Логотип Магариф уку
Цитата:

Салават Фәтхетдинов: «Илһам Шакиров премиясе Тукай премиясенә тәңгәл булырга тиеш»

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе 2022 елның 1 августында башланды. Ике елга бер тапкыр премия тапшыру тантанасы легендар җырчының туган көнендә тантаналы рәвештә  узачак. 200 мең сумн...

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе 2022 елның 1 августында башланды. Ике елга бер тапкыр премия тапшыру тантанасы легендар җырчының туган көнендә тантаналы рәвештә  узачак. 200 мең сумны тәшкил иткән  премия ике вокалистка (ир-ат һәм хатын-кыз) һәм «Халык җырларын башкаручы» номинациясендә җиңгән кешегә бирелә.
«Илһам Шакиров премиясе – бик зур исем, дәрәҗәле вакыйга. Чөнки ул – татар-җыр сәнгатендә кабатланмас кеше. Соңгы йөз елда андый җырчы булмаячак. Илһам Шакиров премиясе кимендә Тукай премиясенә тәңгәл булырга тиеш. Премия күләме аннан югары була алмаса да, бер дәрәҗәдә булсын иде. Тукайның үз чоры, Илһам Шакировның үз чоры бара. Оештыручылар белән җыелып премияне  арттыру турында сөйләшергә кирәк», – дип канәгатьсезлек белдерде Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә багышланган матбугат конференциясендә Татарстанның халык артисты  Салават Фәтхетдинов.
«Журналистларның затлы премиягә үзегез дәгъва кылмыйсызмы?» – дип соравына каршы җырчы: «Мин Илһам абый премиясен күптән алган кеше. Без бер-беребезгә карата хөрмәтле мөнәсәбәттә булдык. Ул миңа һәрвакыт улым дип  дәште, якын күрде. Бу сүзләрне бернинди премия белән дә чагыштырып булмый. Әгәр дә Илһам абый исеме белән бәйләнгәнбез икән,  премия тапшыру ел саен булмый. Бәлки, аны ул язучыларга, сәнгатькә хезмәт иткән кешеләргә, талантлы музыкантларга, дирижёрларга тапшыру турында да  уйланырга кирәктер безгә », – диде җырчы.
Танылган җырчы каләм ияләреннән дә канәгать булмавын әйтте.  Аның фикеренчә, Илһам Шакиров исемен мәңгеләштерү буенча активлык күрсәтергә, акыллы усал булырга, аны күтәрү, яктырту буенча кулга каләмне ешрак  тотарга кирәк.
Журналистлар белән очрашуда беренче премия лауреатларында искә алдылар.  Алар – Татарстанның халык артисты Резеда Галимова, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров һәм Илһам Шакировның бертуганының улы Флер Шакиров.
Исегезгә төшерәбез, гаризалар 2022 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ