Логотип Магариф уку
Цитата:

Мең бер йөз еллыкка – мең бер йөз имам

Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүнең мең бер йөз еллыгына Казаныбызга мең бер йөз дин әһеле кунакка киләчәк. Алар илебезнең 76 төбәгеннән, 7 чит илдән.Бөтендөнья татар конгрессы  башкарм...


Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүнең мең бер йөз еллыгына Казаныбызга мең бер йөз дин әһеле кунакка киләчәк. Алар илебезнең 76 төбәгеннән, 7 чит илдән.
Бөтендөнья татар конгрессы  башкарма комитетына җурналистларны җыеп, бу хакта БТК башкармасы җитәкчесе Данис Шакиров хәбәр итте. Икенче төрле әйткәндә, Татар конгрессы оештыра торган быелгы Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены (монысы уникенчесе) әлеге дә баягы мең бер йөз еллык канаты астында уздырылачак.
Җыен делегатлары 19 май көнне Russia Halal Expo 2022 күргәзмәсен тамаша кылачак. 20 май көнне дин әһелләре һәм кунаклар Казан шәһәре Җәмигъ  мәчетенә нигез ташын салу тантанасында катнашачак. “Шушында ук җомга намазы укылачак. Төштән соң М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы үткәреләчәк,” – дип белдерде Д. Шакиров.
21 май көнне дин әһелләре һәм кунаклар Болгарда уздырылачак юбилей чараларында катнашачак. “Җыенда кырык меңнән дә кимрәк кеше булмас дип уйлыйбыз,” – диде бу җәһәттән БТК башкармасы җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев.
Рәшит Минһаҗ
фото автора

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ