Логотип Магариф уку
Цитата:

Куба мәгарифне үстерүне үзенең бурычы итеп куйган

Мәгариф министрларының “Киләчәкне формулаштырып” дип аталган I форумында катнашып чыгыш ясаган Куба Республикасы мәгариф министры Найма Ариатна Трухильо Баррето ханым бүгенге вазгыятьтә игътибарны аер...

Мәгариф министрларының “Киләчәкне формулаштырып” дип аталган I форумында катнашып чыгыш ясаган Куба Республикасы мәгариф министры Найма Ариатна Трухильо Баррето ханым бүгенге вазгыятьтә игътибарны аеруча инклюзив, гадел белем бирүгә юнәлтү һәм һәркемне гомер буе белем алу мөмкинлеге белән кызыксындыру кирәкленә басым ясады.
– Без моны үсеп баручы проблемаларны аңлап эшлибез. Болар барысы да пандемия, глобаль кризис, климатның үзгәрүе, хәерчелек, наданлык, балалар хезмәтенең йогынтысы, азык-төлеккә бәяләр арту йогынтысы һәм без моны бүгенгәчә тоябыз,– диде һәм бирегә килүчеләрнең барысын да заманча дөньяның универсаль бурычы – социаль һәм икътисади модельләрнең тотрыклылыгы һәм үсеше, кешелекнең яшәеше хакына даими рәвештә белем бирүне камилләштерү максаты берләштерә дип ассызыклады.
– Менә шундый авыр шартларда Куба мәгарифне үстерүне үзенең бурычы итеп куйды. Куба революциясенең беренче елында ук наданлыкны бетерү кампаниясе игълан ителде һәм бу бер ел эчендә наданлыкны бетерүгә мөмкинлек туды. Авыл җирләрендә бу күрсәткеч 45 % ка җитте һәм шул рәвешле халык арасында мәгариф хезмәте күрсәтүгә юл ачты. Шуннан бирле бездә бушлай белем бирү моделе урнашты. Әлеге тәҗрибә мәгариф системасындагы хезмәттәшлек кысаларында шундый хәлдә булган күп кенә башка төбәкләргә дә тапшырылды. Белем алу Куба Конституциясендә һәр кешенең хокукы һәм бурычы булып тора. Катлаулы ситуациягә карамастан укучыларның 84 проценты университетларга укырга керә.Талантлы балаларга заманча җәмгыятьтә юнәлеш табарга ярдәм итәбез. Киләчәк хәзер, бүген төзелә, –дип оптимистик рухта тәмамлады ул чыгышын.

Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ