Логотип Магариф уку
Цитата:

Пенсия реформасы хакында «Мәгариф» журналы хезмәткәрләре нинди фикердә?

«РФ пенсия билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы» закон проекты күп кенә бәхәсләр тудырды. Кайберәүләр әлеге мәсьәләне күптәннән күтәрергә кирәк булуын...

«РФ пенсия билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы» закон проекты күп кенә бәхәсләр тудырды. Кайберәүләр әлеге мәсьәләне күптәннән күтәрергә кирәк булуын искәртә, кемдер Россия җәмгыяте мондый кискен үзгәрешләргә әзер түгел дип саный. Әлеге актуаль мәсьәлә турында «Мәгариф» журналы хезмәткәрләре ни уйлый?86adde2e-f989-4cf8-9f39-f1285dcd30a9


Таһир САБИРҖАНОВ (62 яшь), бүлек мөхәррире:


– Ир-атларның пенсиягә чыгу яшен кинәт кенә 5 елга, хатын-кызларыбызныкын бөтенләй үк 8 елга (!) озайтудан гына Россия дигән ил дөньякүләм аренада күпмегә сикереш ясар да, ил бюджеты ничаклыга баер икән? Яңа пенсия реформасы гамәлгә кертелсә, пенсионерларның айлык пенсиясе 1 мең сумга артачак дип ышандыралар. Бу бит балта биреп, шөшле алуга тиң була түгелме?! Ни өченме? Әйтик, әгәр дә ир-кеше элеккечә 60 яшьтән пенсиягә чыкса, ай саен аз дигәндә дә әле 12 –15 мең сум күләмендә пенсиясен алып торачак. Ә бер ел эчендә ул кимендә 150 мең сум пенсия акчасына ия булачак. Ә яңа закон нигезендә 61 яшьтән пенсиягә чыкса, бер ел эчендә әле аның кулында бер тиен дә пенсия акчасы булмый. Бары тик 61 яшендә пенсиягә чыгып, бер ай үткәч кенә пенсиясенә өстәлгән 1 мең сумны күрү бәхетенә ирешәчәк. Югыйсә, ул эшләп йөргән чагында ай саен үзенең хезмәт хакыннан 13 процент керем салымы түләп барды бит! Әле бит кайбер яшьрәк «пенсионерларга» шул 1 мең сум өстәмә пенсия акчасын алу өчен дә 65 яшькә җитүне көтәргә туры киләчәк. Әле шул яшькә кадәр Ходай тарафыннан яшәргә язса...


 Икенчедән, халыкка эшләү өчен тиешле эш урыннары булдырырга. Завод-фабрикалар эшләп торсын, яңа производстволар гамәлгә кертелсен. Базар-кибетләрдә Кытайдан кертелгән чүпрәк-чапракны, сыйфатсыз товарны саттыртып кына ил казнасында пенсионерларга пенсия акчасы түләргә җитәрлек күләмдә мая ай-һай җыелырмы икән? Алайса, хәзер безнең Әтнә, Балтач, Арча, Биектау якларының күпчелек авылларындагы әзмәвердәй ир-атларыбыз көн дә Казанга йөреп эшләргә мәҗбүр. Йөрмәс иде – гаиләсен туендырасы бар, ә авылында сәнәк селкетеп йөрерлек тә эш юк. Ә Казанда аларның күбесе каравылда торырга мәҗбүр. Каравылда торган өчен генә кесә тутырып акча бирмиләр шул. Аз хезмәт хакы алып эшләгән кешенең казнага түләгән подоходный налогы да ташка үлчимлек кенә була торгандыр инде. Әле ул, Балтач белән Казан арасында киләп салып йөреп, 65 яшенә кадәр каравылда эшләп йөри алырмы икән? Каравылчының 65 яшенә җитеп, пенсия яшенә җиткәч тә, пенсия акчасы котчыкмалы булыр дисезме?


Кыскасы, җиде кат кына түгел, җиде йөз кат уйлап, бер кат киселергә тиешле бик тә мөһим мәсьәлә бу пенсия реформасы!!!


Раушания ХӨСНЕТДИНОВА (49 яшь), җәваплы сәркатип: 


– Дөресен генә әйткәндә, баштарак, пенсия яшенә зур үзгәрешләр керә дигән сүзләр таралгач, авыррак булган иде. Чөнки, менә пенсиягә чыгарга да берничә генә ел калды, шуны эшлим, моны эшлим, үзем өчен дә яши башлыйм дигән уйлар килә башлаган иде инде башка. Ә хәзер ниндидер битарафлык хисе туды дисәм дә була. Пенсиягә чыгу яшен озынайтачаклар, анысы бәхәссез. Ә ничә елга, эш булырмы, ул чиккә исән-имин барып җитеп, үтеп китеп булырмы – шуңа ошаш сорауларны баштан куып, иртәгәсе өчен ишәк кайгырган дип яшәргә кирәктер инде.


Зөһрә ФӘСХИЕВА (22 яшь), «Гаилә һәм мәктәп» журналының бүлек мөхәррире:


— Әле үземнең яшь булуыма карамастан, пенсия яшен арттыру турында хәбәр мине дә битараф калдырмады. Чөнки бу килешерлек хәл түгел, минемчә. Эшлисе килгән кеше пенсиягә чыккач та эшен дәвам итә бит ул. Үземнең бабам да 68 яшькә кадәр укытучы булып эшләде. Көн саен 6 чакрым юл үтеп, җәяү мәктәпкә йөрде. Әмма һәркем дә ныклы сәламәтлек белән мактана алмый бит. Физик эштә хезмәт куючыларга, аеруча, кыен. Пенсиягә чыгуны көтеп, көчкә эшләп йөрүчеләрне дә беләм. Аларга нишләргә? Беткән сәламәтлекләрен тагын да бетереп, интегергәме?


Алсу ҖИҺАНШИНА (41 яшь), «Гаилә һәм мәктәп» журналының җәваплы сәркатибе:


— Минем лаеклы ялга чыгу турында уйлап та караганым юк. Гомумән, бүгенге көн белән яшәргә тырышам. Артык еракка китеп, кайчан пенсиягә чыгармын, акчам җитәрме дип борчылудан мәгънә тапмыйм. Эш булып торганда эшләргә, яшәргә кирәк. Шунысы гына борчу тудыра: пенсия яшенә якынлашып килүче хезмәткәрләрне җитәкчеләрдән эштән җибәрмәсен иде. Чөнки өлкәнәя барган саен, эш табуы да кыен, яңа коллективта үз урыныңны таба алу да авыррак дип уйлыйм.


Айгөл ЮНЫСОВА (25 яшь), сайт мөхәррире:


— Пенсия реформасына кагылышлы бик күп фикерләне ишетергә, күрергә туры килә. Интернет киңлекләрендә бу турыда «кар өеме» (снежный ком) барлыкка килеп, көннән көн үсә бара. Бәхеткә, хезмәт стажына еллар өстәлү  — һөнәри осталыкның үсеше һәм шомаруы билгесе. Моңа бабам мисалында инандым. Ул 60 яшендә лаеклы ялга чыгып, гомерен гаиләсенә багышлады. Сәясәт, җәмгыять, мәдәният өлкәләре белән кызыксынуы да кимемәде аның. Дистәләгән еллар хезмәт куйган эшен дәвам иткән булса да, бабама авыр булмас иде дип уйлыйм. Аның йортына яшь хезмәттәшләре сукмак салды. Алар киңәш сорап килделәр. Бабамның тирән белеме, зур тәҗрибәсе, күп кенә сорауларга үзгә карашы җәлеп итте аларны.


Ил икътисадын тулыландыруның бер ысулы  —  эшләмичә минималь пенсия алучыларга карата чара күрүдер. Шулай ук, үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләрдән налог түләтү дә дөрестер, минемчә.


Көлемсәр ГӘРӘЕВА (60 яшь), офис-менеджер: 


— Мин кадрлар белән эшлим, шуңа күрә пенсия турындагы законга үзгәрешләр кертүне аеруча якын кабул итәм. Миңа калса, хатын-кызларны 65 яшькә кадәр эшләтү дөрес түгел. Безнең төп бурычыбыз — гаилә, балалар. Шунысы да бар, бүгенге көндә җитәкчеләр 40 яшьтән узган өлкән хатын-кызларны эшкә алырга ашыкмый. Әмма тәҗрибә 48 яшькә генә туплана бит.


Журналистика өлкәсенә килгәндә, әлеге сорау тагын да катлаулырак.  Мәгълүмат чараларында эшләүче иҗади хезмәткәрләр белән берьеллык контракт төзелә. Әлеге документ ел саен яңартылырга тиеш. 60 яшенә җиткән хезмәткәр белән әлеге контрактны озайтырлармы? Монысы сорау булып кала. Журналист тиз арада командировкага чыгып китәргә, заман белән бергә атларга, төрле яшьтәге аудитория белән тыгыз элемтәдә торырга сәләтле булырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ