Логотип Магариф уку
Цитата:

Пиелонефритны белгеч кенә дәвалый

Балаларның пиелонефрит белән авырып китүе бөерләргә суык тидерүгә генә бәйле түгел. Пиелонефрит – ул бөерләрнең бактериаль ялкынсынуы яки йогышлы авырулар нәтиҗәсендә ялкынсынудан барлыкка килгән чир....

Балаларның пиелонефрит белән авырып китүе бөерләргә суык тидерүгә генә бәйле түгел. Пиелонефрит – ул бөерләрнең бактериаль ялкынсынуы яки йогышлы авырулар нәтиҗәсендә ялкынсынудан барлыкка килгән чир. Әлеге бик җитди авыруның барлыкка килү сәбәпләре, аның беренче билгеләре һәм дәвалау үзенчәлекләре белән безне Республика балалар клиник хастаханәсенең консультатив дәваханәсе табибы – нефролог Чулпан Илдар кызы Әшрәфуллина таныштыра.
– Пиелонефрит балаларда еш күзәтеләме?
– Мең балага 20-22 очрак туры килә. Әлеге авыру барлык төр бөер авырулары арасында беренче урында тора һәм аларның 40-70 процентын  тәшкил итә. Пиелонефрит белән кемнәр ешрак авырый дигәндә, баланың җенесен һәм яшен дә исәпкә алырга кирәк. Мәсәлән, бер яшькә чаклы сабыйларда, аеруча 4-4,5 айлык вакытта, әлеге авыру ешрак күзәтелә дип санала. Бу – сабыйларның авыруларны ешрак йоктыруына бәйле күренеш. Аннан соң, әлеге чорда беренче прививкалар да ясала башлый бит. Ашау режимы, рационы да үзгәрә – бала ясалма яки катнаш туклануга күчерелә. Әлеге факторлар барысы да сидек юлларының инфекциягә каршы торучанлыгын киметә. Яшәүнең беренче айларында малайлар һәм кызларның пиелонефрит белән авырулары сан ягыннан тигез дәрәҗәдә барса, бер яшь тулганнан соң инде кызлар – 4 тапкыр,
ә 3 яшькә таба 10 тапкырга ешрак интегә дип санала.
– Бу авыруның нинди төрләре бар?
– Ул, гадәттә, беренчел һәм икенчел төргә бүленә. Беренчел пиелонефрит вакытында бөерләрнең берсе генә, ә кайчагында икесе берьюлы ялкынсынырга мөмкин. Авыруның башлангыч мәлендә төп сәбәпче булып күбесенчә эчәк таякчыгы тора. Пиелонефритның ялкынсынуы өчен барлыгы ике көн вакыт җитә, авыру нык тизлек белән организмны бирештерә.  
Икенчел төр пиелонефрит беренчел төрнең катлауланган формасы булып санала. Бу очракта сидек юлларының функциональ яктан үзгәрешләр кичерүе һәм төрле проблемалар да күзәтелә.  
Инде ярты ел дәвамында, авыру берничә мәртәбә әле бер сүнеп, әле яңадан ялкынсынган очракта, пиелонефрит хроник төргә әвереләчәк. 
– Авыруның барлыкка килү сәбәпләре хакында тулырак сөйләсәгез иде.
– Пиелонефрит – ул инфекцион процесс. Авыруның килеп чыгуы һәм барышы микро- һәм макроорганизмнар халәтенә бәйле. Сидек юллары да, тышкы мохит белән тыгыз бәйләнештә булганга күрә, микробсыз була алмый. Микроблар кеше организмында төрлечә – кан, лимфа юллары һәм җенес органнары аша таралырга  мөмкин. Шуның өчен балаларга гигиена кагыйдәләрен дөрес үтәргә өйрәтү бик мөһим. Пиелонефритны барлыкка китерә торган сәбәпләр арасында эчәклектәге бактерияләрне дә атап китү кирәк. Арада иң еш очраганы, югарыда әйткәнемчә, эчәк таякчыгы дип аталганы. Сирәк кенә булса да, аңа тагын микоплазма, хламидия, гөмбәчекләр һәм вируслар да сәбәпче булырга мөмкин.
Авыруны барлыкка китерүдә баланың иммунитеты төшү, бөер авыруларына бирешүчәнлек, нәселдә бөер чирләре булу, сидек юлларындагы җитешсезлекләр һәм эч кату бик зур роль уйный. Кызганычка каршы, пиелонефрит балалар организмына тиз арада зыян салуы белән куркыныч.
– Диагноз нинди анализлар нәтиҗәсендә куела?
– Дөрес диагноз кую өчен табибларга лаборатор тикшеренүләр ярдәмгә килә: сидек һәм кан анализлары, сидекнең чисталыгын тикшерү анализы. Әлбәттә, бөер һәм сидек куыгын УЗИда тикшерү дә мөһим.
– Нинди очракта табибка күренергә кирәк?
– Гадәттә, пиелонефрит вакытында баланың температурасы кинәт кенә югары күтәрелә. Бала нык хәлсезләнә, башы авырта башлый. Ул берни ашарга теләми, аппетиты югала, хәтта укшый башларга мөмкин. Шулай ук сабыйның эче сыекланып китүе бик ихтимал. Ата-ана баланың бик еш яки, киресенчә, сирәк сигәнен күзәтә. Зуррак  яшьтәге балалар исә эч, бил турысы авыртуыннан зарлана. Югарыда саналган билгеләр күзәтелсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү мөһим. Педиатр һәм нефролог балага тиешле дәвалау билгели.
– Дәвалау барышында ата-ана балага нинди ярдәм чаралары күрсәтә ала?
– Пиелонефрит белән авырткан балаларны бары тик сырхауханәдә дәвалау отышлы. Аеруча яшь балаларның табиб күзәтүе астында булуы мөһим. Ата-ана баланы урын өстенә яткырырга, тынычлык тәэмин итәргә, күпме сыеклык эчүен контрольдә тотарга һәм  диета сакларга тиеш. Ата-ана алдында зур бурыч тора. Алар – баланың анализларын вакытында тапшыру, УЗИ үткәрү, гигиена кагыйдәләрен үтәү һәм табиб киңәшләрен тоту. Зинһар, үз белдегегез белән өй шартларында дәваланмагыз. Терелгәннән соң да бала педиатр һәм нефролог күзәтүе астында торачак.
Әти-әниләр колагына
Балада пиелонефрит авыруын булдырмыйм дисәң, түбәндәгеләр мөһим:
малайлар һәм кызларның гигиена таләпләрен кечкенәдән үзләштерүе;
чиста су, чәй, башка сыекларны эчү режимын дөрес алып бару;
баланың бәдрәфкә вакытында йөрүенә игътибар итү;
чыныктыру;
көндәлек режим булдыру;
салкын, үтәли җил, кондиционерлардан саклану;
төрле йогышлы авырулар белән авыртып киткән очракта,
кичекмәстән дәвалау.
Рамилә Нотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ