Логотип Магариф уку
Цитата:

Ни сәбәпле балалар хаталы яза?

Логопед һөнәрен күпләр «Р» яки «Ш» авазын дөрес әйтергә өйрәтү дип кенә беләләр. Чынлыкта без, моннан тыш, язма тел һәм сөйләм телен дөресләү белән дә шөгыльләнәбез. Язма телдәге системалы бозылу күре...

Логопед һөнәрен күпләр «Р» яки «Ш» авазын дөрес әйтергә өйрәтү дип кенә беләләр. Чынлыкта без, моннан тыш, язма тел һәм сөйләм телен дөресләү белән дә шөгыльләнәбез. Язма телдәге системалы бозылу күренешләрен – дисграфия, уку күнекмәсендәге кабатланучы кимчелекләрне дислексия дип атыйлар.
Кайберәүләр әлеге җитешсезлекләрне баланың аруы яки гиперактив булуы белән бәйләргә мөмкин. Тик күп вакытта әлеге ике кимчелекнең уртак үзенчәлеге бар. Тормышта бу ике күренешнең берсе генә күзәтелгән очрак сирәк. Икенче төрле итеп әйткәндә, текстны йөгерек һәм дөрес укыган бала  язу дәфтәрендә сирәк хата ясый. Язудан «бишле» алучы бала текст укыганда ялгышмый..
Беренче очракка тукталыйк. Дисграфия – ул, беренче чиратта, даими рәвештә кабатланып килә торган бер үк хаталар. Укучы бер-ике мәртәбә хәреф төшереп калдыра яисә артыкны өсти икән, әле борчылырга урын юк. Монысын, югарыда әйтелгәнчә, арыганлык белән яки игътибары читкә китү белән аңлатырга була. Төгәл «диагноз»ны беренче сыйныфны тәмамлап килүче баланы даими күзәткәннән соң гына куярга була. Шулай да, иң беренче чиратта, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк соң?
Беренчедән, дисграфия күзәтелгән баланың дәфтәрен карагач, «тавык тәпие белән язган» дигән хис кала. Икенчедән, укучының шакмак, юл чикләрен күрмәве сизелә. Ул хәрефне – юлга, ә  санны бер шакмакка сыйдыра алмый. Хәрефләр я зуррак, я бик кечкенә була, юллар, поля белән исәпләшү юк, хәрефләр һәм сүзләр бер-берсенә бик якын урнаша яки аралары кирәгеннән артык зур була.
Мондый бала еш кына уң аягын, сул кулын күрсәтә белмәскә мөмкин. Уңга борыл я сулга бер адым яса дип әйтү андыйларны шактый пошаманга төшерә. Атна көннәрен, ел фасылларын атау да аларда кыенлык тудыра.
Мәктәп яше җиткән мондый балага бигрәк тә кыенга туры киләчәк. Ул даими рәвештә хата ясый: берәр хәрефне я гомумән аерым бер сүзне төшереп калдыра, кайчакта өстәп яза. Мондый укучы өчен баш хәреф һәм нокта төшенчәсе юк. Акрын кыймылдый, я укытучы артыннан өлгермим дигән сылтау белән бөтенләй берни дә язмый утыра. «Дектант» «самалет» сүзендә аның өчен хата юк – ничек ишеткән, кәгазь битенә шулай төшергән. Барлык авазларны дөрес әйтми икән, ул язуда да шуны ук кабатлый: [р] урынына [л] китү – аның өчен гадәти хәл: шул рәвешле «бармак» «балмак»ка әйләнергә мөмкин.
Андый сабыйларның саннар белән дә дуслыгы юк дәрәҗәсендә. Аларны да, хәрефләрне дә көзгегә карап язгандай итә, яисә «у», «д», «з»/ «т», «п» юл хәрефләрен бутый.
Мондый бихисап хаталар дисграфия белән бер үк вакытта дизорфография күренешенә дә китерергә мөмкин, ягъни укучы бала язганда кагыйдәләрне куллана алмый. Яңгырау-саңгырау тартыклар (капкач – кабырчык, киптергеч – кибән), ңг тезелмәсендә (яңгыр, яңгыраш) [г] авазы, рус телендә, мәсәлән, рдц тезелмәсендә (сердце) [д] авазы; лнц тезелмәсендә (солнце) [л] авазы «югала», алъяпкыч, ямьле кебек сүзләрдә катылык-нечкәлек билгеләре төшеп кала. Бу кимчелек бераз соңрак икенче сыйныф азагы – өченче сыйныф башында күзәтелә башлый.
Югарыда телгә алынган билгеләр баланың ялкаулыгына ишарә итми. Дисграфия укучының теләге һәм тырышлыгына берничек тә бәйле түгел. Алайса, сәбәп нидә дип сорарсыз сез?
Күпкатлы йортны тугызынчы каттан төзи башлап булмый, килешәсездер. Шуның кебек, безнең организм һәм баш мие законнары билгеле бер система буенча эшли – кеше үз үсешенең барлык этапларын ашыкмыйча узарга тиеш.
Бүген сөйләшә торган дисграфиянең алшартлары да шуңа бәйле: «Мин баламны тиз таптым» – әни һәм табиблар өчен бу яхшы, әмма сабый өчен дөньяга килүнең барлык этапларны узу мөһим икәнлекне онытмаска кирәк. Еш кына әниләр: «Ул үрмәләп азапланмады, шунда ук тәпиләп китте», – ди. Бу шулай ук кысыр шатлану гына.
Алда санап үтелгән хаталар укыган вакытта да күзәтелә. Күз күреме бик яхшы булса да, бала хәреф җыя алмый, хәрефләр йөгерешә, эреп юкка чыга.
5 яшьтән соң түбәндәге
күренешләр әти-әниләрне
сагайтырга тиеш:
сабый карандашлар белән рәсемне аз ясый, буяганда рәсем чикләреннән чыгып китә;
бала эре шакмаклы дәфтәрдәге шакмакларның чикләрен күрми я аның кәгазьгә төшергән хәрефләре бии; Болар барысы да логопедка һәм психологка мөрәҗәгать итү өчен сәбәп булып тора.
мәктәпкә әзерлек чорында булачак укучы басма хәрефләрне язмаган (бу – мөһим чорларның берсе. Әгәр әлеге вакыт аралыгы төшеп калган булса, логопед эшен шуңардан башлый);
югары психик функцияләрнең (игътибар, хәтер, фикер йөртү) баланың яшенә туры килү-килмәвенә психолог диагностика ясый;
бала мәктәп яшенә җиткәнче логопедка йөргән, әмма хәзергә кадәр барлык авазларны да дөрес әйтми;
сүзләрдә иҗекләрнең урыннарын алмаштыра («памана»-панама), кушымчаларны бутый (рус телендә: «стол круглая»);
сүзләрдә беренче яисә соңгы авазны билгели алмый (өстәл сүзендә беренче аваз – Ө, соңгысы – Л);
өлкәннәр артыннан авазлар эзлеклелеген кабатлый алмый (са-ша-со) яисә аларны бер сүз итеп куша алмый (Т.У.П. - туп);
мәктәпкә иртәрәк, 6 яшеннән үк китү шулай ук уңай хәл түгел. Әйе, ул башлангыч этапта укый да, яза да белер. Әмма алга таба тизлек һәм катлаулы процесслар аннан игътибар туплауны таләп итә башлагач, бала моны эшли алмый;
гаиләдә ике яки тагын да күбрәк телдә сөйләшү шулай ук кайбер балаларның сөйләм телендә буталчыклык тудыра.
Анастасия Кудрявцева

беренче квалификация категорияле логопед

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ