Россиядә электрон аттестатлар кертү буенча эксперимент башлап җибәрәчәкләр

Россия хакимияте урта гомуми белем турында электрон аттестатлар кертү буенча эксперимент башлап җибәрә, дип хәбәр иткән РФ премьер-министры Михаил Мишустин вице-премьерлар белән киңәшмәдә.

«Хөкүмәт, яңа уңайлы сервислар булдырып, Мәгарифтә заманча технологияләр куллану өлкәсен киңәйтүне дәвам итә. Бу-цифрлы трансформация буенча милли максатка ирешүдә тагын бер адым, аны президент билгеләде. Бүген без урта гомуми белем турында электрон форматта документлар формалаштыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыруга керешәбез», — дип белдергән Министрлар Кабинеты башлыгы. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Сынау проекты агымдагы ел ахырына кадәр гамәлдә булачак.

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА
Фото: pixabay

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.