Мамадышта яңгыр яудыру йоласы үткән (ФОТО)

12 июль – Питрау көнне Мамадыш районының Владимир авылында Корман йоласы уздыруда – Биектау чишмәсендә булдым. Быел бу йолаларның берничәсен күрергә туры килде (бу турыда соңрак). Бәйрәмгә барганда, менә нәрсәләр искә төште. 

«Элеккеге поплар барометрда атмосфера басымының төшүен күзәтеп, надан халык белән Алладан яңгыр сорау йоласын оештырганнар. Яңгыр яугач, кешеләр: «Без сораганга яуды!» – дип ышанган». Мәктәптә укыганда, бер укытучыбызның шулай дип сөйләгәне истә. Кызыксынып, Интернеттан барометр тарихын карадым әле, ул Италиядә 1644 елда ук уйлап табылган икән. Безнең попларга кайчан килеп җиткәндер, анысын белмим. 

Шундый яңгыр сорап яудыру йоласын үзем дә күрдем быел. Корман дип атый аны керәшеннәр. Күрәсе килүемнең, кызыксынуымның сәбәбе дә бар. Менә ни өчен.

1865 елның җәендә Керәшен үзәк мәктәбенә укучылар туплау максаты белән Владимир авылына беренче священнигыбыз, просветителебез Василий Тимофеев килә. Бу кунак авылга килеп кергән көн – беренче Корман була. Ул аны көндәлекләрендә төгәл тасвирлый. Бәйрәмнең шаһиты – отец Василий: «Уладимерлеләр элекке җолаларына тугры калып, аны кадерләп саклый, булдыралар ичмаса!» – дип язып калдырмаган. Киресенчә, аны ул мәҗүсилектән калган иске гадәт дип бәяләгән. Аның авылларга килү максаты керәшеннәр арасында православие динен кертү өчен белемле священниклар әзерләү, христианлыкның нигезен өйрәнергә теләгән укучылар туплау булган. Нәтиҗәдә Владимирда чиркәү 1893 елда эшли башлый. Аңа кадәр ир балалар өчен мәктәп ачыла, аннан соң – кызларныкы. Болары сүз уңаеннан гына.

Василий Тимофеев язып калдырган бу йола бүген ничегрәк саклана икән? Кызыксынуымның сәбәбе дә шул иде. Бирегә килүче әбиләр белән сөйләшеп утырганнан шуны белдем: ул өч тапкыр, өч урында була икән. Он Корманы – Салкын кое чишмәсендә. (Хәзер Качману чишмәсе дип тә йөртәләр, чөнки анда часовня төзеп куйдылар.) Беренчесендә оннан ботка пешереп сыйласалар, икенчесендә тавыклар суйдылар, өченчесендә чират сарыкларга җитте. Төрле ярмалардан боткалар пешереп, үлән чәйләре кайнатып, халыкны сыйладылар. Тик башта ипидән авыз иттеләр. Владимирлылар аны «тәберсен итү» дип атый. Бу нәрсә дигән сүз? Шулай ук мәҗүсилектән калган «Тәңре бирсен!» дигәнне аңлата. Шифалы яңгырлар явып, игеннәрнең мул уңыш бирүен теләп, чишмәләрдәге тәреләргә карап, иман укыдылар. «Тәре» – русча «икона» дигән сүз. Еш кына аны хач/кач («крест») урынында кулланып ялгышалар. Ул – шулай ук «тәңре» сүзенең үзгәреш кичергән варианты. Ә нишләп иман укыдылар? Мәҗүсиләр бәйрәме дидек бит. Чөнки мәҗүсилек йолаларын керәшеннәр православие белән бәйләп үткәргән: тегесен дә ташламаган, яңасын да кабул иткән. Бу хәзергәчә шулай сакланган. Мин күргән бәйрәмнәрдә дә чишмә суына карап, басуга чыгып, Ходаебыздан яхшылык сорады халык, су ияләрен дә сыйларга онытмады үзләре. Су – яшәү чыганагы. Тик кызганыч, су китерүче булмаганлыктан Владимирда да чишмә юлларына печән үскән. Бәйрәмдә катнашкан ир-атлар чишмәләрне төзәтү, басмаларын яңарту планы барлыгын әйтте. Ә Биектау чишмәсендә тәртип. Чөнки аны шушы авыл егете, иганәче Динар Пасыев ясаткан.

Авыл чишмәләре янындагылары ел саен уздырыла икән. Ә менә авылдан шактый читтәге Биектау чишмәсендәгесе өч елга бер генә тиеш, ди.   Ул яңгыр сорау өчен генә дә уздырылмый икән. Мин «яңгыр боткасы» дип кенә уйлый идем. «Алланың хәвеф-хәтәрләрдән саклавын, хәсрәтләр салмавын, игеннәрне, бәрәңгеләрне уңдыруын сорау да ул», – дип аңлаттылар миңа шундагы әбиләр. Игеннәр мул булсын өчен, әлбәттә, шифалы яңгырлар да кирәк. Теләкләре кабул була күрсен инде!

Корманнан кайткач, Василий Тимофеевның истәлекләрен тагын бер укып чыктым әле. Барысы да нәкъ шул язып калдырганча, пешерелгән ризыкларны килгән кешеләр өйләренә алып кайтып киттеләр. Изге сүзләр әйтеп пешерелгән ботканы өйдә калганнар да авыз итәргә тиеш. Элек хатын- кызлар күмәкләшеп су коенган ул көнне. Бу турыда да сүз булды. Тик суга керергә батырчылык итмәде Владимир хатыннары, яңгыр сорап, җиңелчә су сибешеп кенә алдылар, «Чөрмәчтеки», – диләр владимирлар. «Чүлмәчеки» дигәнен дә ишеткәнем бар. Чүлмәктән су сибүдер, ахры, мәгънәсе.

Биредә айга якын яшәгән Василий Тимофеев Биектау чишмәсе турында да язып калдырган. Ул  анда Корманга Владимир авылы кешеләре генә түгел, Сон авылларыннан (Югары, Урта, Кече, Түбән, Яңа Сон дигәннәре бар) килгән мөселманнарның да кушылуын язган. Элеккегеләр сөйләве буенча гына булса да, бу турыда белгән олы буын кешеләре дә бар әле. Хәзерге әбиләр халык бәйрәмнәре тыелган совет заманы вәкилләре шул үзләре дә, ләкин йолаларны саклап кала алганнар. Василий Тимофеев безнең авылга килгәннән соң, гасыр ярымнан артык вакыт үткән. Владимирның иске керәшеннәре («старокрещённые» дип атый аларны агартучыбыз) бүген дә  әби-бабалар йоласын саклап дәвам итә.  

Лидия КОНСТАНТИНОВА,
Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбе укытучысы

One thought on “Мамадышта яңгыр яудыру йоласы үткән (ФОТО)

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.