Логотип Магариф уку
Цитата:

Космонавтларга багышланган мультмедиада ниләр бар?

Кешенең космоска беренче очышының 60 еллыгына РФ Оборона министрлыгы сайтында космонавтиканың беренче космонавтика легендаларына багышланган мультимедиа бүлеге ачылган.Барлык документларны  да бе...

Кешенең космоска беренче очышының 60 еллыгына РФ Оборона министрлыгы сайтында космонавтиканың беренче космонавтика легендаларына багышланган мультимедиа бүлеге ачылган.
Барлык документларны  да беренче тапкыр ирекле кереп карарга мөмкин. Сайтта Юрий Гагаринның  пөхтә почеркы белән язылган автобиографиясен укырга,  шәхси эшендә нәрсә язылуы белән танышырга була. 1961 елның 12 апрелендәге СССРның 77нче номерлы оборона министрының өлкән лейтенант Гагаринга майор исемен бирү турындагы боерыгын күрергә була.
Шулай ук студентлар беренче космонавтның зачёт китабын да карый алачак.
Юрий Алексеевич 1961 елда югары уку йорты инженерлык факультетына укырга кергән һәм бик яхшы белем алган. Сайтта Советлар Союзы Геройлары Герман Титов, Алексей Леонов турында материаллар да урнаштырылган.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ