Логотип Магариф уку
Цитата:

Сарман районының Илексаз мәктәбе укучылары 500 кедр агачы утырткан

Сарман районының Илексаз авылында «Мин кедр белән үсәм» акциясе үтте.Аның кысаларында моннан ике ел элек элекке терлекчелек фермасы урынына нигез салынган Ял паркына 500 кедр агачы утырттыла...

Сарман районының Илексаз авылында «Мин кедр белән үсәм» акциясе үтте.
Аның кысаларында моннан ике ел элек элекке терлекчелек фермасы урынына нигез салынган Ял паркына 500 кедр агачы утырттылар. Чарада район мөхтәсибәте мөхтәсибе Сәид хәзрәт, мәктәп укучылары, авыл халкы катнашты, диелә хәбәрдә.
«Үсентеләрне алуда авылыбыз егете Илдар Нәбиуллин ярдәм итте. Бу урында киләчәктә матур ял урыны булыр, дип өметләнәбез. Узган ел, күктән караганда, „Илексаз“ сүзен укырлык итеп яшь наратлар утырткан идек, алар яңарып, матур гына үсеп киттеләр. Мондый игелекле эшләрдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт», — диде авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов.
Чыганак: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ