Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналының июнь саны белән танышыгыз

Укытучыларның һәм тәрбиячеләрнең яраткан басмасы «Мәгариф» журналының июнь саны дөнья күрде. Ул, гадәттәгечә, «Редактор сүзе»  рубрикасы белән ачыла, бу юлы анда  «Авось» не спасёт» дигән мә...

Укытучыларның һәм тәрбиячеләрнең яраткан басмасы «Мәгариф» журналының июнь саны дөнья күрде. Ул, гадәттәгечә, «Редактор сүзе»  рубрикасы белән ачыла, бу юлы анда  «Авось» не спасёт» дигән мәкаләне  тетрәнмичә укып булмый, чөнки ул  Казандагы 175 нче гимназиядә булган канлы вакыйгалар хакында. Автор шуңа бәйле  проблемаларны да күтәрә.
Журналның бу чыгарылышында Арча төбәге укытучыларының эш тәҗрибәләренә багышланган язмалар һәм дәрес эшкәртмәләре дә шактый урынны алып тора. Районның мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Мөхәмәдияров белән оештырылган әңгәмәнең «Арча җирендә яңа Тукайлар үсеп чыгармы?» дигән баш астында  бирелүе дә  журнал укучыларны уйланырга этәрә.  Соңгы халык санын  алу мәгълүматларына караганда, бу төбәктә 98 процент  татарлар яши. Мәктәпләрдә укыган 5601 баланың 5036сы татар милләтеннән. Рус милләтеннән булган укучылар 271. Райондагы 36 мәктәпнең 28ендә белем татар телендә бирелә, район үзәгендәге мәктәпләрдә исә,  укыту, нигездә рус телендә алып барыла.  Мондый вазгыятьтә яңа Тукайлар булырмы-юкмы дип оран салу да бик урынлы.

Арча төбәге  Стелла Габдрахманова кебек герой укытучылары белән дә дан тота. Стелла ханым Яңа Кенәр мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятыннан, ире физикадан укыталар, бөтен гомерләрен мәгарифкә багышлыйлар. Быел әлеге мәктәпкә 100 ел тулды. Чал тарихлы Яңа Кенәр мәктәбе укытучылар коллективы эшчәнлеге һәм анда белем алучыларның уңышлары «Герой мәктәбендә» язмасында тасвирлана. 
Бу районның тагын бер мәктәбе – «Казан арты милли мәгариф белем бирү үзәге» бик күпләрнең игътибарын  үзенә җәлеп итә. Андагы педагогларның эш тәҗрибәләре белән уртаклашырга ерак Бурятия, Саха (Якутия) Республикаларыннан да кунаклар килгән. Моннан 4 ел чамасы элек ачылган мәктәпнең кыска вакытта  танылып өлгерүенең үз серләре бар. Арча сәхифәсенең  бер язмасы шушы мәктәпкә багышланган.
Астрономия, тарихка кагылышлы язмалар да «Мәгариф» журналында гел басылып килә. Бу санда «Созвездие ректоров-астрономов в Казанском университете» дип аталган мәкалә урын алган. Казан астрономия мәктәбенең 200 елдан артык   тарихы бар. Университетта астрономия кафедрасы 1810 елда ачыла. Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясенә нигез салынуына да быел 120 ел тула. Ул ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә тәкъдим ителгән.
Франциядә дә безнең язучыларны дөньяга таныталар. Күптән түгел Парижда «Антология современной татарской прозы» һәм «Моё сердце горит как огонь» дип аталган ике китап дөнья күрде. Әлеге  басмалар  укучыларыбыз игътибарыннан читтә калмас дип ышаныйк. 
Күрше Башкортстанда милләттәшләребез байтак, әйтик, Нефтекама шәһәрендәге 60 милләт вәкиленең күпчелеген татарлар тәшкил итә. Каладагы 18 мәктәпнең 16сында татар теле укытыла. 10 нчы урта мәктәп – Белем бирү үзәгендә озак еллар буе татар теле һәм әдәбияты укыткан Галия Корбанова «Ел укытучысы – 2021» Россия төбәкара бәйгесендә җиңү яулап, читтә яшәүче милләттәшләребезнең сынатмавын дәлилләде. Аның хакында тулырак «Мәктәпкә нинди мөгаллимә кирәк?» дигән язмадан укып белергә мөмкин.
Конкурслар хакында сүз чыккач, «Мәгариф» журналының  Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә үткәрә торган  «Авыл укытучы»сы бәйгесенә иҗади эшләрне редакция июнь ахырына кадәр кабул итүен искәртәсе килә. Әлеге  мәртәбәле конкурста һәр укытучы катнаша ала. Аның шартлары журнал битләрендә урын алган.  
   
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ