Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сәләт» лагере – Кырымда

«Сәләт»  яшьләре сәясәттә түгел, алар гел хәрәкәттә. Илебездә төрледән-төрле кыенлыклар, чикләүләр «калкып» торуына карамастан, пандемия, сәяси үзгәрешләр дисеңме, «сәләт»леләр һаман алга атлый,...

«Сәләт»  яшьләре сәясәттә түгел, алар гел хәрәкәттә. Илебездә төрледән-төрле кыенлыклар, чикләүләр «калкып» торуына карамастан, пандемия, сәяси үзгәрешләр дисеңме, «сәләт»леләр һаман алга атлый, яңа мөмкинлекләр ача. Быел Кырымда «Сәләт» лагереның «Ак Барс»  базасы ачылуы да моны тагы бер кат раслый. Диңгезле Кырым ярымутравында кемнәр ял итәчәк, аларны сайлап алу  процессы һәм яңа сезонның төп яңалыклары турында «Сәләт» яшьләр үзәге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова белән сөйләштек.
– Айгөл Таһировна, «Сәләт – 2022» нәрсәләр вәгъдә итә?
– Быел да җәй айларында  безнең традицион аланнарыбыз үз эшен дәвам итәчәк. Татарстанның төрле районнарында, Башкортстан, Чувашия Республикаларында сәләт аланнары эшләячәк. Барлыгы 22 профильле алан оештырылуы көтелә. Быел   иң кызыклы яңалыкларның берсе Кырымда «Сәләт – Ак Барс» сменасының ачылышыдыр, мөгаен. Яңа яшьләр үзәге республика, шәһәр, Россиякүләм олимпиадаларда, ярышларда, конференцияләрдә, бәйгеләрдә җиңү яулаган иң сәләтле балаларда үсешкә омтылыш уяту максатыннан аларны бер мәйданчыкка җыячак. Төрле фәннәрдән белемен арттырырга теләгән укучы балаларны да алачакбыз. Олимпиадаларда катнашучылар өчен төрле мәктәпләр көтелә. Әйтик, үзебезнең «Асылташ» мәктәбе, «Адымнар» полилингваль комплексларының һәрберсендә  (бүгенге көндә алар дүртәү) безнең сыйныфлар эшли һәм алар өчен дә махсус сменалар көтелә. Биредә IT, математика, физика фәннәрен үз иткән, иҗатка тартылучы балалар өчен шәп мөмкинлекләр тудырылган. Спорт сөюче балалар өчен өч катлы спорткомплексы һәм урам спорт мәйданчыклары төзелде. Сменаларны спорт федерацияләре белән берлектә уздырырга җыенабыз. Без хәзерге вакытта финанс мәсьәләләрен хәл итү, барлык күзәтчелек итүче органнардан рөхсәт алу кебек әзерлек эшләре белән мәшгуль. Җәй көне якынча өч алан булачак. Бер алан Айти юнәлешендә, «Сәләт»нең традицион «Раушан» аланы һәм өченчесе иҗатка багышланачак дип көтелә.   Болардан тыш, «Сәләт». Халыкара яшьләр уку-укыту форумы елдагыча Алексеевск районындагы Биләр музей–тыюлыгы җирлегендә 6 смена форматында уздырылачак.

–«Ак Барс» аланына балалар нинди таләптән чыгып сайланачак? Яшәү шартлары ничегрәк булачак?
– Әти-әниләрне иң кызыксындырган мәсьәлә бу.   Алар безгә балаларын ышанып тапшыра икән, без бар яктан да әзер булырга тиеш. Әзерлек   югары дәрәҗәдә, бар да бүгенге көн таләпләренә туры килә. Алар ике катлы зур бинада яшәячәк, бүлмәләр дүрт кешелек.   Чагыштырып әйтсәк, отель, кунакханә шартларыннан бер дә ким түгел: заманча җиһазландырылган өр-яңа ашханә, аның идәннән алып түшәмгә кадәрле тәрәзәләре диңгезгә карый. Урнашкан урыны да бик матур: тавы да, диңгезе дә бар.  Кырымның Форос паркы уртасында  якынча җиде гектар җирне биләп тора ул. Комлык,   чаралар үткәрү өчен актлар залы, уку-укыту бүлмәләре, спорт мәйданчыклары, сәләтне үстерү генә түгел, сәламәтлекләрен ныгыту өчен дә менә  дигән шартлар көтә иң актив балаларны.
Эчтәлек ягына килсәк, «Ак Барс» үзәгендә төрле өлкәләрне, юнәлешләрне үз эченә алучы аланнар булачак. Балалардан тыш,  ел дәвамында әйдәманнар мәктәбендә эшләүчеләр дә катнашачак. Аларның күчмә мәктәпләре дә бар, онлайн, офлайн дәресләре «Сәләт» йортында үтә. Хәзерге вакытта иң көчле әйдәманнарны сайлап алу конкурсы бара. 550 әйдәман арасыннан бары тик якынча 60 ы гына Кырымда ял итү мөмкинлегенә ия булачак. Катнашырга теләгән балалар өчен нигезләмә булдырылды, анда  (www.selet.biz.tat.) барлык шартлар да беркетелгән. Балаларның һәр уңышы баллар белән бәяләнәчәк. Мәгълүматлар һәркемгә ачык, алар шулай ук рәсми сайтыбызда урын алачак. Төп шарт –  ике телне дә камил белү. Татар, рус телендә дә иркен сөйләшүче һәм үзләрен күрсәтә алган сәләтле балалар гына анда эләгәчәк. Аланда 204 бала өчен урын каралган. Әлегә без сайлап алу компаниясе эшен башлап җибәрмәдек.   Якын араларда мәгълүматлар «Сәләт» сайтында куелачак.
–Чит илдән ял итәргә теләк белдерүчеләр бармы? Рәсәй төбәкләрендә яшәүче балалар ял лагерьлары белән ни дәрәҗәдә кызыксына?
–Ватандашларыбыз белән пандемия чорларында да аралар өзелмәде. Аларны онлайн форматта,  проектларда мөмкин кадәр катнаштырырга тырыштык. Әле пандемия вазгыяте дәвам итә, таләпләр төрле илләрдә төрлечә. Бала смена, алан таләпләренә (яшь ягыннан, тел белү дәрәҗәсе, ирешкән уңышлары), медицина таләпләренә туры килә икән, без аларны кабул итәчәкбез. Узган ел Төркия, Испания, Чехия, Германия кебек илләрдән килүчеләр булды. Алар – күбесенчә татар гаиләләреннән булган балалар. Җәйгә туганнарына, әби-бабаларына кайталар һәм шушы вакытны «Сәләт» белән дә бергәләп үткәрергә телиләр. Быел таләпләр бераз гына йомшарыр дип өмет итәбез, Роспотребнадзордан хәбәрләр көтәбез. Гадәттә, җәйге аланнарга Россиянең 40–50 төбәгеннән балалар килә. Аланнарда барлыгы 2008 бала, онлайн һәм офлайн форматта үтүче форум саннарын алсак, 15 меңгә якын бала катнаша ала.
–Цифрлаштыру елы кысаларында нинди чаралар уздырырга планлаштырасыз?
–Быел кабаттан Биләрдә IT BILER FORUM дип аталган смена  көтелә. Ул тагын да кызыклырак, профессиональ остазлар белән уздырылачак. Сменаны оештыру өчен хәзерге вакытта Цифрлаштыру министрлыгы, ИТ-парк, КФУ институтлары белән ныклы әзерлек эшләре бара. Президентыбыз Р.Миңнеханов «Ак Барс» үзәгендә дә махсус ИТ-смена уздыру бурычын куйды. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Үзебезнең «Санак» аланы бар. «Санак - лаб» дигән проект ел дәвамында эшли, аның әйдәманнары, остазлары Кырымда узучы сменада да катнашачак. Безнең эшчәнлек   туктап тормый: апрель аенда информатика юнәлеше буенча олимпиада уздырырга җыенабыз. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 9–11 нче сыйныфлар өчен үткәрсә, без  5–8 нче сыйныфларда укучы    сәлкешләрне   чакырабыз. Татарстан Республикасы «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды Р.Бохараев исемендәге республикакүләм IT-хакатон  проекты уңышлы эшләп килә. Быел да проект информатикада  үз көчләрен сынарга теләгән  мәктәп укучыларын һәм студентларын кабат очраштырачак.
–Мин «Сәләт»тә катнашырга телим, дигән бала, иң әүвәл кая мөрәҗәгать итәргә тиеш?
–Үзәкнең portfolio-selet.ru сайтында балалар шәхси сәхифәләрен булдыралар, аннан үз аккаунтларында ел дәвамында ирешкән уңышларының нәтиҗәләрен, мактау грамоталарын, рәхмәт хатларын, төрле таныклыкларын беркетә. Болар барысы да   нигезләмәдә  әйтелгән.
Һәр аланның яшь чикләүләре төрлечә: бертөрлеләре 8 яшьтән алып 12 яшькә хәтле балаларны кабул итсә, икенчеләре  12–16 яшьлекләр белән эшли. «Раушан» аланына ике телдә дә иркен аралашкан балаларны гына кабул итәбез. «Сәләт»кә балалар әңгәмә нәтиҗәсендә дә сайлап алына.  Башка аланнарга кабул иткәндә, тел белү дәрәҗәсен сынамыйбыз. Кемнәрдер телне белеп килә, кайбер балалар бездә өйрәнә. Иң мөһиме: аларда телгә карата кызыксыну булырга тиеш. Балалар, төрле чараларда катнашып, телләрен чарлый. Лагерьда 1–2 ел катнашкан балаларда телне өйрәнүдә уңай үзгәрешләр сизелә икән, алга таба  аларны иң беренче чиратта кабул итәбез. 
–Инстаграм, фейсбук, твиттер челтәрләрен куллану мөмкинлеген чикләүләр эшегездә кыенлыклар тудырмыймы?
–Яшермим, аларсыз яшәү күңелсез булыр иде. Алар бар, һәрвакыт булачак, берсе бетсә, икенчесе барлыкка киләчәк. Кыенлыклар гел булып тора, иртәгесен ни буласын белмибез, безнең команда ничек бар шулай яши. Үзебезнең төп миссияне башкару бурычы бүгенге көндә мөһимрәк. Ун-унике ел элек социаль челтәрләр булмаса да,  балалар белән элемтәгә керү, аралашу ысулларын таба идек. Хәзер ВКонтакте социаль челтәрен актив алып барабыз, балалар, әти-әниләр белән элемтәдә торабыз, үз сайтыбызда, Телеграм канал аша аралашабыз.
– «Сәләт»  белән кызыксынучы балалар саны да арта, димәк?
–Безнең «Сәләт марафоны» дигән проект кысаларында үзебез белән таныштырабыз, аланнар, мөмкинлекләр турында сөйләшәбез, мәктәпләргә йөрибез. Кайбер мәктәп балаларына «Сәләт»не беләсезме?» дигән сорауны юллагач, йөз бала арасыннан бер-ике баланың гына кулы күтәрелә, андый очраклар да булгалый. Без бу күренешкә, киресенчә, күп  балалар безне белми икән, димәк,үзебезне күрсәтергә вакыт дип сөенәбез. Шундый мәктәпләр дә була: йөз баланың сиксән проценты бездә катнашкан булырга мөмкин. Республикада ике йөз меңнән артык мәктәп укучысы санала. Балаларны үзебезчә җәлеп итәргә, кызыксындырырга тырышабыз. Балалар саны арта  дисәм дә хата булмас. Мисал өчен, узган ел Кама Тамагында яңа «Аргамак» лагере пәйда булды. Бу инде яңа мәйданчык, яңа балалар, яңа сан дигәнне аңлата.
–«Сәләт» мәйданчыклары урнашмаган районнар да шактый. Аларның саны киләчәктә артыр-
мы?

–Тарихка кайтсак, төрле районнарда мәйданчыкларыбызны оештырган бар иде. Алабуга, Түбән Кама, Кайбыч, Әлмәт... «Сәләт» кая гына аяк басмады икән? Әгәр дә район җитәкчелегендә кызыксыну туса, район башлыгы балалар белән бергә күмәк тәкъдим белән килсәләр, безнең ишекләр һәрвакыт ачык. Без районнарга «Әйдәгез, сездә «Сәләт» ачыйк әле» дигән үтенеч белән бара алмыйбыз. Чөнки һәрбер районның үз стратегиясе, бурычлары һәм максатлары. Балаларның сәләтләрен үстерү мохитен тудырасы килгән районнарга без берсүзсез ярдәм итәргә әзер. Ни өчен Биләр җирлегендәге аланыбыз гел үсештә? Безгә һәрдаим ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов  ярдәм дә итә,  бурычлар да йөкли. 2012 елдан башлап анда биш мең бала катнашты. Бер сменадан башланган аланнарның саны алтыга хәтле үсте. Сабада, Азнакайда тарихлары 2005–2006 елларга барып тоташкан аланнар эшләп килә, һәм без моның өчен район хакимияте башлыкларына рәхмәтлебез. Чөнки аларга «Сәләт» кызык, без уртак көч белән шушы эшкә алынабыз. 
–«Сәләт»  бала тормышына нинди йогынты ясый?
–Үз күзәтүләремнән чыгып әйтә алам. Мин дә бит сәлкеш – «Сәләт» баласы. Беренче катнашкан аланымны бүгенгедәй хәтерлим: өйгә кайткач, башымда берничә фикер туды. Мин катнашкан мәйданчыкта шулкадәр көчле, талантлы балалар җыелган иде. Ә мин  «Сәләт»кә татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында җиңеп килгән идем. Бергә ял итүчеләр арасында Рәсәй күләмендә җиңү яулаган укучылар да шактый иде. Алар белән аралашканда,  «Менә бит нинди үрләргә ия булырга мөмкин икән» дип, соклана идем. Шундый әйдәманнар белән танышканнан соң,    ярышларда тагы да тырышыбрак катнаштым.   Кемдер инглиз телен яхшы белә, мин дә аңа карап чит телне шомарта төштем.  Матур итеп чыгыш ясаган яшьләрне күргәч, мин дә шушы юнәлешләрне үзләштерә башладым. Үсеш өчен, үзеңдә уңай сыйфатлар тәрбияләү  өчен менә дигән мохит тә, ике, өч телдә аралашып  була торган мәйданчык та ул «Сәләт». Балалар үзләреннән көчлерәкләр белән очрашкач, аларда, алга таба тагы да яхшырак якка үзгәрү, бер урында гына таптанмау теләге туа.
Җәйге аланнан өйгә кайткач, минем тагы да яхшырак итеп татарча сөйләшү теләге дә туды, татар җырлары, мәдәнияте белән кызыксына, театрларга йөри башладым. Хәзерге вакытта телне үстерү өчен мәйданчык һәм мохит кирәк. Андый мохитне гаиләдә яисә «Сәләт»тә табарга мөмкин. «Сәләт»нең гади генә принципларын үз итү, көндәлек тормышка кертү балаларның киләчәк тормышына бик зур йогынты ясый. Безнең бер проектта да тискәре, каршы кебек сүзләр кулланылмый. Моны балаларга   үз мисалыбызда җиткерү, күрсәтү – иң кулай юл.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ