Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф»тә Сәдат Сәгыйркая кунак булды

«Мәгариф» журналы редакциясендә Төркиядәге «ТРТ Аваз » телеканалы директоры Сәдат Сәгыйркая кунак булды. Татарстанга эшлекле сәфәр белән килгән хезмәттәшебез безнең редакциянең иҗат коллективы белән о...

«Мәгариф» журналы редакциясендә Төркиядәге «ТРТ Аваз » телеканалы директоры Сәдат Сәгыйркая кунак булды. Татарстанга эшлекле сәфәр белән килгән хезмәттәшебез безнең редакциянең иҗат коллективы белән очрашты. 
Сәдат Сәгыйркая инде ике ел Төркиядә эфирга чыгучы «ТРТ Аваз» телеканалы директоры вазифасында эшли. Аның җитәкчелеге астында төрки телләрдә күпсанлы тапшырулар әзерләнә. Телевизион канал төрки илләр һәм автономияләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуны күздә тота. 
«Төркиянең «Аваз ТВ» телеканалы өчен Татарстан турында тапшырулар әзерләргә телибез. «Татарстан Республикасы һәм Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да югары дәрәҗәгә күтәрер өчен нәрсә эшли алабыз?» - дигән сорау белән йөрибез. Мондагы мөхитне өйрәндек. Төркиядә тапшырулар иҗат иткәндә Казан, татар әдәбияты, Ислам дине, татар мәдәнияты үсүенә басым ясыйбыз», - дип сөләде телеканал җитәкчесе.
Кунагыбыз  «ТРТ Аваз» каналын яңадан үзгәртеп коруларын әйтте. Әлегрәк татар телендә чыгып килгән тапшыруларны яңарту теләкләре бар. Бу мәсьәләдә Татарстанда нәшер ителүче мәгълүмат чараларының баш мөхәррирләре фикерен ишетү бик мөһим булуын ассызыкланды.
«Без милли мәгариф системасы турында язабыз, милли мәктәпләр, бу өлкәгә бәйле проблемаларны яктыртабыз, тормыш, җәмгыять темаларын кузгатабыз.  Төркия белән ныклы эшлекле элемтәләребез бар», - диде «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Сөмбел Таишева һәм 100 елдан артык тарихы булган басмабыз эшчәнлеге белән таныштырды.
Сәдат Сәгыйркая «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләп коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зирипов белән очрашты. Шулай ук, ТР Мәдәният министрлыгына чакырулы иде. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ