Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәбем бинасы сүтелсә дә...

Гөлнур Габденур кызы Хәбибуллина безне Арташ мәктәбендә 1нче сыйныфта укытты. Ул еллар бик истә калмаса да, Гөлнур апанын безне 1 нче сентябрьдә тәүге мәртәбә каршы алуы әлегедәй хәтердә. Анын бик тыр...

Гөлнур Габденур кызы Хәбибуллина безне Арташ мәктәбендә 1нче сыйныфта укытты. Ул еллар бик истә калмаса да, Гөлнур апанын безне 1 нче сентябрьдә тәүге мәртәбә каршы алуы әлегедәй хәтердә. Анын бик тырышып, яхшы, кызыклы дәресләр оештыруы һаман да истә әле. Без – аның беренче укучылары, ә ул безнең беренче укытучыбыз иде. Рәхмәт Сезгә, Гөлнур ana!


Лилия Илсур кызы Гәрәева безне 2 нче һәм З нче сыйныфларда укытты. Анын белән экскурсияләргә чыга идек, андый вакыйганың һәркайсын бик оста оештыра иде ул. Класста Гөлгенә белән икәү генә булгач, безгә игътибар да күп була иде. “Лилия апа бүген сорамас әле”, – дип, дәрес әзерләмичә килеп булмады. Кызганыч, бүгенге көндә без белем алган Арташ башлангыч мәктәбе ябылды, инде бинасы да сүтеп алынып, урынына мәчет җиткерелде. Ә күнелгә ул еллар жылы, якты хатирәләре белән уелып калган. Рәхмәт Сезгә, Лилия апа!
Альберт ИМАМЕТДИНОВ,

Мамадыш районы, Арташ авылы. Урта Кирмән урта мәктәбенең 2003 елгы чыгарылышы укучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ