Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпкә нинди мөгаллимә кирәк?

Нефтекамада 60 милләт вәкиле яши. Аларның күпчелеген татарлар, руслар, башкортлар һәм марилар тәшкил итә. Каладагы 18 мәктәпнең 16 сында татар теле укытыла. Әңгәмәдәшебез Галия Баязит кызы Корбанова 1...

Нефтекамада 60 милләт вәкиле яши. Аларның күпчелеген татарлар, руслар, башкортлар һәм марилар тәшкил итә. Каладагы 18 мәктәпнең 16 сында татар теле укытыла. Әңгәмәдәшебез Галия Баязит кызы Корбанова 10 нчы урта мәктәп – Белем бирү үзәгендә 15 ел татар теле һәм әдәбияты укыта. Былтыр югары квалификацияле укытучы Башкортстанда «Ел укытучысы – 2020» конкурсында, ә быел татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Ел укытучысы – 2021» Россия төбәкара бәйгесендә төп җиңүче булып танылды. Педагогик стажы ике дистәдән артып киткән мөгаллимә әлеге казанышларны, мәгариф өлкәсендә бара торган үзгәрешләрне ничек кабул итте икән?
Тормыш бер урында гына тормый. Бүгенге заман кешеләренең тирән белемле, эрудицияле булуын таләп итә. Ә моның өчен үз предметын тирән белгән, балаларның яшь үзенчәлекләрен, холкын яхшы аңлаган, аларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә, һәрьяклап ача белә тор-
ган, үз һөнәренең остасы булган укытучылар таләп ителә, – дип башлады Галия ханым җавабын. – Министрлыктан: «Туган тел буенча мастер-класс» яисә «Иң яхшы татар теле укытучысы» бәйгеләренең кайсына барасыз?» – дигән сорау куелгач: «Мине кайсысында күрәсез, шунысына барам», – дидем, чөнки бу бәйгеләр икесе дә мин булдыра алганнары иде. Миңа, икенчесендә катнашуыгыз кирәк, диделәр. Без, педагоглар – күндәм халык. Югарыдагыларның ышанычын чамаладым да, максатчан кеше буларак, үзалдыма «ничек тә беренче өчлеккә эләгергә» дигән бурыч куйдым. Тик беренче булырмын дип башыма да китермәгән идем...

Дистәләгән дәгъвачылар арасында җиңүгә ирешү өчен конкурс алдыннан гына әзерләнү җитми бит. Татар телен, әдәбиятын өйрәтүдә дә мөгаллимәнең эшчәнлеге башкаларныкыннан күпкә аерылып торырга тиештер, дип кызыксынам. Татарстан һәм Башкортстан белем бирү институтлары тарафыннан оештырылган укуларда үз белеменә җим таба икән. Уңышлы булган эш тәҗрибәсен «Мәгариф», «Башкортстан укытучысы» журналлары аша башкалар белән уртаклаша. Монысы да аңа алга бару өчен этәргеч булып тора. Эшләрен укытучыларның электрон белем бирү һәм үз шәхси сайтына урнаштыру да укытучының гыйлем дөньясын киңәйтә. Иҗади эшләрен укытучыларның берләшмәләрендә уртаклаша. Шуның нәтиҗәсе буларак, ул 2020 елда Россия күләмендәге «Иң яхшы шәхси сайт» бәйгесендә катнашып, лауреат исемен яулаган. Гомумән алганда, Галия ханым үз фәне буенча тикшеренүләр үткәрүгә маһир.
Ф. Гафурова һәм Б. Сәлимгәрәеваның 4 нче сыйныф дәреслеге буенча 10 дәрескә «Яшәү бәхете – күңел сафлыкта» дип аталган электрон әсбап төзегән. Бүгенге көндә аны коллегалары үз эшләрендә актив кулланалар икән. Андый фикер әңгәмәдәшемдә юктан гына тумаган. Беркемгә дә сер түгел, хәзерге балаларның күпчелеге шигырь белән кызыксынмый. Ничек итеп аларның күңелендә шигърияткә мәхәббәт уятырга?
– Менә шуны хәл итү өчен 4 нче сыйныфларга тәгаенләнгән әлеге дәреслек буенча 10 тезмә әсәргә, ягъни шигырьгә мультимедиа презентацияләре һәм аларга мәгълүмат карталары төзергә уйладым, – ди әңгәмәдәшем, һәм аңлатып та китә. – Балаларга шигырьне милли көй, башка сәнгать әсәрләре белән бәйләп төшендергәндә, ул аларның башына ныграк сеңеп кала. Моның өчен табигать күренешләрен, җанлы һәм җансыз образларны сурәтләгән слайдлар куллану отышлы. Шигъри әсәрне анализлау, гомумән, укучыга гына түгел, укытучыга да бик читен. Бигрәк тә рус телле балаларга. Дүртенчеләр өчен әзерләнгән дәреслектә, мәсәлән, Кәүсәрия Шәфикова иҗаты да өйрәнелә. Балаларның игътибарын җәлеп итү өчен укытучыга дәреслекне ачуга, әзерләнгән әсбаптан кирәкле слайдларны сайлап алырга гына кала. Моңа өстәп, аңа ярдәмгә мәгълүмат карталары килә.
Шул рәвешле, күпләр өчен артык гади тоелган дәреслек тә яңа буын стандартларына ярашлы итеп төзелгән булып чыга. Әлбәттә, галимнәр эшен заманчалаштыру педагог-
ның үзеннән һәрдаим уку-өйрәнү сорый.
– Башкорт дәүләт педагогия университеты тарафыннан ай саен диярлек укытучылар белән укучыларга белем, тәрбия бирүдә яңа алымнарны күрсәтү өчен вебинарлар, төрле дәрәҗәдәге уку-укыту эшчәнлеге белән бәйле семинарлар, конференцияләр үткәрелә. Бу эштә вакытымны кызганмыйча, актив катнашам, – дип сөйли Галия ханым. – 2019 елдан Башкорт дәүләт педагогия университеты белән берлектә республикабызның 8 нче сыйныф укучылары өчен татар теле буенча уку әсбабы төзүчеләрнең иҗади төркеме оешты. Мин шул төркемнең әгъзасы да бит әле. Хәзер «Татар теле уку әсбабы» китабы бастырып чыгару өчен нәшриятка тапшырылды. Әлеге вакытта бергәләп бу әсбапка методик кулланма төзү өстендә эш алып барыла.

Әңгәмәдәшемнән:
– Димәк, Сез әзер кулланмалар гына көтеп тормыйсыз. Үзегез дә иҗат итәсез. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Сезне читкә какмый торгандыр бит? – дип, сорамыйча кала алмадым.
– Министрлыктан безгә даими яңадан-яңа уку әсбаплары кайтарылып тора. Сәгъдиева Рамилә Камил кызы дәреслеге – әнә шуларның берсе. Бу дәреслекләр өчен төзелгән методик кулланмаларны, өстәмә биремнәрне, электрон дә-
реслекләрне үз дәресләремдә актив файдаланам. Ул рус телле балаларны татар теленә өйрәтү өчен төзелгән. Беренчедән, күнегүләр төрлелеге, биремнәрнең укучыларны эзләнүгә китерүе, халык авыз иҗатына урын бирелү, икенчедән, күнегүләр төзүдә төрле авторлар, шул исәптән рус әдипләренең әсәрләре кулланылуы да бу дәреслекне уңай бәяләргә мәҗбүр итә. Шушы ук дәрес-
лекләр буенча интерактив ресурслар да эшләнгән. Материалларның кызыклы биремнәр, хәрәкәт, тавыш, төсләр белән үрелеп баруы балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята, дип уйлыйм.
Балаларда туган тел белән кызыксыну тудыру өчен Галия Корбанова үз дәресләрендә «Уен», «Проблемалы укыту», «Хезмәттәшлек», «Укыту үрнәге» технологияләрен дә киң куллана икән.
– «Уен» технологиясе белем һәм тәрбия бирүдә мөһим чыганакларның берсе булып тора, чөнки уен бит ул укучының фикер эшчәнлеген дә активлаштыра, белем дә өсти. Шәхсән үзем «Хезмәттәшлек» технологиясенең уңай тәэсирен үз балаларымның мисалында ачык күрәм. Әйтик, сыйныфта 4 укучыга уртак эш бирелеп, аны үтәгәндә һәркемнең үз вазифасы билгеләнү, нәтиҗә өчен укучының үзе генә түгел, ә һәммәсенең җаваплы булуын күреп, алар да, үзем дә куанам, – ди мөгаллимә.
Шул ук вакытта күп бәйгеләр җиңүчесе үзен билгеле бер технологияләр тарафдары гына дип санамый.
– Һәр технология дәреснең төрле этабында төрле максаттан чыгып кулланыла, – ди Галия ханым. – Шулай да «Уен», «Проблемалы укыту», «Хезмәттәшлек» технологияләрен мөгаллимәнең укучы алдына куйган проблемаларны чишүдә төрле юллар күрсәтү өчен иң уңышлылары, дип саныйм. Чөнки белем бирүдә Федераль дәүләт стандартлары бездән үзгәчә фикер йөртүче, иҗади шәхес тәрбияләүне таләп итә. Укучыда һәрвакыт уңай фикер тудыру, шуларның иң яхшыларын гына тәкъдим итә белү – дивергент фикерләүне үстерә. Без, дәрестә бер проблема куеп, укучыларны төрле чишү юлларын таба белергә өйрәтергә тиеш.
Галия ханым, шуңа өстәп, «Бала.RФ», «Әйдә, онлайн», «Белем. RU», «Татар мәктәпләре мультимедиа кушымталары» сайтларын кулланып үткәрелгән дәресләрнең дә уңышлы үтүен ассызыклап әйтте. Укытучы баланың сәләтен ничек ачыклый, һәм ул сәләтне ничек куллана? Тәҗрибәле педагогтан шул хакта сорамасам, язык булыр иде. Хәзерге күп балалы сыйныфларда аларны күреп һәм ачыклап бетерү мөмкин дә түгелдер? Бу уңайдан Галия Корбанова бөек педагоглар кебек үк фикер йөртә икән.
– Һәр бала нинди дә булса эшчәнлеккә сәләтле туа, – диде ул, икеләнергә урын калдырмыйча. –
Ә менә аларда шушы сәләтне күрү һәм алга таба аны үстерү – педагогның бурычы. Монда инде һәр укытучының үз юлы. Бу, бәлки, педагогның психологиясенә һәм әзерлегенә дә бәйледер. Һәр баланың сәләте дәрес барышында ук күренә: кайбер бала матур сөйли, кайсыбере иншаны оста яза, ә кемдер төркемдә фәнни эшне оста итеп яклый белә. Бу балаларны 3 төркемгә бүләм: беренчесе –
иҗади бәйгеләрдә, икенчесе – фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар, өченчесе – оештыручылар, алып баручылар. Шул төркемнәрдәге укучыларның сәләтләрен сыйныфтан тыш чараларда үстерергә тырышам. Мәсәлән, инша, шигырь язу осталык дәресләре, сценарийлар төзү, төрле юнәлештәге фәнни-гамәли эшләр башкару, проектлар төзү һәм яклау, сәнгатьле сөйләү дәресләре... Үз тырышлыкларының нәтиҗәсен күрсеннәр өчен аларны менә шундый юнәлештәге бәйгеләрдә катнаштырам.
Педагог фикеренчә, туган телгә, мәдәнияткә, тарихка карата кызыксыну уятуда дәрестән тыш үткән чаралар да зур роль уйный. Татар иҗтимагый үзәгенең шәһәр бүлекчәсе, өстәмә белем бирү учреждениеләре, мәдәният йортлары, ата-аналар белән берлектә татар телендә үткәрелгән чаралар балаларыбызны туган телебезгә якынайта. Шуның өчен дә Галия ханым аларның төрлесен һәм күп итеп оештыру ягында. Ел саен «Инеш» язучылар берләшмәсе әгъзалары белән очрашу, китапханәләрдә күргәзмәләр һәм әдәби кичәләр оештыру, туган якны өйрәнү музеенда татар милли костюмнары бәйгесе, «Шәҗәрә» бәйрәме, балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә татарча чыршы бәйрәме, татар һәм башкорт сылуларының «Гүзәлем» конкурсы – чараларны санап кына бетермәле түгел.
– Һәр балага шәхси якын килеп эшләгәндә һәм дәрестән тыш вакытын дөрес итеп оештырганда, аның үзенә генә хас булган үсеш дәрәҗәсе үзенчәлекләрен, табигый мөмкинлекләрен билгеләргә һәм сәләтен ачарга мөмкин, дигән уй белән мин «Мирас» иҗади төркеме оештырдым, – ди Галия ханым.
Бу төркемгә 5–9 нчы сыйныф укучылары йөри икән. Укытучы һәр
сыйныфка аерым эш планы төзегән.
– Максатым кызыклы ярышлар, конкурслар, бай эчтәлекле чыгышлар белән укучыларны җәлеп итү, – ди мөгаллимә. – Кичәләрнең укучыларга тәрбияви йогынтысы да, белем бирү һәм укучыларның сәләтен төрле яктан ачу мөмкинлекләре дә зур.
Шунысына да игътибар итми мөмкин түгел, иҗади төркем эшчәнлеге дәресләр белән тыгыз бәйләнештә бара икән. Монда оештырылган чаралар укучыларның дәрестә алган белемнәрен киңәйтә, тирәнәйтә, ныгыта.
– Телне фән буларак кызыксынып өйрәнүләре укучыларның фәнни-гамәли конференцияләрдәге чыгышларында күренә, – ди әңгәмәдәшем. – Гыйләҗева Аделина, Садриева Лиана, Бәхтияров Вилдан, Сафина Регина, Хөснуллин Әлф-
рит – республика, Рәсәй һәм халыкара күләмендәге онлайн һәм дистанцион үткәрелгән фәнни конференцияләрнең актив катнашучылары. Шулай ук укучыларым республика һәм халыкара иҗади бәйгеләрдә дә үзләрен сынатмыйлар. «Илһам», «Җәлил укулары», «Тукай моңнары», «Җанлы сүз» бәйгеләрендә яратып катнашалар.
Аның укучылары Казан федераль университеты үткәргән предметара, Акмулла предметара, «Татар теле. ИНФО» кебек дистанцион олимпиадаларда призлы урыннар яулыйлар. Күп чараларның онлайн, дистанцион форматта үтүенә игътибарны юнәлтеп, Хәсән Туфан, Һади Такташ, Муса Җәлил, Роберт Миңнуллинга
багышланган әдәби укуларда, флешмобларда катнашучыларның саны бермә-бер артуын куанып сөйләде Галия ханым. Мин үз каршымда халык педагогикасын чит итмәгән, совет чорындагы укыту-тәрбиянең матур өлгеләреннән баш тартмаган һәм шул ук вакытта заманча технологияләрне уңышлы кулланган замандашымны күрдем. Шул чакта сүз кузгалгач, ул бөек мәгърифәтче, тарихчы Ризаэддин Фәхреддиннең сүзләрен исемә төшерде: «Балагызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр».
«Ә бит бу – 100 ел элек әйтелгән фикер. Безнең заманга ничек туры килеп тора!» – дидек без героем белән икебез беравыздан.
Альберт САБИР

Автор фотолары

Блиц-интервью
– Бөтен укучыларыгызны да яратасызмы?
– Бер генә укучыңны ярата алмасаң да, мәктәптән китәргә кирәк.
– Сез укытучы гына түгел, җырларыгыз-шигырьләрегез эфирдан еш яңгырый, Интернет челтәре дөньясын гизә.
– Җырларымның сүзләрен дә, көен дә үзем иҗат итәм. Җыр-моңга сәләтем әтиемнән бирелгән.
– Укытучы булмасагыз, Сез шагыйрә, көйләр язу-
чы, җырчы булып китәр идегезме?
– Укытучы эшеннән башка үземне күз алдыма да китерә алмыйм, шуңа да бу һөнәремә һәрчак тугры калачакмын. Ә иҗат ул – минем күңел диңгезе.
– Сезнең үрнәктә укучыларыгыз арасында шигырь язучы, көй иҗат итүчеләр бармы?
– Бар. Галиева Лилиана, Зарафетдинова Ретина, Исламов Илгиз әнә шундыйлардан. Мәктәпне инде күптән тәмамласалар да, укучыларымның иҗат уңышларын шәһәр һәм республика матбугатыннан даими күзәтеп барам. Алар белән горурланам.
– Ни өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен сайладыгыз?
–Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга әти-әниемне, туган авылымны, иң якын газиз татар телемне яратуым сәбәпчедер...
– Татарстаннан читтә урнашкан төбәкләрдә татар телен саклап калу һәм үстерүнең нигез ташы нәрсә дип саныйсыз?
– Бездә башкорт, татар телле балалар саны якынча тигез. Шунысы сөендерә: соңгы елларда татар телен туган тел буларак өйрәнергә теләүчеләрнең гаризалары арта бара. Араларында милләте буенча рус, мари һәм башкорт телле укучылар да бар. Бик дәртләнеп өйрәнәләр. Иң мөһиме, әлеге балаларның әти- әниләре татар теле белән бик кызыксына, флешмобларның актив катнашучылары нәкъ алар. Моның бер сәбәбе – укучыларымның төрле бәйгеләрдә югары нәтиҗәләргә ирешүе.
– Ата-ананың, гаиләнең баласына ана телен өйрәтүдәге ролен ничек бәялисез?
– Монда ата-ана һәм мәктәпнең роле аерылгысыз. Әгәр без туган телебез – татар телен саклап калырга телибез икән, һәр укучыбызның сәләтен күреп, дөрес юнәлеш бирергә һәм аны үстерү, яктырту эшендә күп көч салырга, шул юнәлештә ата-аналар белән арадаш-аркадаш булырга тиешбез.
– Эшегезне популярлаш-
тыруда нәрсә ярдәм итә?
– Шәһәрдә «Нефтекама татарлары» дип исемләнгән сайт эшләп килүе, татар теле буенча барлык эшчәнлек анда яктыртылып бару – бу изге эшкә күбрәк шәһәрдәшләребезне җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.
– Бүгенге балаларның татар теленә мөнәсәбәте нинди?
– Балалар хәзер туган телендә кычкырып сөйләшергә оялмыйлар. Коридорда да алар саф татарча исәнләшә, хәл сораша. Мин аларда татар булулары белән горурлану күрәм.
– Бу авыр эшчәнлектә гаиләгезнең булышлыгы бармы?
– Ирем Илмир Рәзәви улы укытучы гаиләсендә
тәрбияләнгән һәм шуңа да бу һөнәрнең вакытны күп сарыф итүе аңа бик таныш. Укучыларым белән һәр бәйгегә мине озатып калучы да, чәчәк бәйләмнәре белән каршы алучы да – ул. Гаиләдә ике ул үстерәбез.
Аязга – 10, Илданга – 6 яшь. Өйдә татар телендә аралашабыз.
– Укучыларыгыз белән аралашу стиле нинди?
– Демократик стиль. Укучы үз белгәнен, фикерен сыйныф алдында, дәрестә курыкмыйча әйтергә тиеш, дип саныйм. Укытучыдан курыккан бала белгәнен дә әйтә алмаска мөмкин. Укучыларыма «2»ле куйганым юк.Укучы бирелгән эшне башкармаса, сәбәбен ачык-
лыйм. Һәр укучымның уңай ягын күрергә тырышам. Кулдагы бармаклар тигез булмаган кебек, балаларның да төрлесе бар. Әмма минем өчен һәр бала –
шәхес.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ