Кошлар көнен каршылап

Яз көннәре бәйрәмнәргә бик тә бай. Апрель ае бигрәк тә. Әйтик, бу айның беренче числосында  ук биш-алты истәлекле вакыйга билгеләп үтелә: Математиклар көне, Эшкә җәяү йөрүчеләр, Көлке көне дисеңме? Быелгысы бигрәк тә бит әле: 1 апрель изге Рамазан ае алды көне дә. Тагын шунысын да искәртик: 1 апрельдә Халыкара кошлар көне дә билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең үзгә тарихы да бар. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау турында дөньякүләм конвенция кабул ителә. Шуңа бәйле рәвештә СССРда, 1927 елның 1 апрелендә, беренче тапкыр буларак, Кошлар көне билгеләп үтелә, тик тора-бара бу бәйрәм онытыла. Ә инде 1994 елда бу бәйрәмгә яңа сулыш өрелә, янә зур бәйрәм булып әйләнеп кайта. Быел да бу уңайдан республикабызның һәр мәктәбендә, балалар бакчаларында канатлы дусларыбызга багышлап, балалар иртәләре, әдәби-музыкаль кичәләр үтәр. Шул уңайдан аңа әзерләнүне җиңеләйтү йөзеннән шагыйрьләребезнең кошларга багышлап язган шигырьләрен туплап бирергә булдык.

                              Таһир САБИРҖАНОВ

Кайтыгыз, кошкайлар!

Кайтыгыз инде, кошкайлар!

Сагындык үзегезне.

Кайтырлар дип, зәңгәр күктән

Алмыйбыз күзебезне.

Каеннар көтә зарыгып.

Зәңгәр күк көтә сезне.

Үзегез дә очрашуны

Көздән үк көтәсезме?

Туган якның бизәге сез,

Туган якның җаны сез.

Туган якка сез бик кирәк,

Онытмагыз аны сез!

Ярый әле киткән чакта

Бөтенләйгә китмисез.

Яз быел да бигрәк гүзәл –

Тик сез генә җитмисез!

                 (Роберт МИҢНУЛЛИН)

Җылы якта кышлаганнар

Кыйгак-кыйгак

кыр казлары

Бак-бак-бак үрдәкләр,

Кара карга, карлыгачлар,

Сыерчыклар, тургайлар.

Бакча яме – сандугачлар,

Урман күрке – күкеләр –

Барысы да кыш көнендә

Җылы якта булганнар.

Язлар җиткәч, карлар киткәч,

Үлән чыккач, җир кипкәч –

Озак очып, диңгез кичеп,

Тагын безгә килгәннәр.

  • Кая таба очасыз? – дип

Сораучыга җавап биреп:

  • Түган-үскән илебезне

Бик сагындык! – дигәннәр.

                              (Гасыйм ЛОТФИ)

                             ***

Сыерчыклар

– Күрче, сыерчыклар кайткан,

Канатларын кагалар!

Компаслары да булмагач,

Юлны ничек табалар?

– Компаслары булмаса да,

Ерак булса да ара,

Туган якка бу кошларны

Сагыну тартып кайтара.

Кошларга да бик кадерле

Туып-үскән яклары.

Исән-сау кайтып җиттеләр –

Иң бәхетле чаклары!

                       (ЙОЛДЫЗ)

                     ***

Кайттыгызмы, кошкайларым?

Күңелләр җилкенеп китә,

Сезне күргәч, дускайларым.

Күпме илләр, җирләр гизеп,

Кайттыгызмы, кошкайларым?

Серле бер аһәң шикелле

Сезнең тавыш колакларда.

Кошкайларым, ниләр анда,

Еракларда – ул якларда?

Каңгылдашып юл газабын

Сөйлисезме әллә безгә?

Китү-кайту юлларында

Исән-саумы һәммәгез дә?

Мең чакрымнар очып үтү

Булмагандыр җиңел генә.

Бәхетнең дә иң зурысы–

Кире кайту үз җиреңә.

Канатлары тиз йөртә дип

Кирәк түгел көнләшергә

Туган җиргә тугрылыкта

Кирәк сезгә тиңләшергә.

Сез чын язны китерүче –

Әй, канатлы дусларым!

Зур сөенеч, тансык шатлык –

Кайтуыгыз, кошкайларым!

                          (Фәнәвис ДӘҮЛӘТБАЕВ)

                            ***

Яз кошларны кайтара

Яз, яз, яз җиткән,

Ап-ак карны юк иткән.

Язгы кояш җылысыннан

Карлар эреп тә беткән.

Яз кошларны кайтара

Туган-үскән җирләргә.

Кошларыбыз кайта, әнә,

Канат ныгый җилләрдә.

Башта каргалар кайта,

Сыерчыклар аннары.

Гөрләвекләр йөгерә,

Бармы әллә җаннары?

Куанабыз, кошлар безнең

Оябызны сайласа.

Рәхмәт әйтеп, сөенешеп,

Матур итеп сайраса.

              (Таңсылу ФАЗЫЛОВА)

Кайтыгыз, кошлар!

Күктә балкый яз кояшы,

Җирдә бик ямьле чаклар.

Туган якларын сагынып,

Кайтырлар сыерчыклар.

Аларның сайрауларыннан

Тирә-якка моңга тулыр.

Өй каршындагы куакка

Һәр иртә алар кунар.

Кайтыгыз, кошлар, кайтыгыз

Ел саен туган якка.

Агач-куакларга кунып,

Сайрагыз безнең хакта.

                    (Алинә ГАЛИМУЛЛИНА)

                        ***

Оя ясадык

Өй каршындагы агачка

Оя ясап элдек без.

Иртәгесен шул ояда

Бер сыерчык күрдек без.

сыерчык бик тә кәефле,

Бик матур бит оясы.

Күптән калган сыерчыкка

Бу ояны куясы.

                (Алинә КӘРИМОВА)

                          ***

Кошлар – якын дусларыбыз

Илаһи көч төрле-тәрле

Кошларны да яраткан.

Төрле кошны төрле җиргә –

Планетага тараткан.

Кошлар белән генә ямьле

Бакчалар һәм урманнар.

Безнең якта гынадыр ул

Матур сайрый торганнар.

Кичке тынлык, һава бик саф,

Сайрый чут-чут сандугач.

Төннәрен дә һич йокламый,

Сайрый янә таң тугач.

Кошлар төрле, һәрберсенә

Бирелгән төрле тавыш.

Һәрберсендә үзенчә моң,

Сайрый үзенчә һәр кош.

Кошлар – якын дусларыбыз,

Табигатьнең бүләге.

Алар өчен һәркемнең дә

Изге булсын теләге.

                     (Әминә ФАЗЛУЛЛИНА)

                     ***

Сыерчык

Шатлыгы сымый эченә,

Сайрый ул сузып-сузып.

Йә әйләнә бытбылдыкка,

Йә җырлый тургай булып.

Бака булып та бакылдый,

Тартар да була ала.

Кызылтүш кебек тә сайрый,

Канатын кага-кага.

Юкка сөенми, аңа бит

Бик ошый яңа оя.

Шуны ясап биргән өчен,

Ул безгә концерт куя.

                    (Нәҗип МӘДЬЯРОВ)

                                 ***

Кыр казлары балладасы

Кыр казлары кайта каңгылдашып,

Күл буйларын алар сагынган.

Туган якка кайтып җитәр өчен

Миллион тапкыр канат кагынган.

Туган җирләр инде якынлаша,

Йөрәкләре тибә ешрак.

Күңелләре шулай ашкындыра,

Юллар озын, ара бик ерак.

Күренәләр таныш камышлыклар,

Күренәләр күлләр-елгалар.

Арып-талып беткән кыр казлары

Тынычланып, суга куналар.

Су буйларын кинәт яңгыратып,

Ишетелде мылтык атканы.

Сагынып кайткан кыр казлары өчен,

Үлем ачты шулай капканы.

Күпме юллар саклап килгән Аллаһ

Ярдәменнән әллә ташлады?

Сагынып кайткан кыр казларына

Туган якта мәхшәр башланды.

Камыш арасында аучы күзли,

Казга төбәп мылтык куелган.

Ә мылтыгы ядрә белән түгел,

Мәкер белән гүя корылган.

Күл өстенә очкан кыр казының

Яңгырады ялгыз тавышы.

Тавышында аның ишетелде

Ачы әҗәл белән кавышу.

Кыр казлары кайта каңгылдашып,

Сулыклары көтә – куанган.

Кунакларны «каршы алу» өчен

Нигә мылтык корып куелган?

                         (Хәниф ТИМЕРБАЕВ)

                         ***

Кыр казлары кайта

Кыр казлары ел да кайта,

Канатларын талдырып.

Язлар саен кайта алар

Торган җирен калдырып.

Әнә тагын кайтып килә

Ике бөртек һавада.

Калганнарын кемнәр аткан7

Акыл җитми алай да.

                 (Фатих ФӘТХРАХМАНОВ)

                                 ***

Кыр казлары кайтты туган якка…

Кыр казлары кайтты туган якка,

Тезелешеп үтте һавадан.

Каңгылдашып җавап бирде алар:

– Без бит бар да монда яралган.

Елга-күлләр зарыгып каршы ала

Язлар саен кошлар кайтуын.

Камышлар да шаулап җавап бирә,

Сәламлиләр иеп башларын.

Кагылмагыз шушы кошкайларга,

Вөҗданыгыз булса, кешеләр!

Күпме каршылыкны җиңеп юларында,

Исән-имин кайтып җиткәннәр…

Оя корып бала чыгарырлар,

Тормыш дәвам итә. күрегез!

Нәрсә бар соң моннан кадерлерәк,

Яшәүләрнең тәмен белегез!

Язлар безгә зур үзгәреш бирә:

Яшеллеккә төренер бар дөнья.

Шаулап чәчәк атар агачлар да,

Шушы гүзәллектән кем туя?..

Ямьле җәйләр килсен илебезгә,

Күкрәп үссен чәчкән игеннәр.

Сокланырлык булсын тормышыбыз,

Тыныч үтсен алдагы көннәр.

Һәр ел саен шулай кар кызлары

Сагынып кайтсын туган җирләргә.

Ә без яшик, кадерләрен белеп,

Туып-үскән  шушы җирләрдә.

                    (Роза ГАЛИӘХМӘТОВА)

 

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.