Логотип Магариф уку
Цитата:

РФ Президенты балалары булган гаиләләр өчен бердәм пособие турындагы законга кул куйды

 Россия Президенты Владимир Путин бала туганга һәм тәрбияләгәнгә түләнә торган бердәм пособие кертү турындагы законга кул куйды.2023 елның 1 гыйнварыннан илдә 17 яшькә кадәрге балалары булган гаи...





 





Россия Президенты Владимир Путин бала туганга һәм тәрбияләгәнгә түләнә торган бердәм пособие кертү турындагы законга кул куйды.



2023 елның 1 гыйнварыннан илдә 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бердәм пособие бирелә башлаячак. Ул гаиләдәге керемнең бер кешегә туры килгән өлеше төбәк хакимияте расланган бер яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләргә түләнәчәк.
Вице-премьер Татьяна Голикова сүзләренә караганда, киләсе елдан бердәм пособие түләүгә 1,6 триллион сум акча тотылачак. Мондый сумма бер елга исәпләнгән.
Социаль ярдәм беренче атналарда исәпкә баскан йөкле хатыннарга; вакытлыча эшкә сәләтсез булган очракта һәм ана булу сәбәпле мәҗбүри социаль иминләштерелергә тиеш булмаган гражданнарга бала карау буенча, 3 яшькә кадәр, 3 яшьтән 7 яшькә кадәр һәм 8 яшьтән 17 яшькәчә булган балаларга айлык түләүләр буларак каралган.

Дәүләт башлыгы барлык оештыру мәсьәләләрен, шулай ук пособие исәпләү һәм түләү механизмнарын җайга салырга кушты, дип хәбәр ителә "Учительская газета" сайтында.

Фәния Лотфуллина


Фото: https://kak2z.ru


 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ