Логотип Магариф уку
Цитата:

Корбанны бала исеменнән дә чалдырып була

 Балалар исеменнән корбан чалу кайсы очракта дөрес дип санала? Корбан чалу тәртибе турында Булат хәзрәт Мөбәрәков сөйләде. Корбан чалучы/чалдыручы ирекле, мосафир булмаган, нисаб күләмендәге малга ия...

 Балалар исеменнән корбан чалу кайсы очракта дөрес дип санала? Корбан чалу тәртибе турында Булат хәзрәт Мөбәрәков сөйләде. 
Корбан чалучы/чалдыручы ирекле, мосафир булмаган, нисаб күләмендәге малга ия булган мөселман булырга тиеш.  Быел Татарстан Казыйлар шурасы карары нигезендә, нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 20 000 сумны тәшкил итә.
«Мөселман кешесенең 20 000 сум акчасы бар икән, ул корбан чалырга тиеш. Йорт хуҗасының 20 000 сум акчасы булса, ул үз исеменнән корбан чала, хатыны мондый күләмдә акча җыйган икән, ул да корбан чала. Әгәр баланың да 20 000 сум акчасы бар икән, ул да корбан чалырга мөмкин. Бу эшне, әлбәттә, аның әти-әнисе эшләп чыга. Әмма Корбан балалары исеменнән чалына», - дип аңлатты Булат хәзрәт Мөбәрәков.

Хәзрәт изге гамәлне багышлау тәртибен дә аңлатып китте. Һәрбер кеше корбанны үз исеменнән чалырга тиеш. Әмма аны якыннарына яисә вафат булган туганнары рухына багышларга мөмкин.
Корбан чалу өчен өч көн вакыт бирелә. Быел бу 11, 12,13 август көннәре. Искәртеп үтик, узган елны Казанда корбанга 5 меңгә якын бәрән китерелгән. Быелгы саннарны Корбан бәйрәменнән соң ике атна узгач кына әйтеп булачак. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ