Логотип Магариф уку
Цитата:

Метрода пассажирны яклаучыны медаль белән бүләкләячәкләр

Мәскәү метросында бер туташны яклап чыккан Роман Ковалевны медаль белән бүләкләргә карар кылган РФ Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин. Ведомствода егетнең батырлыгы һәм актив гражданлык пози...

Мәскәү метросында бер туташны яклап чыккан Роман Ковалевны медаль белән бүләкләргә карар кылган РФ Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин. Ведомствода егетнең батырлыгы һәм актив гражданлык позициясе күрсәтүен билгелиләр.
«Бәхәскә кермичә генә бер төркем егетләргә кисәтү ясавы аркасында кыйнала ул. Идәндә кан эчендә ятканда да аны кыйнаудан туктамыйлар. Хәзер Ковалев дәваханәдә ята», — диләр Тикшерү комитетында.
Ковалевка ведомствоның «Доблесть и отвага» медален тапшырачаклар.
Исегезгә төшерәбез, әлеге хәл 4 октябрьдә Мәскәү метросында була. Пассажирларга бәйләнеп торган өч дагстанлыга Ковалев кисәтү ясый. Ә тегеләр, аңа ябырылып, кыйный башлый. Соңрак полиция җәнҗалчыларны табып, аларга каршы “Хулиганлык” маддәсе буенча җинаять эше ача. Бастрыкин таләбе белән, маддә “Хулиганлык нияте белән кешене үтермәкче булу” маддәсенә алыштырыла һәм “Хакиямият вәкиленә карата көч куллану” маддәсе дә кушылачак. Романны бит сөякләре һәм борыны сыну диагнозы белән дәваханәгә яткырганнар.
Чыганак: tatnews.tatar

Фото: pixabay

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ