Логотип Магариф уку
Цитата:

Озак вакыт витаминнар белән тәэмин итә торган өч җимеш

Белгечләр әйтүенчә, кышкы салкыннарга алдан ук әзерләнергә кирәк. Шуңа инде хәзердән витаминнар туплый башлау мөһим. Ә аларның төп чыганагы җиләк-җимешләр булуын барыбыз да беләбез. Хәзер кибеттә җилә...

Белгечләр әйтүенчә, кышкы салкыннарга алдан ук әзерләнергә кирәк. Шуңа инде хәзердән витаминнар туплый башлау мөһим. Ә аларның төп чыганагы җиләк-җимешләр булуын барыбыз да беләбез. Хәзер кибеттә җиләк-җимешләрнең нинди генә төрләре юк. Нәкъ менә организмны озак вакыт витаминнар белән тәэмин итә торган җимешләрне ничек сайларга соң? Моның өчен сезонлы җимешләр бик туры килә, ди белгечләр.

Айва җимешенең С витамины һәм В төркеме витаминнары, бета-каротин, калий, фосфор, магний, тимергә бай булуы белән аерылып тора. Сихәтлелеге ягыннан лимоннан һич кенә дә калышмый торган бу җимеш кешеләрне күңел төшенкелегеннән коткара. Тән тиресен матурлый, шомарта, бетчәләрне бетерә. Яраларны тиз төзәтә, ашказаны-эчәклектәге чирләргә каршы тора ала. Яфракларын чәй итеп эчеп, кан басымын көйләп, кан тамырларын чистартып, ныгытып була. Айва җимешләре шифалы, витаминнарга, макро- һәм микроэлементларга, минералларга, дуплау матдәләренә бик бай булса да, кайберәүләрнең организмының үзләренә генә хас үзенчәлекләре сәбәпле, аны кабул итмәскә мөмкин. Шунлыктан куллана башлаганчы, үз табибың белән киңәшләшеп алу кирәк.
Анар (гранат) җимешен җирдәге иң файдалы нигъмәтләрнең берсе, диләр. Кызыл бөртекләрдә В5, В6, В12 витаминнары һәм файдалы кислоталар күп. Шуңа да ул эндокрин һәм ашкайнату системалары өчен файдалы. Белгечләр әйтүенчә, шифалы үзлекләр көньяк җимешенең чәчәкләрендә, яфракларында, кабыгында һәм хәтта орлыкларында да бар. Гранат кандагы холестеринны киметә, тазарудан, яман шеш һәм диабеттан булыша, гормоннарны активлаштыра, гемоглобинны күтәрә, авыз куышлыгын һәм тамакны дезинфекцияли, кан басымын төшерә, ялкынсынуны бетерә, радиацияне чыгара һәм суалчаннарга каршы да бик көчле чара булып тора.
Хөрмә – кышкы чорда бездә бик еш кулланыла торган җимешләрнең берсе. Анда В5 витамины бар, ул майлар, углеводлар һәм протеиннар һәм матдәләр алмашы өчен җаваплы. Галимнәр шулай ук бу җимештә В төркеме витаминнары, А һәм С витаминнары, калий, тимер, кобальт, йод, хром булуын ачыклады. Болар – нәкъ менә көз һәм кышын иң кирәкле матдәләр.

Өлгергән хөрмә кызгылт-сары тутларга бай (җимешнең кызгылт-сары төсе шуларга бәйле). Ә ул тутлар күз күремен яхшырта һәм күзләр картаюга каршы тора, үпкәләрне саклый, тамак авыртудан дәвалый, йөрәккә, бөерләргә ярдәм итә, эчәклекне ныгыта, яраларны дәвалый, азканлылыктан котылырга булыша, депрессиядән саклый.


Фәния Лотфуллина


Фото: https://www.grozny-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ