Пәйгамбәр турында яңа китап

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында журналистлар  белән очрашуга бу юлы бер төркем фән һәм дин эшлеклеләре  килде. Аларның каләм әһелләре янына юлга кузгалуына  Россиядә игелекле гамәлләре белән танылган татар мөселман эшлеклесе, «Миргазиян» мәчете имам-хатибы Габдерәүф хәзрәт Зәбировның тырышлыгы белән «Аллаһның сөекле рәсүле Мөхәммәд (с.г.в.)» дигән китапның дөнья күрүе сәбәп булган. Китапны чыгаруда үзе башлап йөрүче булгач, журналистлар алдында  сүзне дә  Габдерәүф хәзрәт үзе башлап җибәрде.

— Иң әүвәл изге китабыбызның ТАССРның төзелүенә 100 ел тулуга багышлап дөнья  күрүен дә әйтеп узыйм, — диде ул. — 350 биттән торган беренче томында олуг Пәйгамбәребезнең туган елы, бала чагы, яшьлек елларыннан алып, пәйгамбәрлек эшчәнлегенең башлангыч еллары бәян ителде. Һәм ул Пәйгамбәрнең Мәккәдән Мәдинә шәһәренә күчеп китүе белән төгәлләнде. Китап хәзерге татар укучысының рухи әзерлеген күз алдында тотып язылды. 432 битле икенче томында исә ислам тарихындагы төп вакыйгалар, Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәдинә шәһәрендәге эшчәнлеге, аның халыкара масштабтагы ислам дәүләте эшлеклесе булып танылуы бәян ителде. Басма башлангыч, урта һәм югары ислам уку йортлары өчен уку әсбабы итеп, шулай ук вакытта төрле катлам укучыларның ихтыяҗларын күз алдында тотып төзелде. Китап киң Россиянең мөселман татарлар гомер иткән төбәкләренә җибәрелде. Аның үз укучысын табасына иманым камил.

Галим  Дамир Исхаков исә әлеге басма турында сүз башлар алдыннан, гасырлар китабы изге Коръәнгә тукталып китте.

— Аллаһның әлеге китабын аңлап уку өчен адәм баласына һәм диннәр, һәм пәйгамбәрләр, һәм ил-дәүләтләр тарихы турында язылган 24 томлык китап укырга кирәк, — диде ул. — Шуның белән бергә, татар укучысына телебезгә гарәпләрдән кергән ун меңнән артык сүз төшенчәсен дә хәтердә тоту сорала. Менә нинди югары дәрәҗәдә фикерләвебезне таләп итә Коръән. Габдерәүф хәзрәт чыгарган китап — татар укучысы белергә тиешле әнә шул 24 томлык китапларның берсе.

— Габдерәүф хәзрәт Зәбировның әлеге хезмәтен югары бәялим, — дип сүзгә кушылды җәмәгать эшлеклесе, сәясмән Руслан Айсин. – Тел ул — Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән бөек могҗизасы.  Теләсә кайсы тел деградация хәлендә торса үсә алмый. Моны соңгы елларда һәр милләт үз тиресендә тоя. Игътибар итсәгез, хәзер хәтта бөек рус теле дә Пушкиннар теленнән гопниклар теленә әйләнеп бара. Бу рухи зәгыйфьлекне без үз телебездә дә сизәбез. Шуңа күрә дә әлеге китап безнең рухыбызга савыктыру инъекциясе булып кабул ителсен иде.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөдире урынбасары Зөлфәт Габдуллин  ислам диненең заманында Пәйгамбәребез тарафыннан миллионлаган  халыкларга кылыч белән түгел, калеб, йөрәк, акыл  аша җиткерелүен билгеп үтте. Шунлыктан, дин юлына басарга уйлаган һәр мөселман баласына Пәйгамбәребезнең тормыш юлын белергә тиешлегенә басым ясады.

Китап белән таныштыру вакытында «Мөхәммәдия» югары мөселман мәдрәсәсе укучысы Хәдичә Эргәшеваның бөек Тукайның изге Коръән, Пәйгамбәр  турында язган шигырьләрен  сәнгатьле итеп укуы йөрәккә сары май булып ятуын да әйтеп узу зарурдыр:

«Нур белән тулды җиһан, шатланды җир, күк, барча җан;

Әйттеләр шатлык белән күктә фәрештәләр азан.»

Соңыннан ике томнан торган әлеге китап журналистларга бүләк рәвешендә таратылды.

                                                                                 Ирек НИГЪМӘТИ
Фото: ИА «Татар-информ»

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.