Логотип Магариф уку
Цитата:

Көмеш таҗлы Мамадыш гүзәле кем ул?

Халыкара хатын- кызлар көне уңаеннан Мамадыш каласының мәдәният йортында шушы конкурсны карау бәхете тиде миңа. Чыннан да, Татарстанның иң чибәр кызлары безнең Мамадышта бугай ул. Бу зур чараны карап...

Халыкара хатын- кызлар көне уңаеннан Мамадыш каласының мәдәният йортында шушы конкурсны карау бәхете тиде миңа. Чыннан да, Татарстанның иң чибәр кызлары безнең Мамадышта бугай ул. Бу зур чараны карап ләззәтләнү алганга гына түгел, гел шулай уйлыйм мин. Матур кызларыбыз булмаса, Мамадышыбыз Сабантуйларында “Татар кызы”, Питрауда “Керәшен чибәре”, язгы бәйрәмнәр алдыннан “Мамадыш гүзәле” кебек конкурслар уздырылыр идеме? Берничә ел элек шушы ук сәхнәдә “Нәүрүз гүзәле” дигәнен дә караган идем.


Яшермим, бу чарага үз кызым катнашканга килдем. Һәм ник килгәнемә бер дә үкенмәдем. Монда куелган хезмәткә, оештыру эшләренең җиренә җиткерелеп башкарылуына сокланып кайттым. Кызларны төрлечә сынадылар: визит карточкасы, дефиле, туй күлмәгеннән яшь кәләш булып чыгу, бию, җыр, нәфис сүз – барысын да күрсәтергә тырышканнар. Конкурс тәмамлангач, кызларыбызның индивидуаль мөмкинлекләре күрсәтелеп бетмәде дигән фикер туган иде, соңыннан үземә- үзем нәтиҗә ясадым: 12 кызның нинди сәләтләргә ия булганын карап чыгу – үзе бер зур концерт булыр иде. Ә чара заманча шоу форматында оештырылган. Карап утырырга җиңел, вакыт узганы сизелмәде дә. Ә инде бәйгедә катнашкан берничә милләттәшебезнең үз туган телебездә чыгыш ясавына чын күңелдән сөенеп утырдым.

Тамашачы гына түгел, укытучы күзлегеннән чыгып фикер йөртүемне беркая да куя алмыйм инде мин. Катнашучыларның дүрт-бишесе – педагогик вуз бетергән кызлар. Болар өчен бигрәк тә җан атып утырдым. Алар чынлап та үз-үзләрен тотышы белән дә, тыйнаклыклары белән дә аерылып торды. Артык ачык күкрәкле күлмәкләрнең, бик озын ерыклы итәкләрнең урыны, бәлки, шушындадыр да, ләкин кызларны сәхнәдән андый итеп күрәсем килми, нишләтим? Ярты гасырдан артык яшәгән кешенең фикере, бәлки, искерә дә торгандыр инде, анысы да бар. Туктале, милли конкурс түгел бит инде бу дип, үз-үземне тынычландырдым.
Бу тамашаны оештыруда район мәдәният йорты хезмәткәрләре күп көч куйган. Аның оештыручысы, инициаторы – Эльвира Хәйруллина икәнен, кызларны әзерләүдә Роза Галкинаның өлеше зур булуын белдем.

Гаҗәп күп спонсорларны җәлеп иткәннәр бу чарага. Шуңа да бүләкләре дә, акчалата премияләре дә шактый саллы булган.
Укытучы буларак кына түгел, әни кеше буларак та катнаштым дим бит. Район администрациясенең яшьләр һәм спорт бүлегендә эшләүче кызым Галина Константинованың хезмәттәшләре көчле «группа поддержки» ясаган. Алар хәтле көчле кул чабучыны, плакатлар күтәреп җиңәргә өндәүче бүтән төркемне күрмәдем мин залда. Араларында Мөнир Рахмаев, Марат Яруллин кебек танылган артистлар бәяләгән жюри составы да моңа игътибар итмичә калмады. Әлбәттә, әлеге артистларның дәртле җыры, чибәркәйләрнең кушылып биюе конкурсны тагын да бизәп җибәрде, дәртлерәк итте.

Мамадыш тамашачысы шулкадәр күп килгән, арттанрак килгәннәргә билетлар да җитмәде бугай. Залга кергәндә егетләрнең һәрбер хатын-кызга чәчәк биреп кертүләре 8 нче Март бәйрәменә менә дигән бүләк булды, кәефләрне күтәреп җибәрергә шул җитте дә. Монда җиңелүчеләр булмады, чөнки яшьлек үзе гүзәл, үзе чибәр бит ул! Ә жюри чыгарган нәтиҗәләргә килгәндә, Фәридә Ибраһимова конкурсның махсус призына лаек булса, Галина Константинова “Тамашачы мәхәббәте” номинациясе җиңүчесе дип танылды.
Ә “Мамадыш гүзәле-2022” бәйгесе җиңүчесе исеменә һәм көмеш таҗга Эльза Шәйдуллина ия булды. Кызларны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз!
Лидия КОНСТАНТИНОВА, Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбе укытучысы

Фотолар “ВКонтакте” социаль челтәрендәге “МАМАДЫШ ONLINE” группасыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ