«Копейка» булса да, үзеңнеке

«Рәхмәт яусын, исәнлектә, тигезлектә яшәгез, эшләгез, Ходай Тәгалә ни теләсәгез, шуны бирсен!» Буа районы Суыксу авылында яшәүче Гүзәл һәм Илсур Җамалетдиновларга көн туса, төрле яклап әнә шундый теләкләрне яудырып кына торалар. Хәтта: «Бу Гүзәл тәмам авыл хатыннарын ялкаулыкка өйрәтеп бетерде инде», – дигән очракта да, ул әлеге уңган ханымга мәдхия буларак яңгыравын бөтенесе дә белеп тора. Авылда бер кафе, ике кибет тота алар. Үз цехларында ипи, токмач, торт, печенье, бавырсак, пилмән ише 10 төрле ризык җитештерәләр. Әзер продукция райондагы авылларга гына түгел, күрше Кайбыч районына да чыга. Җәмгысе 16 кешене эшле иткән Җамалетдиновлар.

«Копейка» булса да, үзеңнеке

Кияүгә чыкканчы, пенсия бүлегендә ике ел ярым бухгалтер-экспедитор, аннан 13 ел «Татарстан» колхозы бухгалтериясендә эшләгән Гүзәл, өченче кызлары Зәринә белән декрет ялында утырганда, заказга тортлар, пироглар пешерә башлый. Аптырыйсы юк, уртанчысы белән дә балага тугыз ай дигәндә, эшкә чыга. Әмма банкротлык кичергән колхоз эш белән әллә ни юанырга ирек бирми Гүзәлгә. Азмы-күпме мелиорация оешмасында экономист булып эшләп алганнан соң, янә декрет ялына китә.

 Кайчан да булса ул нәкъ шул юнәлештә эшмәкәр булып китәр дигән уй берәүнең дә башына килми әле ул чакта. Уйларлыкмы соң? Кулыңда – кило да 300 грамм булып, җитлекмичә туган бала, ә син, тәвәккәлләп, эш башла икән! «Ярдәм итүчеләр булганда, нишләп әле
тотынмаска!» – диячәк Гүзәл. Әйе, бер ягында – кайнанасы Оркыя, икенче ягында – әнисе Равия, янәшәдә ике кызы Алинә белән Эльвинасы торганда, ник булмасын? Моннан нәкъ ун ел элек Җамалетдиновлар ныклап торып эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә карар кыла. Ике ел чамасы пешерү дә, әзер продукцияне тарату да үз өсләрендә генә була. Аннан арендага кибет алалар. «Янымда Илсурым булмаса, эшлим, тортлар пешерәм дип йөри дә алмас идем. Ә болай еласаң да, җырласаң да – бергә», – ди зирәк ханым. Илсурның нефть тармагында эшләп йөргән чагы була бу. Әле бит 22 ел бергә гомер иткән дәвердә, бабаларының нигезен ятим итмичә, йорт та җиткезеп кергәннәр. Бүгенге көндә тулы куәтенә эшләүче цехлары да әлеге ишегалдында.

– Кеше үз эшен ача ала икән, ачсын. Тәвәккәллек – үзе бер бәхет. «Копейка» булса да, үзеңнеке бит. Аллага тапшырган инде. Без эшсез тора алмыйбыз, күрәсең. Миңа кафедагы, цехтагы кызлар да: «Син монда туфлиләр киеп, керт-керт басып кына йөрисе кеше, ниш-
ләп тагын он арасына керәсең инде», – диләр. Мин шәхсән алай йөрүдән тәм тапмыйм», – дип, Гүзәл үзенең эшкә мөнәсәбәтен ярып сала.

Кайчак кафега баргач, нәкъ әнә шулай онга барып тотынган чагында гына берәрсе килеп: «Кая сезнең хуҗагыз? Чакырыгыз әле», – дигән чаклары да булгалый икән. Чыгып күренүгә, «Юк, миңа сез түгел, хуҗагыз кирәк», – дип әйткәннәре дә бар! Ягъни кайберәүләрнең фикеренчә, хуҗа майга-онга буялмыйча, кырыйдан күзәтеп, эш кушып йөрүче генә. Ә биредә эшнең куелышы башкача. Эшчеләр ничек, үзләре дә шулай. Нәрсә булса да, беренче булып үзләре барып тотына. Өмә уздыралармы, гадәти эш көнеме – аларга барыбер. Ялгышып та, моны бары эшчеләр башкарыр-
га тиеш диюче юк. Шуңадыр да коллективлары да
тотрыклы. Кайсысы – 8, кайсы – 6, кайсысы 5 ел эшли. Җитештерү үскән саен, коллектив та ишәя бара. Берсе дә бүген генә килеп баскан кешеләр түгел.

Цехтагыларның куллары кулга йокмый. Беренче катта – торт, печенье, икенче катта пилмән, токмач белән мәш киләләр. Карап торсаң, Буаның бөтен уңган киленнәре монда җыелган икән, дисең. Билгеле инде, эшләргә теләгең булу – иң мөһиме. Мондый җирдә мин монысын гына эшлим, син тегесен эшлә дип сайланып тору юк, барысын да кулга тотып эшли белү мөһим. Эш белән генә түгел, эшчеләрнең ялын да оештыра беләләр: коллектив белән концертка, кафега бару, шашлыкка табигатькә чыгулар матур бер традициягә әйләнгән. Эшчеләрнең юбилейлары, туган көннәре дә игътибарсыз калмый. 

Кемдер Гүзәл авыл апайларын эштән биздерде, ялкаулыкка сабыштырды дисә дә, күпчелек барыбер безнең эшне җиңеләйтте диячәк.  

– Ялкаулык түгел бу. Хәзерге заманда халыкның башка мәшәкатьләре баштан ашты. Шуңа да кайчакта бер өстәл янына утырып ашарга да, тәмле-тәмле ризыклар пешереп гаиләсен сыйларга да вакыт җиткерә алмый хатын-кыз. Элек кеше туган-тумачаның хәл-әхвәлен белешкән, күршегә керешкән. Хәзер әнә күбрәк телефонга салынабыз. Гадәттә, торгач та иремнең әниләренә шалтыратып хәлләрен беләм. Аннан соң гына – үземнекеләргә. Бездә гадәт шулай. Эшнең бетәсе юк бит һаман. Кайчак без хәл белергә өлгергәнче, үзләре дә килеп җитәргә мөмкин әле. Шөкер, ике якның да әти-әниләре исән-саулар. Беребезгә –
41, икенчебезгә 48 яшь. Икебезнекен бергә кушсак, тиздән 100 яшь була. Шуңа да карамастан, без әле һаман әти-әни канаты астында. Алардан башка яши дә алмыйбыз кебек. Иртәнге биштән торып товарга китәсе булса да, әнигә шалтыратам. Ул инде бала янында калырга, аны мәктәпкә озатырга дип, без юлга кузгалганчы ук килеп җитә.

Шундый тату, бердәм яшәгән балалары өчен әти-
әниләр дә сөенеп туя алмый, шуңа күрә дә күрше авылларга ипи илтәсе бармы, башкасынмы – ике яктан да әтиләре Мансур һәм Миңнулла агалар кулларыннан килгәнчә ихластан ярдәм итәргә тырышалар.

Җамалетдиновларның кафесын да юлчылар инде күптән үз иткән. 

– Авыл җирлекләрендәге КФХ лар шулай ук үзләрендә эшләүче төзүчеләрен, сезонлы эшчеләрен дә төшке, кичке аш белән безнең аша тәэмин итә. Аларга термосларга тутырып җибәрәбез. Язгы чәчүдән башлап көзгә кадәр дәвам итә. Авыл халкы да, аш-су уздыра башласа, пирогларга, гөбәдияләргә заказ бирергә дип кафега килә. Клиентларың булмаса, товарың үтмәсә, киләчәккә әллә ни планнар кора алмыйсың. Әлегә эшләребез гөрләп бара, – ди хуҗалар.

Туган җанлы Җамалетдиновлар

Җамалетдиновлар гаиләсендә яшәп килгән гореф-
гадәтләр турында да сөйләшеп алабыз. Аларга еш кына: «Үз кафегыз булгач, сез өйдә ашарга пешереп мәшәкатьләнмисездер инде», – диләр икән. Пешермиләрме соң инде! Аш-су бүлмәсендәге ыгы-зыгы, мөгаен, Казан дәүләт федераль университетында экономистлыкка укучы Алинә һәм А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү университетында программист һөнәрен үзләштерүче Эльвина ялга
кайткан көннәргә туры киләдер. Булганлыклары да, тырышлыклары да әти-әниләренә охшап хәттин
ашкан бу кызларның. Алинә урта мәктәпне –
медальгә, ә Эльвина 9 нчы сыйныфны бары тик «5»ле билгеләренә генә тәмамлаган. Әле дә укыган җирләреннән шалтыратып, кызыгызны шундый әйбәт итеп тәрбияләгәнсез дип, әти-әниләренә рәхмәтләрен җиткереп торалар икән.

– Анысы инде «Ипиең тәмле буган!» дигәнгә караганда да күңелне ныграк эретеп җибәрә, – ди Гүзәл ханым, күзендәге сөенечле күз яшьләрен тыя төшеп.

Мәктәп яшеннән үк гаиләдә кул арасына керә бу кызлар. Бер елны кибеттә сатучылары авырып киткәч, аның урынына эшләргә туры килгән Эльвинага. Ул чакта 7 нче сыйныфта укыган чагы гына була әле аның. Иртән – мәктәптә, төштән соң – кибеттә.

– Гаиләдә бер тапкыр да кеше чакырып туган көн уздырганыбыз юк. Шуңа да карамастан, ким дигәндә, 20 ләп кеше җыелабыз. Бездә туганлык бик көчле. Авыр вакытта да, бәйрәмдә дә бер-беребезне ташламыйбыз. Балаларыбызга да шуны сеңдерергә тырышабыз. Безнең буында туганнар белән аралашу бетсә, бездән соң бөтенләй калмый дигән сүз бит инде, – ди Җамалетдиновлар. Берчак Гүзәл ханым Свердловскида яшәүче әнисенең туганнарына: «Мин сезне озакламый «Җди меня» тапшыруына биреп эзләтмәгәем», – дип тә төрттергән. «Телефоннан аралашып торабыз-торуын, ә кайтырга бик исәпләрендә юк. Телефон телефон бит инде ул», – ди ханым, уенын-
чынын бергә кушып.

Әле күптән түгел генә бөтен туганнар гөр килеп Гүзәл ханымны туган көне белән тәбрикләргә җыелганнар. Чәчәк бәйләмнәре әле без барганда да гөлт итеп утыралар иде. Чәчәкләр арасыннан кызларының бүләге – Гүзәл һәм Илсурның портретлары күренеп тора. 

– Безнең яшь аермасы җиде ел. Икебез бер мәктәптә укыдык. Иптәшемнең башлангычтагы класс җитәкчесе Гөлшат апа, аларны чыгаргач, безне кабул итеп алды. «Мин сине күреп белгәндә, син әле комда гына уйный идең», – дип Илсур көлә миннән. Өйләнешкәнчегә кадәр дүрт ел дуслашып йөрдек без. Авылда егетләр кызларны клубтан озата кайталар бит инде. Әниләр ул якка коры булды: сәгать кичке 11 дән дә калырга ярамый. Йә син шуңа кадәр дискотекада биисең, йә егет белән капка төбендә торасың. Соңга калсаң, бетте инде. Әни: «Әтиегез!» дип куркыта торган иде, – дип, яшьлекне дә урап килде эшмәкәр ханым.  

Бер чынаяк чәйнең кырык еллык хәтере бар, диләр. Без дә, Гүзәл һәм Илсур Җамалетдиновларда чып-чын кунак булып, бу гаиләнең җылысын, егәрен тоеп кайттык. Юкка гына белгәне-белмәгәне, көн туса, төрле яклап берсеннән-берсе матур теләкләрен яудырмый икән аларга.

Расиха Фаизова

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.