Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан Кыш Бабае балаларны бәйрәмгә чакыра

Кыш Бабайның резиденциясенә инде 10 ел тула! Әлеге түгәрәк датага багышланган матбугат конференциясендә Кыш Бабай үзе, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм «...

Кыш Бабайның резиденциясенә инде 10 ел тула! Әлеге түгәрәк датага багышланган матбугат конференциясендә Кыш Бабай үзе, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм «Travel and work» оешмасының директоры Юлия Таланова катнашты.
23-24 ноябрь көннәрендә узачак 10 еллыкка багышлап оештырылган чарага Кыш Бабай һәм аның тылсымлы дуслары барлык могҗизага ышанучыларны көтеп калалар. Кыш Бабай үткәрә торган бәйрәмгә Кар Кызы, Бөек Устюгта яшәүче Кыш Бабай һәм тагын бик күп геройлар киләчәләк. Ә 24 ноябрь көнне көндезге сәгать 2 дә Кыш Бабай белән Кар Кызы Яңа Кырлайда – бөек Тукайның «Шүрәле» поэмасында сурәтләнгән тылсымлы урманда үткәрелә торган тагын бер чара уздырачак.
Кыш Бабай резиденциясе ел буе эшли. Ел дәвамында аңа 2 меңнән артык хат килә. Хатларның төрлеләре бар икән. Кыш Бабайга хәтта олы кешеләр дә ышаналар. Алар хәтта диссертация язуын да сорыйлар икән. Кыш Бабай, әлбәттә, хатларны үзе укый һәм һәрберсен тормышка ашырырга тырыша.
Кыш Бабайга иң мөһим әйбер нәрсә дигән сорауга, ул: «Барыбызның да бәхетле булулары. Балаларның гына түгел, ә зурларның могҗизага ышанулары мөһим», – дип җавап бирде. Якынлашып килүче Яңа Еллар белән котлап, барыбызга да бәхет һәм шатлык теләде. Һәм, ниһаять, бу көннәрдә кар явуы ихтималын җиткерде.
Кадрия ХӘЛИМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Барыгызны да килэсе яна еллар бн! Че то кыш бабай сезгэ бик иртэ килгэн! Автор: Ринат Габрашитов

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ