Логотип Магариф уку
Цитата:

Нәсел-нәсәбеңне беләсеңме?

Танылган  каллиграф, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе  Нәҗип ага Исмәгыйлев (Нәҗип Нәккаш) белән аның һәр кирәк-ярагы кул сузымы арасында гына булган эш бүлмәсендә  утырабыз...

Танылган  каллиграф, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе  Нәҗип ага Исмәгыйлев (Нәҗип Нәккаш) белән аның һәр кирәк-ярагы кул сузымы арасында гына булган эш бүлмәсендә  утырабыз. Хушбуй кибетенә керсәң исе;  тимерче алачыгына керсәң, корымы йоккан булыр иде,  ә монда – иҗади мохит. Бүлмәсендә бер генә дә эшкә ярамаган артык нәрсә юк – киштәләргә тәртип белән тезеп куйган буяуларны, үлчәмен язып, берсе өстенә икенчесен сөяп куйган пыялаларны, элегрәк башкарылган эшләрнең калькаларын әйтәсеңме, диварлардагы шәмаилләрнеме?! Мондый җирдә илһам килгәнен дә көтеп утырасы юктыр –
 кер дә эшлә генә. Хаттатның татар шәмаиле техникасында пыялага эшли башлаган тугра, шәмаилләрен  өстәлдән ипләп кенә  алып куябыз да нәсел агачы – шәҗәрә ясау турында   сүз башлыйбыз.  Моның фәлсәфәсе  аермачык:   нәсел-нәсәбең дәвамлы булырга, өзелеп калмаска, фамилия  сакланырга тиеш.   Кызганыч, адәм баласы нәселен барлау эшенә бик  соң,    әби-бабасы,  әти-әнисе гүр иясе булгач, ныклап сораштырыр кешесе калмагач кына тотына.  Дөрес, хәзерге вакытта безне бу эшкә юнәлтүче махсус кушымталар, программнар, онлайн-сервислар да ярдәмгә килә алыр иде, әмма янәшәдә  дистә еллар дәвамында үз куллары белән 120 дән артык шәҗәрә эшләгән оста барында кемнең соң әле форсатны ычкындырасы килсен?
– Сүзне шәҗәрәләрне өйрәнүне фәнни нигездә алып барып, татарның XVIII – XX гасырларга караган тарихи шәхесләренең 500 дән артык  нәсел агачын төзегән олуг галим – шанлы нәселләрне барлый торгач,   татар тарихына,  Казан ханлыгы чорына «төшеп», моңарчы мәгълүм булмаган шактый фәнни ачышлар ясаган, татарлар яшәгән төбәкләрне аркылыга буйга йөреп чыккан Марсель ага Әхмәтҗановның исемен телгә алудан башласак дөрес булыр. Җитмәсә, Нәҗип ага, Сез үзегез дә озак еллар аның белән бергә эшләп кенә калмыйча, 90 нчы елларда шәҗәрә белән ныклап кызыксынып китүегезгә  дә нәкъ менә Марсель Әхмәтҗанов төзегән, озынлыгы  5–6 метрга җиткән нәсел агачлары этәргеч бирүен беләм.
– Әйе, Марсель абыйның шәмаилләре әле дә күз алдында. Аларның  күбесе  гарәп имласында татарча язылган һәм арада схема рәвешендә уклар белән күрсәтелеп эшләнгәннәре дә, бер-бер артлы тезеп чыкканнары да бар иде. Хәзер алар Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Кремльдәге «Мирасханә» фондларында сак-
ланалар. «Шәҗәрә» гарәпчәдән агач дип тәрҗемә ителә. Нәсел агачын төзүнең  классик формасы  шулай ук агач рәвешендә бирелә. Шуңа да карамастан  аны һәркем иң башта  схема рәвешендә төзидер инде.  Минем үземә дә архивларда шактый гына казынырга туры килде, хәзер башлыча тарихчылар яки мөрәҗәгать итүче үзе туплаган мәгълүматны системага салып,  агач сурәте рәвешендә төзеп, ясап бирәм. Гәрчә бу эш белән 90 нчы елларда ук мавыгып китеп шактый гына кешеләрне шәҗәрәле иткән булсам да,  шәхсән үзем әти ягыннан булган шәҗәрәне 2008 елда гына эшләдем. Үзем архивларда утырып, ун буынга кадәр тапкан идем. Аннан тарих институтында эшләүче Илшат Фәйзрахмановка  Мәскәүнең  «Российский государственный архив древних актов» архивыннан тагын өч бабамны табып бирде. Шул  рәвешле, оныклар белән 13 буынлы шәҗәрә булды.  Әби ягыннан исә нибары бер  Хисаметдин дигән  исем генә билгеле иде. Шуннан аска төштем, анысын да башкарып чыктым.
 Еллар узгач, үзем эшләгән 60 лап эшнең эскизын  Милли музейга да тапшырдым.

Бакма асылына, бак нәселенә
– Нәсел тамырларын барлауны нәрсәдән башларга соң? Бу эшнең нинди четерекле яклары бар? Архив документлары ни дәрәҗәдә сакланган? – сораулар, билгеле, әле моның белән генә дә бетмәячәк.
– Хәзер моның белән Таһир Габдрахманов кебек   махсус шөгыльләнүче кешеләр дә бар. Алар бөтен кирәк мәгълүматны үзләре таба. Соңыннан барысын бергә туплап белешмә бирә. Фондның номеры, опись, делоның бите языла – шикләнерлек урын калмый. Кызыксынучы зат архивка   (Декабристлар урамы,
4 нче йорт) гариза биреп үзе дә карый ала документларны. Андый хокук бирелгән. Һәрбер табылган исем өчен   күпмедер түлисең, билгеле. Безнең архивта моның белән берничә кеше генә шөгыльләнә.
 Әлбәттә, мәгълүм булган иң борынгы бабаң синең таяну ноктасы була бу очракта.  Аның исеме, фамилиясе төгәл булырга тиеш. Булса, хатынының исеме дә зур роль уйнаячак, чөнки бер авылда Ярулла атлы кеше берничә булырга мөмкин, ә хатыны буенча аның кайсы Ярулла икәнен ачыклап була. Вафат булган елы билгеле булса, ул да мөһим.Әйтик, менә минем әтинең атасы Исмәгыйль Сөләйман улы 1898 елны туган. Шулкадәресе билгеле булганнан соң, миңа Сөләйманны эзләргә кирәк иде.  Аның чама белән 20 нче еллардан соң вафат булуын беләләр, ә кайчан тууы билгесез. 25–30 ел чигереп эзли торгач, аны да таптым. Шул рәвешле, эзенә төшәсең әкренләп. Ике  буын арасы гадәттә 25–30 ел. Чөнки ир-ат 25 ләр тирәсендә өйләнә, 50 яшьләргә кадәр аның балалары туа. Эзләнү барышында метрика кенәгәләре ярдәмгә килә. Алар 1917–1918 елларга, ягъни революциягә кадәр муллалар тарафыннан бик бөртекләп, тәртип белән  алып барылган. Яңа туган балаларны теркәп барганнар, чөнки язмый калдырырга ярамаган.   Гарәп язуы белән теркәү 1928 елларга кадәр дәвам итә,  аннан бу эшне муллалар кулыннан алып, авыл Советы секретарьларына, ЗАГС бүлекләренә йөклиләр. Латин графикасына күчкән мәлдә бу эшкә игътибарның кимүе сизелә. Хаталы язулар, буталчыклар булу  ул чордагы материалларны табуны шактый кыенлаштыра.
– Имамнар бу эшкә җаваплырак караган булып чыга, димәк.  Метрика кенәгәсе ул үзенә күрә   сәяси адым булган инде.   Халык санын алу салым салу һәм ирләрне рекрутлыкка алу өчен мөһим адым була.
– Әлбәттә,  хәдисләрдә дә «Үзегезнең нәсел-нәсәбегезне өйрәнегез» диелә. Шуңа күрә дә муллаларга документларны зур җаваплылык, төгәллек  белән  тутыру  йөкләнә дә. Алар өстеннән дә тикшереп торучы  ахуннар  булган әле. 
– Аларның катгый  төгәллек белән алып баруының хикмәте бар, әлеге документ ике нөсхәдә эшләнеп, бер елдан алар аны өязгә алып барып исправникка күрсәтә торган булганнар, ул карап тамгасын салгач,  эш Оренбургтагы дини идарәгә тапшырылган, ягъни берсе үзләрендә кала, икенчесе өязгә китә. Диния нәзарәте башта Оренбургта була, аннан Уфага күчә һәм шул рәвешле метрика кенәгәләре дә  Уфага кайта.  1829–1930 елларда хөкүмәт тарафыннан контрольдә булган метрика кенәгәләре күбесе бик яхшы сакланган. Кайсыбер елларда гына, әйтик, янгыннар аркасында искәрмә булырга мөмкин. Нигездә, хәтта иң кечкенә авылларның да мәгълүматлары бар, чөнки балаң тугач аны    мәчеткә барып  яздыру мәҗбүри булган. Аның бит әле исем кушу, баланы сөннәткә утырту кебек йолалары да бар.
Метрика кенәгәләренә мәгълүмат типография ысулы белән басылган кәгазьгә тутырылган. Анда, гадәттә, баланың туган көне, туган елы төгәл языла, атасы һәм атасының атасы; әнисе һәм әнисенең атасының исеме китерелә. Баланың әтисе хакында  йә игенче  (зирагатчы), государственный крестьянин дип, сирәк кенә очракта ясаклы дип языла.
Икенче графа никахлар. Никах, гадәттә, кызның авылында укытылганлыктан, анысы шунда теркәлгән. Анда ике яктан да вәкилләр катнаша, икешәр шаһит теркәлә. Күпме мәһәр биргән, күпме бирәсе калган, күпме кием бирәме, сыермы – документта бар да теркәлеп барылган. Өченче графа – аерылышулар. Аның сәбәбе дә китерелә. Гадәттә, «арада мәхәббәт булмавы аркасында» дигән сәбәп күрсәтелә. Дүртенче графа – үлем. Бу кенәгәләрдә эзләгән мәгълүматның төбенә төшү өчен тулы нигез бар.
Метрика кенәгәләре бездә патша кушуы буенча 1829–1930 елларда закон рәвешендә кертелә. Башта документларны Оренбургның дини идарәсенә җыя башлыйлар. Дөрес, моңа хәтле дә алып барыла ул, әмма бераз үзешчән тәртиптә була.
– Сез инде чагыштырып та әйтә аласыздыр, бу документлар үзәккә якынрак районнарныкы яхшырак сакланганмы, әллә читтәрәк урнашканнарныкымы? Шәҗәрә эшләгәндә, шәхсән үзегезнең ничә буынга кадәр төшкәнегез булды?
– Чама белән 1750 елларга кадәр төшеп була Казан архивларында. Казан губернасына кергән авылларның документлары безнең  Казан архивларында бар, ә менә Уфа губернасына кергән авылларныкы Уфада саклана. Казанда документлар буенча ун буыннан гайре тирән төшеп булмый, ә 7–8 буынны рәхәтләнеп табып була. Метрика кенәгәләреннән тыш, безгә ярдәмгә килә торган тагын бер документ – ревизские сказки –
 ревизия кенәгәләре  турында да әйтәсем килә.   Ревизия вакытында капка башыннан һәр йортка кереп, өлкән кешедән алып яңа туган балаларга кадәр һәрберсен язып чыга торган булганнар. Иң беренче ревизия 1719 елда башлана. Барлыгы ун ревизия була.   Яңадан чукындыру сәясәте алып баралар дигән курку булганлыктан, ревизиягә халыкның каршы торган чаклары да була.  Мет-
рика кенәгәләрен тутыруның үз тәртибе бар: уң яктагы биттә ирләр, ир балалар аңа каршы якта хатыннар, кыз балалар язылган. Өлкән кешенең яше языла, бу бик мөһим, чөнки аның кайчан туганын белеп була. Аннан инде башка ревизия-
ләргә күчәсең – 16 нчы ел,
11 нче ел дип...1834, 1850, 1858   елгы ревизияләр шактый яхшы сак-
ланган һәм мәгълүматлы. Ә 1816, 1811 елгылар кайсы районнарныкы, кайсыдыр авылларныкы  бар, кайберләренеке бөтенләй дә юк.    1858  елда иң соңгы – унынчы ревизия була. Бу ревизия кенәгәләреннән бик күп мәгълүмат табып була. Безнең Татарстан Дәүләт архивында булган метрика кенәгәләре 1865 еллардан башлана. Шуңа кадәреләрен барысын да Уфада табарга мөмкин.
– Шәҗәрәләр эшләгәндә, бик кызыклы шәхесләргә килеп чыккан чаклар, кызыклы табышлар еш буламы?
– Була, әлбәттә. Архивта эшләү бик мавыктыргыч, бер исем табылса да шатланасың.  Мәсәлән миңа  3–4 шәҗәрәдә Мәскәү исеме очраштырды. Берничә шәҗәрә Мәскәү дигән кеше исеменнән башланды. Аның берсе Саба рай-
онындагы авылда, икенчесе Минзәлә районында иде булса кирәк. Димәк, Мәскәү дигән кеше беренче булып урнашкан да, шуннан киткән нәсел. Фараз кылып торам: Мәскәү шәһәре дә элек татар авылы булып, иң беренче килеп утырган кешенең исеме белән аталмады микән, дим. Кайберәүләр  аны, мукшылар исеме түгел микән, дип тә фараз кыла. Миңа калса, ул татар исеменнән килеп чыккан булырга тиеш. Руслар XVI гасырның икенче яртысында гына Сура елгасының бу ягына чыгалар. Хәзер дә ул тирәдә   Пенза, Нижгар, Мордовия  мишәрләре.
Сарман районы Күтәмәле  дигән авылдан чыккан нәселгә рәссам буларак 1000 кешелек шәҗәрә төзеп биргәнем булды. Күләме ягыннан  киңлеге 85  см, ә озынлыгы 1 метр да 35 сантиметр  булды ул, көчкә сыйдырдым.    Чиләбедән Лена Колесникова шәҗәрәсендә 780 исем иде...
– Бер елны миңа ИЯЛИдан Ким Миңнуллин, Рәшит Кадыйровлар  белән Актаныш якларындагы борынгы зиратта булырга туры килде.  Андагы барельеф  рәвешендә эшләнгән ташлардан да шактый мәгълүмат  тупларга була иде. Вафат булучының хатынының кем булуы, ничә догачысы калуы турында да язылган иде ул ташларда.
– Сүз дә юк, кабер ташлары да, буыннарны барлаганда,  эчкә таба кереп китү өчен ярдәм итә.  Кабартып язылган язулар – алар Казан ханлыгы чоры. Элек андый ташлар муллаларга, мәзиннәргә, гомумән бай кешеләргә куела торган булган. Ул инде XV гасыр, ә XVI  гасырда кабер ташлары  ярлылана.
Бикмөхәммәт, Бикмулла, Биктаһир...
– Борынгы документлар белән эшләүче галим-текстолог буларак та   игътибарны җәлеп итәрдәй нәрсәләр шактый буладыр. 
– Исемнәрнең матур итеп бирелешенә игътибар итәсең. Татарда исемнәрне рифмалаштыру бар. Йә ул бер хәрефтән, бер аваздан башлана, йә бер кушымча белән аерыла. Әйтик, бер нәселдә «җан» сүзе кабатланырга мөмкин. Мөхәммәтҗан, Әхмәтҗан, Шәрифҗан – гел шулай бара балалар арасында. Яки «Габдел» – Габделмәҗит, Габделбәр, Габделхәй... Менә шулай бер-беренә охшаган, эчке ритм, тәртип, гармония бар исем кушуда. Исемнәрне, гадәттә, мулла тәкъдим иткән. Бер исемне бер елда әллә ничә кешегә кушмаганнар. Цикллап кына кушылган исем. Тәртип булсын, Мәче Мөхәммәтҗаны, Эт Мөхәммәтҗаны кебек кушаматлар тагылмасын өчен эшләнә бу. Аннан хатын-кыз исемнәре искиткеч матур. Кыз баланың матурлыгын, уңганлыгын ача торган исемнәр куелган. Әйтик, Сәхипҗамал, ягъни матурлык иясе. Гайниҗамал – матурлык чишмәсе, Бәдигылҗамал – яңа матурлык. Биби кушылган исемнәр дә шактый. Биби ул  «госпожа» мәгънәсендә килә. Хатын-кыз тугач та, аны гос-
пожа-ханым итеп күз алдына китергәннәр.
Элек медицина юк, йогышлы авырулар күп булганлыктан балалар бик еш үлгән.  Аннан тагын бер нәрсә күзәтелә – гаиләдә бер  үк исем берничә тапкыр кабатлана.   Үлгән баланың исемен яңа туганына кабат кушалар.    XVIII  гасырга кадәр булган  шәҗәрәләрдә күбрәк Бигәй, Сәфәр,   Иштирәк кебек  төрки исемнәр очраса, XIX гасыр урталарыннан Мөхәммәт, Кадыйрмөхәммәт кебек гарәп исемнәре китә. Әюп, Муса, Гайсә, Ильяс, Ибраһим кебек пәйгамбәрләрнең, сәхабәләрнең   исемнәре еш кабатлана.   Баланың кайсы айда тууына карап кушылган исемнәр дә шактый: Мөхәррәм, Сәфәр, Мәүлет... Хәзерге заманда  исә  неологизмнар – яңа исемнәр еш күзәтелә.  Арада мәгънәсезләре дә, «мөгез чыгару» өчен куелганнары да байтак очрый.      Икенче күзгә бик ташланган, җанны әрнеткән нәрсә – ассимиляция.   Руслашу   бигрәк тә 30 нчы еллардан соң  нык-лап башлана.   Ул тарих, индустрия белән бәйле. Безнең татар шахтага, торф чыгаруга, чирәм җир эшкәртүгә китә, ә барган җирендә  гаилә кору өчен, үз милләтеннән кеше таба алмый... Хәзергесен инде әйтеп тә тормыйм.
 Ыру-туган бер тередә, бер үледә
– Борынгырак рус телендә эшләнгән шәҗәрәләр дә табылды, дидегез. Димәк, шәҗәрәне рус телендә эшләүнең дә хаҗәте булган. «Мирас һәм никах мәсьәләләре өчен дә нәсәп гыйлеменең файдасы күп», – дигән бит  Р.Фәхреддин.
– Элек, гомумән, муллалар, морзалар 7 буын бабаңны белүне тиеш санаганнар.  Морзалыкны югалт-мас өчен, аларның нәкъ менә рус телендә төзелгән шәҗәрәләре булган. Алар аны өяздә теркәткәннәр, раслатканнар. Чөнки ул җиргә хокук саклау өчен кирәк булган. Үзенә күрә документ ролен үтәгән. Аннан нәсел-геннар бик зур роль уйный. Җиде буынга кадәр кан катыштыру да бик рөхсәт ителми. Шуннан соң мөмкин – бер нәселдән булган кешеләр өйләнешә алалар. Ләкин борынгы шәҗәрәләрдән күренгәнчә, Казан байлары аңа карап тормаганнар, аларның байлыкны читкә җибәрәселәре килмәгән. Нәселдәнлекнең тагын бер ягы – әгәр дә   гаиләдә бөтенесе дә укымышлылар, булдыклылар икән, анысы да геннар аша күчеп бара.  Әйтик, минем нәселемдә бөтен бабаларым балта осталары булган. 90 нчы елларда йорт җиһазлары юк иде бит кибетләрдә. Фатир бирделәр, мин дә кирәк булган бөтен шкафларны, киштәләрне, өстәлне үзем ясап куйдым. Әти дә заманында бөтен нәрсәне үзе эшләде, йортын да салды, башкасын да җиткерде. Кечкенә чакта ук үзебезгә агачтан тимераяклар ясый торган идек. Печән ташый торган тачка-бәләкәй арбаларны да үзебез ясадык.     Безнең нәселдә кул белән күз арасында бәйләнеш көчле. Менә шул сәләт буыннан-буынга күчеп бара: әти дә рәсем ясый иде, аның энесе дә, мин дә ясыйм, улларым да.   Моның белән ни әйтәсем килә? Нәсел-нәсәбеңне, тамырларыңны белү, аны киләсе буыннарга өзмичә тапшыру бик мөһим һәм безнең барыбызның да өстендә торган зур җаваплылык.
Үзенең тамырларын  барларга теләүчеләр елдан-ел арта. Татарстан архивына елына 2 меңнән артык кеше нәкъ менә әлеге сорау белән  мөрәҗәгать итә. Алар – нигездә, пенсия яшендәге кешеләр.    Нәсел шәҗәрәсен төзергә ниятләгәнсез икән,  бу эшне түләүле хезмәт буларак, архив хезмәткәрләре аша да, шәхсән   үзегез безнең уку   залына йөреп бушлай да эшли аласыз.   Хәзер Бердәм архив мәгълүмат системасына Интернет аша кереп, бу эшне түләү бәрабәренә өйдән генә дә башкару мөмкинлеге бар.   
Татарстан Республикасы Дәүләт архивы

директоры Илдар ШӘФЫЙКОВ

Расиха ФАИЗОВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ