Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадыш укытучысы яңа проект тәкъдим итә

Мәктәбебез тарихы 1918  елларга барып тоташа. Нәкъ шул елны авылыбызда хөррият мәктәбе ачыла. Баштарак башлангыч мәктәп, аннары җиде еллык, сигезеллык булып эшләп килгән мәктәп 1969 елдан урта мә...

Мәктәбебез тарихы 1918  елларга барып тоташа. Нәкъ шул елны авылыбызда хөррият мәктәбе ачыла. Баштарак башлангыч мәктәп, аннары җиде еллык, сигезеллык булып эшләп килгән мәктәп 1969 елдан урта мәктәп булып ачыла.Урта мәктәп булгач та, 50 нче чыгарылыш чыгарган инде ул. Ничәмә буын укучылар тормышка юл алган аннан. Дүрт йөздән артык укучысы булган чаклар да булды. Ничәмә-ничә буын укытучылар белем бирде монда. Инде бик күпләре безнең арадан мәңгелеккә китеп тә барган. Ә алар турында күңелләребездә якты хатирәләр саклана. Укытучылар белән бәйле булган мәктәп еллары турындагы хәтирәләрне искә төшерү балачакка алып кайта.



   Быелгы Халыкара укытучылар көнен билгеләп үтүдә яңа проект тәкъдим итәргә булдым әле. Аның асылы – төрле буын укытучылары (бүгенге көн укытучыларын да кертеп) турындагы хатирәләребез белән Мәгариф.уку. сайтында уртаклашу. Мәктәпне кайчан тәмамлавына карамастан һәркем үзенең мәктәбен, укытучыларын хәтерли. Әнә шулар турында язып катнашыйк бу проектта.Әти-әниләрнең дә үз балаларының укытучылары турында җылы хисләре бардыр. Бу проект алар өчен дә. Бу язмаларыбыз безнең арадан киткән укытучыларыбыз рухына дога булып барып ирешсен, безнең арадагыларына бәйрәм котлавы булсын.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы, Р.Фәхреддин исемендәге республика премиясе лауреаты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ