Логотип Магариф уку
Цитата:

Көчле җил Татарстанның ике мәктәбендә түбәләрне очырган (ФОТО)

Кичә көчле җил нәтиҗәсендә, республиканың Әгерҗе районында ике мәктәп һәм бер Мәдәният йорты түбәләре купкан.Хәбәр мәгълүмат 112 номерына килгән дип әйтелә «Татар-информ» агентлыгында. «Салагыш авылын...

Кичә көчле җил нәтиҗәсендә, республиканың Әгерҗе районында ике мәктәп һәм бер Мәдәният йорты түбәләре купкан.
Хәбәр мәгълүмат 112 номерына килгән дип әйтелә «Татар-информ» агентлыгында. «Салагыш авылында 160 кв.м мәйданлы җирле мәктәпнең түбәсенең бер өлеше генә җимерелде. Кичке вакытта мәктәптә кеше булмады, зыян күрүчеләр юк» дип ачыклык керттеләр мәктәпнең үзендә.

Тагы бер  хәл Тирсә авылында да булган. Авыл мәктәбенең түбәсен көчле җил өлешчә кубарып алган. Шушы ук авылның Мәдәният йорты бинасының да түбәсен очырган.
 Район хакимияте торгызу эшләрен контрольдә тота.  
Кичә көчле җил ТР Ютазы районының Кече Урыссу авылы урта мәктәбенең дә түбәсенә дә зыян салган. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ