Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәридә Маликова киңәшләре: олимпиадаларда ничек җиңәргә?

Әңгәмәдәшем – Казандагы 2 нче лицей-интернатның югары квалификация категорияле биология укытучысы, Бөтенроссия олимпиадасының биология буенча Татарстан командасы тренер-остазы, Татарстанның атказанган...

Әңгәмәдәшем – Казандагы 2 нче лицей-интернатның югары квалификация категорияле биология укытучысы, Бөтенроссия олимпиадасының биология буенча Татарстан командасы тренер-остазы, Татарстанның атказанган укытучысы Фәридә Әхмәт кызы МАЛИКОВА.

Фәридә ханым, Татарстанда фән олимпиадасы хәрәкәтенең казанында кайнаган, биология фәне буенча төбәк командаларын туплап Бөтенроссия олимпиадасына әзерләүче тренер-остаз буларак, сөйләшүебезне әлеге эшчәнлектән башлыйк әле. Бездәге сәләтле үсмерләрне аерым укыту һәм төрле дәрәҗәдәге бәйгеләргә, олимпиадаларга җәлеп итүнең нәтиҗәсе нинди?
– Хәзерге буын яшьләре бик талантлы, һәм алар күпкырлы. Бер сыйныфта белеме, дөньяга карашы, холкы, әзерлек дәрәҗәсе, теге яки бу фәнгә тартылуы белән аерылып торган балаларның булуын беләбез. Уртача укып баручы бала белән көчлесе арасындагы балансны ничек сакларга? Кайсы балага йөз тотып белем бирергә? Уртакул балаларга исәпләп укытсаң, көчлеләренең талантлары югалып кала. Шул күзлектән караганда, аерым фәннәргә өстенлек бирүче гимназияләр, лицейлар ачу, фәнни олимпиадаларга әзерләүче мәктәпләр булдыру үзен аклый дип исәплим. Әлбәттә, һәр очракта да балага шәхес итеп карау, аерым якын килү, белем һәм тәрбия бирү кирәк.
Соңгы егерме елдагы эшчәнлегем, нигездә, сәләтле һәм белемгә омтылучы балаларны фәнни олимпиадаларга әзерләү белән бәйле. 2015–2021 елларда биология буенча 8 җиңүчебез һәм 39 призёрыбыз булды. Бу – күп көч сарыф итә торган, шул ук вакытта мавыктыргыч эш. Балалар янына килсәң, аерылып китеп булмый, вакыт узганын да сизми каласың.

– Бөтенроссия фән олимпиадаларында катнашырга атлыгып торучы сәләтле яшьләрне республика күләмендә бер җыелма команда итеп туплап бәйгегә чыгару тренер-остаздан аеруча зур осталык, гыйлем һәм сабырлык таләп иткәнен аңлатып тору мөһим түгелдер. Бу сезнең эшчәнлектә бик ачык күренә. Ярышта катнашучылар, олимпиадада фәнни һәм гамәли яктан сынатмасыннар өчен, махсус программа нигезендә әзерлек узарга тиешләр. КФУ һәм республика олимпиада үзәгендә сез монысын да ел әйләнә матур гына оештырып киләсез. Әмма әзерлек – бер нәрсә, ярышта сынатмау, югалып калмау – бөтенләй икенче әйбер. Уңышка ирешү ул җәядән аткан ук кебек, диләр...
– Ул, чыннан да, шулай. Бер елны җыелма командага Балтачтан олимпиадада беренче тапкыр
катнашучы 11 нче сыйныф кызы килеп керде. Аңа әллә ни өмет тә багламаган идек. Чөнки уңышка ирешәм дисәң, бәйгеләрдә түбәнрәк сыйныфларда укыганда ук катнашып килергә кирәк. Әмма шундый итеп «атты» – җаваплары төгәл, дәлилле, саллы булды, һәм ул җиңүгә иреште. Бүген ул Мәскәүдәге И.Сеченов исемендәге медицина университетында белем ала.
Фән олимпиадасында катнашучылар арасында теорияне бик яхшыга тапшырып та, практика өлешендә югалып калучылар була. Бу – гамәли бурычларны хәл итү һәм катнашучыга фәндәге биофизика, космобиология кебек яңарак юнәлешләрдән бирелгән сораулар белән бәйле булырга мөмкин. Монда бәйгедә катнашучыдан тирән белем генә түгел, ә фикерләү дәрәҗәсенең киңлегенә, тиз арада җавап бирү осталыгына һәм башка бик күп сыйфатларга ия булуы сорала. Спорттагы кебек, кайчакта бер секунд, ялгыш алган бер сулыш ярыштан төшеп калырга сәбәп булырга мөмкин. Укучыларны олимпиадага әзерләгәндә, без алда җибәрелгән хата-кимчелекләрне дә истә тотып эш йөртәбез.
– Биология буенча Татарстан командасы, фән олимпиадасында катнашучылар саны буенча карасак, беренче өчлектә бара. Сәләт чишмәсе саекмасын гына: Бөтенроссия күләмендә узган бәйгеләрдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән яшьләребезне Мәскәү, Санкт-Петербург калаларындагы махсуслашкан мәктәпләр, фәнни үзәкләрнең үзләренә чакырып торуларын ишетә беләбез. Мондый шартларда Татарстанга һәм башка республика-өлкәләргә нишләргә?
– Чыннан да, андый хәл күзәтелә. Быелгы олимпиадада катнашкан 300 кешедән торган Мәскәү командасының яртысын шулай ук төбәкләрдән чыккан призёр егет һәм кызлартәшкил итте. Башкалада аларга игътибар зур, җиңүчеләргә саллы гына премияләр бирелә, андагы югары уку йортлары белән тыгыз багланыштагы махсуслашкан мәктәпләрдә һәм фәнни-уку үзәкләрендә гыйлем эстәргә мөмкинлек
тудырыла. Мәскәүдә яки Санкт-Петербургтагы дәрәҗәле югары медицина уку йортларында белем алырга теләсәләр, андыйларга хәтта өстенлек бирелә. Әлеге яшьләрнең тормышта үз урыннарын тизрәк табу мөмкинлекләре зур. Бездә дә шундыйрак алшартлар тудырылса, әлбәттә, талантлы яшьләр үзебездә калырлар иде.
– Биологияне белми торып, медицина уку йортларына укырга керү мөмкин түгел. Хастаханәләргә, медицина үзәкләренә елдан-ел күбрәк белгечләр кирәк. Шуңа бәйле рәвештә мәктәп укучылары арасында әлеге фән һәм бу өлкә белән кызыксынучылар елдан-ел артадыр дип уйлыйм.
– Чыннан да, биология белән мавыгучыларның артуы күзәтелә. Ә аны, беренче чиратта, медицина белән бәйләп карыйлар, ул аның нигезен тәшкил итә. Химия-биологияне белү һәркем өчен файдалы. Әйтик, бүлмәбездәге җиһазлардан, идәндәге җәймәләрдән нинди газлар бүленеп чыга, өстебездәге киемнең составы нинди, ашаган савыт-
саба нинди материалдан эшләнгән? Нинди ризыклар белән тукланабыз? Организмда матдә алмашынуы бозылганда нинди авырулар килеп чыга? Үзенең сәламәтлегенә битараф булмаган кеше бу хакта уйланып, сорауларына, мәктәптә әлеге фәннәрне өйрәнүенә нигезләнеп җавап эзли.
Онкология, ягъни яман шештән интегүчеләр арта, аларның формалары да төрле. Монда инде берничә предметны тирәнтен белгән белгечләр әзерләү сорала. Хәзер биохимия, биофизика, радиацион биология белән бәйле тармакларда югары әзерлекле белгечләрнең булуы мөһим. Фән бәйгеләрендә актив катнашып, сәләтләрен яшьтән чарлаган укучыларыбызның әлеге юнәлеш-
ләрдәге югары уку йортларында белем алуы һәм уңышлы эшләүләре куандыра.
– Фәридә ханым, әлеге сүзләрегездән соң Сез гади биология укытучысыннан бигрәк, табиб буларак күз алдына килеп басасыз. Карашыгыз да, сөйләшүегез дә каты авырудан интеккән сырхауларны дәвалаган белгечнекенә охшаган.
– Әгәр шулай икән, бу гаҗәп түгел. Әнием табибә иде. Аның эшенә мин дә гашыйк булдым. Кешеләргә иң кыен вакытларда ярдәм кулы сузучы фәрештәгә тиң бит ул. Башта әнием белән бер поликлиникада эшләдем, аннан соң «Санта» санаториесында инфаркт, инсульт кичергән, операция һәм төрле җәрәхәтләрдән соң тернәкләнү узучы авыруларны карадым. Яратып та өлгергән идем үзләрен. Социаль медицина, психология, дәвалау физкультурасы кебек төрле юнәлешләрдә хезмәт күрсәтерлек белгеч идем. Казандагы
2 нче лицейга «Саулык» һәм биология дәресләрен үткәрүемне сорап чакыргач, ул эшемне калдырырга туры килде. Мәктәпкә, укучы балаларга булган мәхәббәтем көчлерәк булып чыкты.

– Хәзер «Саулык» дәресләре физкультминутларга кайтып калды шикелле.
– Әйе, балалар сәламәтлеге өчен бик кирәкле дәрес булса да, белгечләр булмау сәбәпле, берничә елдан соң ул расписаниедән төшеп калды. Минем хезмәтем олимпиада хәрәкәте белән үрелеп китте. Егерме ел инде шул юнәлештә эшлим.
– Мәктәпләрдә шәфкатъ туташлары, психологлар булуына күнегеп барабыз кебек. Ләкин фән олимпиадасына әзерләүче табибәне беренче очратуыбыз дип уйлаучылар булыр. Тарих пәрдәсен бераз ача төшик әле. Сезгә фәнгә, балаларга мәхәббәт әтиегездән күчкән булырга тиеш. Ул – танылган галим, энтомолог, Татарстанның Кызыл китабын төзүчеләрнең берсе буларак күпләргә таныш. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, биология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры Әхмәт Бакый улы Халидовның республикабыз фаунасы һәм экологиясенә багышланган саллы хезмәтләре әле дә актуаль.
– Мин балачакта, аларның практикасы чорында, әтиемә һәм студентларга ияреп, КДУның биостанциясенә еш бара идем. Табигать кочагында үстем дисәм дә була. Беренче һөнәрем итеп биология укытучысы белгечлеген сайлавым да шундый мохиттә тәрбияләнүемә һәм әтиемнең йогынтысына бәйледер.
– Әле дә табигатьтә булырга яратасыздыр?
– Бөтен тормышыбыз бай табигатебез белән үрелеп бара, дисәм дә ялгышмам. Буш вакыт булуга, гаиләбез белән (ирем Зөфәр дә укытучы, белгечлеге буенча биолог) болынга, сулыкларга ашыгабыз, җәен сәпиттә, көймәдә, кышын чаңгыда йөреп кайтабыз. Бу – балачактан канга сеңеп калган. Хәтерләсәгез, җитмешенче елларда «сәламәтлек» вагоннары тагылган поездлар йөрде. Сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләр шуларга утырып, табигатькә чыгу җаен карыйлар иде. Кулларда чаңгы, аркада җиңел биштәр, саф һава сулаганнан соң авыз иткән ипекәйләр – торттан, чәйләре татлы соктан тәмлерәк тоела иде.
– Татлы да, тәмле дә әйберләр белән хәзер кибет, кафелар тулы. Яшьләр табигать кочагында ял итүгә караганда, шул тәм-томнар белән сыйланып, дүрт дивар эчендә, компьютер каршында утыруны кулайрак күрә. Тормышка коронавирус кебек куркыныч чир килеп кергәч, андый яшәү рәвешен күпләр үз итте. Бу чирдән ничек котылырга белмәссең...
– Кеше үзенең сәламәтлеген кайгырта, гомернең кадерен белә икән, ул саклану чарасын күрергә тиеш. Бу хакта һәрдаим аңлатып һәм дә кисәтеп торалар. Ләкин бу – дүрт дивар арасында бикләнеп утырсыннар дигән сүз түгел. Мондый шартларда да урман, бакчаларга барып, елга, күл буйларына чыгып, җилләнеп, сафланып кайту бик урынлы булыр иде. Моның өчен Төркиягә яки Кырымга бару мәҗбүри түгел. Без яшьрәк чакта, Идел суындагы утрауларга барып, палаткаларда берничә көн кунып, балык тотып, уха белән сыйланып, гитара кылларын чиртеп, җырлар-моңнар дәрьясына чумып, матур гына ял итеп кайта идек. Шуңа күрә хәзер кайберәүләр еш кабатларга яраткан стрессларны белмәдек тә, сизмәдек тә.
– Елга, күл буйларына чакыруыгыз, әлбәттә, куандыра. Казансу, Түбән Кабан буйлары соңгы елларда һаман саен матурая, Казанның визит карточкасына әйләнеп бара дисәк тә була. Казансу буендагы Ак Барс Арена (Казан Арена) стадионы да спортчылар белән бергә гади халыкны үзенә тартып тора.
– Соңгысы хакында «кебек» дип кенә әйтәсе килә. Стадионга урын сайлаганда, экологлар, галимнәр һәм, гомумән, табигатебезгә битараф булмаган халык корылманы бу урында торгызуга «каршы» чыкты, әмма «кирәк» сүзе өстенлек алды. Ни кызганыч, республикабыздагы елга, күлләр, инеш буйларында торак йортлар, биналар «чибәр чебен гөмбәсе» кебек баш калкыта, әмма аларның табигатькә күпме зыян салуын экологлардан башка уйлаучы юк. Башкалабыздагы Аракчино бистәсендә Идел ярларын бетон диварлар белән ныгытып, яңа микрорайон төзеп куюларын һич кабул итә алмыйм. Елга төбеннән ком алып, андагы микроорганизмнарны үтереп бетерәләр, яр буйларындагы яшеллекнең бетә баруы, елгадагы табигый мохитнең әкренләп юкка чыгуы хакында уйлаучы юк. Кайсы гына елганы алсак та, әгәр ул үзенең табигый ярларын югалта икән, андый сулыклар үлемгә дучар дигән сүз.
Кабан күле тирәлеген чистарттылар, үсемлекләр белән бергә кошлар кайтты, суында балыклар, микроорганизмнар барлыкка килде. Шундый үзгәрешләрдән соң бу тирәгә кабат халык килә башлады: табигатьнең матурлыгына хозурланучылар, көймәләргә утырып пар кошлар кебек йөзүчеләр, күңелле итеп ял итүчеләр күбәйгәннән-күбәя. Монысы, әлбәттә, шатландыра!
– Елга буйларында йортлар калка, дидегез, Фәридә ханым. Бу табигый, матурлык белән хозурланырга теләүчеләргә фатирларны, йортларны да кыйммәтрәк бәядән сатып җибәрергә була. Проблемага икенче яктан карасак, «Акча яратучыларны кем тәрбия кылган?» дигән сорау туа. Ул кешеләрнең күңеленә балачактан ук табигатькә, бар тереклеккә карата мәхәббәт орлыклары салынмагач нишләргә соң инде?..
Нигә кайбер фәннәрдән дәресләрне табигать кочагында уздырмаска? Биология фәнен дә китаптан укып кына өйрәнәләр, махсус җиһазландырылган биология класслары бик кыйммәт тора. Укытучы, җәйге-көзге чорларда булса да, биология дәресен яшел келәмдә уздырыр иде дә бит, белем бирү программасы, стандартлар кулдан тота. Бездә мәктәпләрне спорт заллары, спорт мәйданчыклары, бассейннар белән уратып алып, шуның белән горурлану гадәткә керде.
– Бу хакта сүз чыккач, калабыздагы шундый урыннарны барлап, уйлап утырдым әле. Теләк булгач, үз вакытында Әмәт урманы, Урицкий паркы һәм башка бакчалар, Аккош күле, Чуйков, Вахитов урамнарындагы күлчекләр чистартылды, тәртипкә китерелде. Монысына да сөенәбез. Әмма халкыбыз һәм башкалабыз кунаклары яратып өлгергән Җиңү паркы тирәсендәге җирләр ташландык бакча кебек еллар буе нәүмиз хәлдә кала бирә. Нигә шул урында «Экопарк» эшләмәскә?! Янәшәдә сәүдә, спорт, фитнес үзәкләре, Болгар мәчете эшләп тора, бу анда йөрүче меңләгән кешеләрнең күңеленә бик хуш килер иде. «Без булдырабыз» дигән шигар астында, әйдәгез, бу эшкә алыныйк әле?!
– Фәридә ханым, Сез бу «эшне башкарырга кирәк» дип таләп итмисез, меңнәрнең теләген генә белдерәсез. Шулай да «кирәк» дигән сүз колакны кытыклап алды. Укытучы остазларыбыз һәм әти-әниләр телендә бу – иң еш кабатлана. Балалар, укырга кирәк?! Балалар, БДИга әзерләнергә кирәк! Моның нәтиҗәсе бармы соң?
– Балаларны «кирәк» дип кенә укырга мәҗбүр итә алабызмы? Юк! «Фән олимпиадаларында катнашу кирәк» дип кенә дә җиңү яулап
булмый. Өйрәтү-укытуларыбыз, үгет-нәсыйхәтләребез шундый итеп оештырылсын ки, бала: «Мин үзем шулай телим, шушы юлны белеп
сайладым», – дип әйтерлек булсын. Кайсы телне өйрәнергә, кайсы фәнне укырга, кайсы мәктәптә белем алырга тели, үсә төшкәч нинди югары уку йортында гыйлем эстәргә хыяллана? Боларны балалар иркендә калдыру дөресрәк булыр. Ялгышса да, ул аны үзенең хатасы буларак карап, шуны төзәтеп, кыйбласын ачыклап алга баруын дәвам итәчәк. Педагогның, тренерның бурычы – аларга шул юлны күрсәтү, алга атлауда ярдәм итү.
 
Альберт САБИНСКИЙ

Юлия Калинина фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ