Логотип Магариф уку
Цитата:

 «КӨЛКЕ ФӘНЕ» көлдерә!

Баш аягыгыз белән “Көлке фәне”нә чумасыгыз киләме?   1 апрель көнне Татарстан Рәссамнар берлеге каршында эшләп килүче Слава Бибишев исемендәге  Казан карикатура мәктәбе  сезне күңе...

Баш аягыгыз белән “Көлке фәне”нә чумасыгыз киләме?   1 апрель көнне Татарстан Рәссамнар берлеге каршында эшләп килүче Слава Бибишев исемендәге  Казан карикатура мәктәбе  сезне күңелле тамашага чакыра. Элек-электән “көлке прививкасы” ясатканнар  тамчы да үкенмәячәк – көлкеле рәсем күргәзмәсеннән, мәзәкләр, җырлар, шаржлар, бәйгеләрдән эчләре катканчы көләчәк.
Сезне “1 апрель көнне  берәүгә дә ышанма!” дип өйрәткән булсалар, эш харап.  Чөнки  кечкенә балаларның рәсемнәре атаклы рәссамнарныкы белән бер күргәзмәдә булачак, дисәк тә, бу тамаша бушлай, дисәк тә ышандыру кыен булачак.    Үз күзләрең белән күргәч ышанырсың, шәт.   Очрашу урыны  1 апрель көнне 15.30  сәгатьтә   Халыклар дуслыгы йортында.


 

 
 
Расиха ФАИЗОВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ