттым әле. Аңа кадәр балалар белән ничек эшләгән булсам,  шулай ук тырышып эшләвемне дәвам иттем. «Мин халык укытучысы», – дип кенә эш бармый бит.  Шәхси тормышымда да тамчы да үзгәреш булмады, бөтен барлыгымны мәктәпкә, балаларга багышладым. Гаилә кормау дөрес булгандыр дип санамыйм. Гомерем эш белән, кеше арасында, балалар белән  үтте. Эшкә киткәндә, әни һәр көн арттан: «Эшеңнән кеше көләрлек булмасын», – дип озата торган иде, аның бу сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора.  Миңа калса, тормышым ил-көн алдында кызарырлык булмады шикелле... Горурланырлык мизгелләр дә кичердем, шөкер. Халык укытучысы бирелгән көн дә аермачык хәтердә. Тантана  узган Мәскәү Кремленең әлеге залындагы акустиканы белсәгез икән сез! «Татарстан Республикасының Казан шәһәрендәге 80 нче
 мәктәбеннән химия-биология укытучысы Хәлиуллин Рамил Исмәгыйль улы  чакырыла!» – дип игълан иттеләр, Левитан тавышын искә төшереп. Тәннәр чымырдап куйды.  Татарстан өчен, халкым өчен горурлык хисләре белән алга – Россия Президенты Владимир Путин янына  чыгып бастым...
Мактаулы исем биргәннән соң, «Учительская газета»дан килгән журналист:  «Сез  бу исемгә дәгъва белдерүчеләрнең күпме икәнен беләсезме? – дип сорый мөгаллимнән. – Россиядә күпме төбәк булса, дәгъва белдерүче дә шуның кадәр –
 80 нән артык. Ул елны халык укытучысы дигән мәртәбәле исем нибары ике кешегә бирелә. Икенең берсе Татарстанныкы! Ничек горурланмыйсың! Мәктәптә узган тулы бер гомер, нәтиҗәле хезмәт, олимпиадалардагы югары күрсәткечләр,  методик эшкәртмәләр, дәреслекләр,  тәрҗемәләр –
 барысы да сыйган шушы бөек исемгә!..
Расиха ФАИЗОВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ