Сабантуй бәйрәмен оештыру һәм уздыру буенча методик кулланма эшләнде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат үзәге.
Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге тарафыннан:
–Сабантуй милли бәйрәмен оештыру һәм уздыру буенча методик кулланма;
–Татарстан Республикасы халык сәнгать һөнәрчелеге һәм кәсепчелек каталогы;
–Татарстан Республикасы территориясендә уздырыла торган этно-фестивальләр картасы эшләнгән.
«Сабан туе безнең бәйрәм» ярдәмлеген уку өчен шушы сылтамага басарга кирәк.
Шулай ук татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре буенча актуаль материаллар «Түгәрәк уен» журналында һәм «Татфолк» электрон газетасында урнаштырыла, диелә хәбәрдә.
Фәния Лотфуллина