Логотип Магариф уку
Цитата:

Пермьдәге атышта 6 кеше һәлак булган

Пермь университетында булган атыш вакытында алты кеше һәлак булган. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.«Федераль һәлакәтләр медицинасы үзәгенең төгәлләштерелгән оп...

Пермь университетында булган атыш вакытында алты кеше һәлак булган. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Федераль һәлакәтләр медицинасы үзәгенең төгәлләштерелгән оператив мәгълүматларына караганда, Пермь дәүләт университетындагы хәл нәтиҗәсендә алты кеше үлгән, зыян күргән24 кешегә медицина ярдәме күрсәтелә», – диелә хәбәрдә.
Элегрәк Сәламәтлек саклау министрлыгы сигез һәлак булган кеше турында хәбәр иткән иде.
Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, дүшәмбе көнне студент Пермь дәүләт милли тикшеренү университеты корпусларының берсендә ату ачкан. Һөҗүмче тоткарланган, аның шәхесе билгеләнгән. Ату факты буенча ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә «ТАСС».

Диләрә БАТРШИНА
Фото: РИА Новости / Алексей Романов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ