Логотип Магариф уку
Цитата:

Леопардлар, юлбарыслар, сайгаклар. Россиядә иң сирәк җәнлекләрне кайда күрергә була?

    Памела Андерсонның оныгы туган, өлкән яшьтәге Валерага яшь кәләш килде — бу дөньяви хроника түгел, ә планетадагы сирәк зур мәчеләр тормышы.    Приморье өлкәсендә "Леопард җире"...

    Памела Андерсонның оныгы туган, өлкән яшьтәге Валерага яшь кәләш килде — бу дөньяви хроника түгел, ә планетадагы сирәк зур мәчеләр тормышы.
    Приморье өлкәсендә "Леопард җире" дип аталган милли паркка бүген ун ел тула. Аның ярдәмендә ерак көнчыгыш юлбарысларының, леопардларының саны берничә тапкырга арткан.
    Милли паркта тигрларны очрату мөмкинлеге елдан-ел арта. Ун ел эчендә илкүләм паркта Ерак Көнчыгыш леопардлары саны 35 тән 120 гә кадәр, Амур юлбарыслары 20 дән 40 ка кадәр арткан.

© Фото : Предоставлено ФБГУ "Земля леопарда"


   Мәсәлән, милли паркта яшәгән, Памела исемле леопардның оныгы туды.  Әлеге исемне леопардка саклаучысы актриса Памела Андерсон хөрмәтенә кушканнар.
Юбилей уңаеннан милли парк иң яхшы фотографияләр күргәзмәсе оештырды. Монда, әлбәттә, Ерак Көнчыгыш леопардлары, Амур юлбарыслары гына түгел, илкүләм паркта яшәүче башка җәнлекләр— харза, аю, кабан, боланнар да бар.
    Шулай ук ел әйләнәсендә паркта туристларны кыргый табигать буенча уникаль сәяхәтләр көтә,  – дип тә хәбәр итә милли парк җитәкчелеге.
   Озатучылар һәм фәнни хезмәткәрләр белән бергә туристлар урман буйлап йөреячәк. Агачлар турында билгеләр, хайваннарның күчешен күзәтүче фотокүргәзмәләрне күрәчәкләр.
   Бу – ерак көнчыгыш леопардын кыргый табигатьтә очратырга мөмкин булган бердәнбер урын.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ