Логотип Магариф уку
Цитата:

Мисырга юл ачылган

Мисыр дигән ил барын онытып бара идек. Мисырдан Россиягә кайтучы очкыч егылып төшкәннән соң, ике ил арасында һава юллары ябылган иде. Ниһаять,  безнең Татарстаннан да туры Мисырга очу мөмкинлеге...

Мисыр дигән ил барын онытып бара идек. Мисырдан Россиягә кайтучы очкыч егылып төшкәннән соң, ике ил арасында һава юллары ябылган иде. Ниһаять,  безнең Татарстаннан да туры Мисырга очу мөмкинлеге ачыла.
 Николай Лемаев исемен йөрткән «Бегишево» аэропортыннан 10 сентябрьдә һава юлларына кузгалачак. Моның өчен Pegas touristik сайты аша билетларга заказ бирергә мөмкин. Пирамидалар иленә алдан виза ясатмыйча  да барырга була.
 Әмма дә коронавирус белән бәйле таләпләрне үтәү мөһим шарт. Алдан ук анализлар тапшырырга, сәламәтлек турында инглиз телендә белешмә тутырга кирәк. Бары тик  6 яшькә чаклы балаларга гына әлеге чикләүләрнең кагылышы юк.
 Күңелле, файдалы  һәм имин сәяхәтләр насып итсен үзегезгә. 
                                                 Альберт ЗАҺИРОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ