Логотип Магариф уку
Цитата:

Куллары белән Коръән укыйлар

«Татар-информ» агентлыгында «Ярдәм» мәчете әһелләре – Рафис хәзрәт Сәйфуллин белән Фәнис хәзрәт Мингәрәев, әлеге Аллаһ йортында Коръән китабын Брайл шрифты буенча укырга өйрәнүче Ринат Алиев белән Сол...

«Татар-информ» агентлыгында «Ярдәм» мәчете әһелләре – Рафис хәзрәт Сәйфуллин белән Фәнис хәзрәт Мингәрәев, әлеге Аллаһ йортында Коръән китабын Брайл шрифты буенча укырга өйрәнүче Ринат Алиев белән Солтан Умалатов, «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендә «Күңел күзе белән укыйм Коръәнне» дигән акция башлану уңаеннан, матбугат җыелышы уздырды.
Алдан ук шуны әйтик: «Ярдәм» үзәге – изге китабыбызны Россиядә Брайл шрифты белән бастыручы бердәнбер урын ул. Начар күрүчеләр арасында бу китапка ихтыяҗ артканнан-арта бара.Тик шунысы бар: Коръәнне әлеге үзенчәлекле шрифт белән бастырганда, ул алты кисәк тәшкил итә. Бу китапларның җәмгысы 11 килограмм тәшкил итә. Аның гадәти китаплардан аермасы шунда: еш һәм күп укыганда әлеге хәрефләр озакка чыдамый, җуела икән. Шуңа күрә аларны бер кешегә бүләк иттем дә, ул инде аңа гомерлек һәдия дип тынычланып йөри алмыйсың. Берничә елдан китап тагын кирәк була дигән сүз бу. Шуның өчен ярдәмлеләр, мөмкинлеге, хәле булган милләттәшләребезгә мөрәҗәгать итеп, күрә алмаучы карендәшләргә ярдәм сорый.
Алты кисәктән торган изге китабыбызны бастыру чыгымы 7600 сумга төшә икән. «Бер кешенең хәленнән килми икән, 6 -7 кеше җыелып та, бу изге эшкә өлеш кертә ала», – дип сөйләде бу уңайдан Рафис хәзрәт.
Рәшит Минһаҗ

«Татар-информ» фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ