Логотип Магариф уку
Цитата:

Сабантуй 4 июльдә онлайн-форматта узачак

Сабантуйны ТНВ телеканалы һәм «Болгар» радиосы трансляциялиячәк. Бәйрәм өчен мәйдан һәм сценарий әзерләнә, оештыру комитеты төзелгән. Онлайн-форматта Сабантуйның бөтен традицияләре күрсәтеләчәк: конце...

Сабантуйны ТНВ телеканалы һәм «Болгар» радиосы трансляциялиячәк. Бәйрәм өчен мәйдан һәм сценарий әзерләнә, оештыру комитеты төзелгән. Онлайн-форматта Сабантуйның бөтен традицияләре күрсәтеләчәк: концерт, билбау көрәше, атлар чабышы, авыл хезмәтчәннәрен зурлау һ.б. Трансляция иртәнге 8 сәгатьтә башланып, 20.00 гә кадәр дәвам итәчәк.
«Пандемия бераз чигенсә дә, халык өчен куркыныч әле бетмәде. Авылларда күпчелек өлкән яшьтәге кешеләр яши, өстәвенә шәһәрдән туган-тумачалар да кайта. Шуңа күрә Сабантуйны онлайн рәвештә уздыру карары кабул ителде. Бәйрәмне республикада яшәүчеләр генә түгел, бөтен дөньяга сибелгән милләттәшләребез дә күзәтә алачак», – дип белдерде ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразиев.
Моннан тыш, 10 июльдә Бөтендөнья виртуаль Сабантуен уздыру да планлаштырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ