Логотип Магариф уку
Цитата:

Күренекле шәхесләрнең исемен мәңгеләштерү ничек хәл ителә?

Мәдәният, сәнгать өлкәсендә танылган шәхесләрнең исемен мәңгеләштерү ничек хәл ителә? Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова әйтүенчә, күренекле шәхесләрнең исемен мәңгеләштер...

Мәдәният, сәнгать өлкәсендә танылган шәхесләрнең исемен мәңгеләштерү ничек хәл ителә? Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова әйтүенчә, күренекле шәхесләрнең исемен мәңгеләштерү программасы биш елга төзелгән.
Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында депутатлар чираттагы утырышында шул хакта фикерләште. Алар тиешле карар кабул ителеп тә, финанслау булмау сәбәпле, мемориаль такта куелу сузылып килү очракларының сәбәбе нидән булуы белән кызыксындылар. Аерым алганда, депутат Рәүфәл Мөхәммәтҗанов бу уңайдан тирән борчылуын белдерде. Моңа җавап йөзеннән министр урынбасары Юлия Әдһәмова: «Шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү программасы биш елга формалаштырылган, без бу юнәлештә барлык иҗади берлекләр белән фикерләшеп эшлибез. Монда сүз биналарга шәхеснең исеме язылган мәрмәр элмә такта кую турында гына бармый, бәлки исемле стипендия бирү дә булырга мөмкин», – диде.
Бу чараларны финанслау дәүләт дәрәҗәсендә, Премьер- министр урынбасары Ләйлә Фазлыева рәислегендә уза торган утырышта каралуы да билгеләп үтелде. Шәхеснең исемен мәңгеләштерү белән бәйле документлар әзер булгач, Татарстан Президенты карары нигезендә, финанслау мәсьәләсе хәл ителә. Ягъни бу – шактый четерекле, озак вакытны ала торган эш.

Фото: https://tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ