Россиядә Әтиләр көнен билгеләп үтәчәкләр

Россия Президенты Владимир Путин яңа бәйрәм — Әтиләр көнен оештыру турында йөкләмә бирде.

Дәүләт башлыгы Указында  күрсәтелгәнчә, ул октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтеләчәк. «Гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә ата — аналарның әһәмиятен арттыру максатыннан, әтисе көнен билгеләргә һәм аны октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтәргә карар бирәм» — дип хәбәр ителә документта.

РФ Президенты каршындагы Бала хокукларын  яклау буенча элеккеге вәкаләтле вәкиле Анна Кузнецова сүзләренә караганда, бу бәйрәмне «бөтен илнең миллионлаган әтиләре һәм аналары хуплый».

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА
Фото: pixabay

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.