Логотип Магариф уку
Цитата:

Курыкма син  алга атларга...

Алтын куллы, шагыйрь күңелле, җор телле... Мөслим районының Метрәй авылы егете Рүзәл Минһаҗевны тасвирлау өчен, мөгаен, шушы алты сүз дә җитәдер. Туып үскән авылында тәрәзә йөзлекләре җитештерүне җайг...

Алтын куллы, шагыйрь күңелле, җор телле... Мөслим районының Метрәй авылы егете Рүзәл Минһаҗевны тасвирлау өчен, мөгаен, шушы алты сүз дә җитәдер. Туып үскән авылында тәрәзә йөзлекләре җитештерүне җайга салып байтак кордашын эшле-ашлы итте ул. Республика күләмендә үткәрелә торган ШТК (Шаяннар, тапкырлар клубы) конкурсларында ул оештырган «Мөслим кырмыскалары» командасы әледән-әле алдынгы урыннарны яулый. Менә бүген шигырьләрен, хөрмәтле укучыларыбыз, үзегез дә укып бәяли аласыз.
Рүзәл  минһаҗев
Йөрәк тыңлап яшәү кирәктер
Мин, ашыгып, бик күп яшәгәнмен,
Онытылып башны ияргә.
Әткәемне бер кочаклап алып,
Горурлыгым минем, дияргә.
 
Гел оялып, күпме гомер үткән,
Әнкәемне кочып алырга.
Вакыт җитми, сабый чактагы күк,
Тезләренә  башны салырга.
 
Хәзер «хурлык» инде: туган белән
Бер киемне  бишәү кияргә.
Ышанычым минем, дия-дия,
Ихлас сөю белән сөяргә.
 
 Җитешмибез Тәңре хакы кебек
Күршекәйнең хәлен белергә.
Тартынабыз ихлас шатланырга,
Чын йөрәктән шашып көлергә.
 
Гомер үтәр, калыр үкенечкә,
Үкенергә  тормыш өйрәтер.
Күңел тынычлыгын тоя белеп,
Йөрәк тыңлап яшәү кирәктер.
ГАЗИЗ МӨСЛИМЕМ
Гомеркәйләр һич тә кабатланмый,
Берәү генә минем  йөрәгем.
Бу җиһанда  кеше итә мине,
Мөслим дигән газиз төбәгем.
 
Ерак тарафларга китсәм дә мин,
Ык буйлары тартып кайтара.
Үз халкымның моңы, йөрәк җыры
Күңелләрне айкый, актара.
 
Бөтен сәләт ачыла тик синдә,
Синдә фикер, уем, хисләрем.
Әгәр язмыш синнән аера калса,
Нишләрмен мин, Мөслим, Нишләрмен?!
 
Синдә үтте минем балачагым,
Укытучым истә, дәресләр.
Синдә яши гади, рәхәт халкым,
Синдә туа көчле шәхесләр.
 
Синдә иркен, тирән сулыш алам,
Дәрәҗәле, көчле, эшлемен.
Җир йөзенә даның таралсын,
Тормыш биргән газиз Мөслимем!
ГОМЕР БУШКА
ҮТМӘСЕН
Бер максатсыз килеп бу дөньяга,
Бер нәрсәсез китеп барасың.
Яшәгәндә барсын кичерәсең
Сагну, югалтулар ярасын.
 
Әй чабасың инде, ашыгасың,
Әйтерсең лә ачлык килгәндәй.
Өйрәтәсең әле бөтенесен,
Барсын-барсын үзең белгәндәй.
 
Иртә торуга ук күзең тонган,
Кабаланып, дөнья куасың.
Бер син генә мәңге яшәрсең күк,
Бер син генә ике туасың.
 
Иртүк торып сөтләр сатсаң да син,
Шатланмыйсың үзең, көлмисең.
Тик ут күршең сөтсез чәй эчкәнен,
Уйламыйсың, һич тә белмисең.
 
Туры әйтәм, диеп, туганыңның
Ярасына тозлар саласың.
Аңламыйсың: туган йөрәгендә
Җәрәхәте мәңге каласын.
Кысмырлыгың тәмам басып киткән,
Саранлыкмы кашны җыера.
Яшәвеңнең яме кимеп бара,
Эчләреңдә ниләр куера.
 
Капкаларны эчтән бикләп куеп,
Йөрәгеңә йозак эләсең.
Үз-үзеңнән  качып яшәүләрнең
Яшәү түгеллеген беләсең.
 
Курыкма син: якын туганнарың
Ярдәм сорап,килеп йөрмәсләр.
Сине генә байлыкларың белән
Өч кат кәфенлеккә төрмәсләр.
 
Аклык белән килдең бу дөньяга,
«Акны киеп» китеп барасың.
Кеше булып кал син һәрвакытта,
Сайлама син дөнья карасын.
 
Гамәлләрең яктылыкка илтсен,
Хезмәтләрең торсын елмаеп.
Туган белән аралашып яшә,
Утырма син өйдә  моңаеп.
 
Иртә аткан таңның нурларыннан
Байлык кына өмет итмә син.
Тормыш тәмен белеп, аңлап яшә:
Гомеркәең бушка үтмәсен.
 
ДУСЛАР, ДИП ТИПСЕН ЙӨРӘК
Син бәхетле икән әле, кешем:
Дуслар, диеп типсә йөрәгең.
Гайбәт-мазар килеп җиткән чакта
Чәнчеп ала калса күкрәгең.
 
Әти, туган, күрше бирәлмәгән,
Җылылыкны җан дус өләшә.
Синең өчен юлны ярып бара,
Ак көнләшү белән көнләшә!
 
Дустың булса, шундый булсын икән:
Синең белән яуга китәрлек.
Аңа булган өмет, ышанычың
Гомер буйларына җитәрлек.
 
Бәйрәмнәрдә түгел, сынау килгәч,
Авыр чакта дуслык сынала.
Абындырмый аңлатучың булу –
Иң кыйммәтле бәхет дөньяда.
 
Сабакташың, күршең, урамдашың,
Яшьлек дустың булса яныңда.
Бер сыныкны бүлеп ашасагыз,
Шик-шөбһәләр калмас җаныңда.
 
Янәшәңнән барсын иде фәкать
Корычтай нык, имән кебекләр.
Эзгә басып килгән белсен, күрсен:
Менә нинди була егетләр!
 
 
МЕТРӘЕМ
Кендек каным тамган җирем,
Метрәй – туган төбәгем.
Тормыш сөйгән газиз халкым,
Син бит – яшәү терәгем!
 
Синдә  – минем бәхет юлым,
Синдә – йөрәк давылым.
Бар өметем, ышанычым,
Тәкъдирем син – авылым.
 
Имәнәең бирә – илһам,
Шифам –  «Хәләф» чишмәсе.
Синдә туган сабыйларның,
Читкә килми китәсе.
 
Синең яктан  чыга кояш,
Уятып таң нурларын.
Синдә тору, туу – шатлык,
Синдә яшәр  улларың.
 
 
ТАҢ КАЛДЫРЫЙК ДӨНЬЯСЫН
Җиң сызганып эшләү – нинди бәхет,
Саулык-сәламәтлек булганда.
Шушы матур,гаҗәп дөньяларга
Сөенепләр яшик туганга.
 
 
Ни әйтерләр, диеп борчылмыйк без,
Сөйләмикче колак шиңдереп.
Гомер сөрик бары шатлык белән,
Туган җиргә  бәхет иңдереп.
 
Заман җилләренә башны имик,
Чүпрәкбашлар,  әйдә, исеннәр.
Гомер үтәр, бу өметсез яшьләр
Их, яшәп тә куйды, дисеннәр.
 
 
Тәмен белеп яшик!
Тәмен белеп яшә гомернең,
Кызуында сук син тимерне.
 
Тиң күргәннәр белән таң аттыр,
Мөмкинлекләр була бер тапкыр.
 
Курыкма син   алга атларга,
Йөрәккәең  дәртле чакларда.
 
Офыкларда   хыял уйнасын,
Кызыктырып  яшә дөньясын.
 
Тәрәзәне җилләр ачмасын,
Күңелләрне  уҗым басмасын.
 
Ниятләрне  шикләр кырмасын,
Юл чатында  читләр  тормасын.
 
Һәр көн – тормыш, яшәү,  таң тугач,
Моң өйрәтсен  безгә сандугач.
 
Күрше белән тәмлик  чәйләрне,
Ашыктырмыйк  ямьле җәйләрне.
 
Эштән кайтыйк,  дуслар,   арып-талып,
Бәхет барсын   безгә юл ярып.
 
 
Татар без!
Татар булып тудым, эшлим, яшим!
Тугры калам биргән антыма.
Үз телемдә генә ача алам
Серләремне газиз халкыма.
 
Горур, бердәм, тырыш-үҗәт булсак,
Ил кырында чәчәк атарбыз!
Татар булып, сокландырып яшик,
Күршеләр дә әйтер: татар без!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ