Логотип Магариф уку
Цитата:

Педагоглар иң грамоталы кешеләр дип табылды

Ромир тикшеренү холдингы иң грамоталы һөнәрләр исемлеген булдырган, биредә укытучылар беренче өчлеккә кергән, дип хәбәр итә «Учительская газета».Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, респондентларның 70 п...

Ромир тикшеренү холдингы иң грамоталы һөнәрләр исемлеген булдырган, биредә укытучылар беренче өчлеккә кергән, дип хәбәр итә «Учительская газета».
Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, респондентларның 70 проценты педагогларны иң грамоталы кешеләр дип тапкан, 52 проценты, грамматика мәсьәләләрендә иң белемле кешеләр дип, юристларны атаган. Беренче өчлеккә журналистлар да кергән (бу фикерне катнашучыларның 44 проценты хуплаган).
Башка һөнәрләргә килгәндә, грамоталылар рәтендә табиблар, инженерлар һәм икътисадчылар да бар. Аларны бер-бер артлы 42%, 32% и 29% респондент атаган.
Лилия САДРЕТДИНОВА
Фото: Вадим Мелешко

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ