Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәптәге атышта зыян күрүчеләр ни хәлдә?

Кичә, 11 нче май көнне Казан шәһәре Җәүдәт Фәйзи урамындагы 175 нче номерлы мәктәбендә булган фаҗигада сигез кеше – җиде бала һәм бер укытучы – һәлак булган. Тагын бер укытучы соңрак җан биргән. Бу ха...

Кичә, 11 нче май көнне Казан шәһәре Җәүдәт Фәйзи урамындагы 175 нче номерлы мәктәбендә булган фаҗигада сигез кеше – җиде бала һәм бер укытучы – һәлак булган. Тагын бер укытучы соңрак җан биргән. Бу хакта Татар-информда узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
“Бүгенге көнгә 9 кеше – 7 бала һәм 2 олы кеше – мәктәп укытучылары һәлак булды. Хәзер җеназа эшләре белән бәйле чаралар алып барыла. ТР Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә республикада оператив штаб төзелде. Без үткәрергә тиешле чаралар да, ТР Хөкүмәте үз өстенә алган йөкләмәләр дә тулы күләмдә үтәлә”, - дип сөйләде спикер.
Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, кичә үткән штаб утырышында белем бирү учреждениесе һәм укытучыларның гамәлләре дөрес дип бәяләнгән. Укучылар эвакуация вакытында нишләргә кирәклеген анык белгәннәр һәм укытучыларның сүзләренә буйсынганнар.
“Әлеге вакытта Казан шәһәре хастаханәләрендә зыян күргән 23 кеше исәпләнә – 20 бала һәм 3 олы кеше. Балаларның алтысы – авыр, икесе – үтә дә авыр хәлдә. Кичә медицина хезмәткәрләре 175 нче гимназиянең барлык диярлек укучылары белән күреште. Әлеге вакытта өйдә булган һәм яраланмаган 8А сыйныфы укучыларын педиатрлар һәм психологлар бригадасы мәҗбүри рәвештә карады”, - дип сөйләде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.
Жаворонков әйтүенчә, фаҗига булган урында, ДРКБ, 7 нче шәһәр хастаханәсе, республика клиник хастаханәсендә белгечләр мохтаҗларга ярдәм күрсәтәләр. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр белән индивидуаль эш алып барыла.
Алдан бирелгән мәгълүматларга караганда, бүген үткән РФ һәлакәтләр медицинасы һәм Татарстан табиблары консилиумы барышында Мәскәүнең дәвалау учреждениеләренә 5 бала һәм 3 олы кешене озату турында карар кылганнар.
Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ