Логотип Магариф уку
Цитата:

Сары сабый

«Баламны  тапканга дүртенче көн. Иртәнге «обход» вакытында бүлмәдәш кызларга кайтырга инде рөхсәт бирелде. Түземсезлек белән бала табибын – педиатрны көтәбез. Иртүк сабыйларны бер кат карап чыга...

«Баламны  тапканга дүртенче көн. Иртәнге «обход» вакытында бүлмәдәш кызларга кайтырга инде рөхсәт бирелде. Түземсезлек белән бала табибын – педиатрны көтәбез. Иртүк сабыйларны бер кат карап чыга алар. Шуннан соң гына, табиб тиешле кәгазьләрне туплагач, баланы алып чыгарга мөмкин булачак. Әмма ул көнне андый бәхет безгә эләкмәде шул. Сабыемның хәле авырайган, тәне сары төскә кергән, чөнки канында билирубин матдәсе нык арткан булып чыкты. Шул сәбәпле, сабыемның күзләрен махсус күзлек белән каплап, якты лампа астына яткырганнар. Канына система аша дару җибәргәннәр. Кечерәк кенә бер бүлмәдә – өч нарасый. Яңа туган бәгырь җимешемне шундый халәттә күргәч борчыла башладым, яшьләремне тыя алмыйча еларга керештем. Шул чакта минем хис-кичерешләремне аңлаган педиатр яныма килде. «Һич кенә борчыла күрмәгез! Бу – сары авыруы. Ул бик күп сабыйларда күзәтелә һәм, тиешле дәвалау алганнан соң, сарылыгы сүрелеп, берничә көннән балагыз терелер. Ә менә сезгә үзегезне кулда тотарга кирәк. Артык хафалансагыз, күкрәктә сөт бетәргә мөмкин», – диде».
Әлеге вакыйгаларга инде бик күп еллар узса да, аның һәр мизгеле Лилия ханымның хәтерендә саклана. Бала тудыру йортыннан сабый, чыннан да, терелеп чыга. Яшь әни, табиб киңәш биргәнчә, нәниен ешрак имезергә тырыша. Үлән төнәтмәләре бирә. Әкренләп баланың тәне үз төсенә кайта. Сары авыруының билгеләре яңадан кабатланмый.
Лилия кебек яңа гына бала тапкан, әле үзе дә ныгып, аякка басмаган ана нарасыеның чирләп китүен әнә шулай авыр кичерә. Яңа туган сабыйларның сары авыруы белән авыруына нәрсә сәбәп була, һәм ни өчен ул күренеш соңгы елларда арта бара? Республика балалар клиник хастаханәсенең югары категорияле табиб-
неонатологы Лилия Фәүкәт кызы Вахитова белән шул сорауларга җавап эзләдек.
 – Авыручылар санының елдан-ел арта баруын нәрсә белән аңлатырга була?
 – Статистикага күз салсак, яңа туган сабыйларның 65 процентында сары авыруы синдромы күзәтелүен күрербез. Узган еллар белән чагыштырсак, физиологик сары авыруы белән авыручыларның саны арта бара. Бу, беренче чиратта, күп сабыйларның җитлекмичә тууына бәйле. Җитлекмәгән баланың бавыры да өлгереп җитмәгән була. Ә билирубин күләме һәм ферментлар ясалышы бавыр эшчәнлеге белән бәйле.
 – Сары авыруының билгеләре нинди?
 – Билгеләр авыруның барлыкка килү сәбәпләренә бәйле. Төп билгесе – тәннең һәм лайлалы тышчаларның төрле дәрәҗәдә сары төскә керүе. Авыру патологик сәбәпләр аркасында барлыкка килсә, әлеге билгегә өстәп, бавыр һәм талакның зураюы, аз канлылык, сидекнең төсе агару, ә тизәкнең каралуы күзәтелә.
 – Хәзерге вакытта сары авыруының нинди төрләре билгеле?
 – Сары авыруы ике – физиологик һәм патологик төрләргә бүленә. Аның беренчесе кеше нормаль халәттә булганда күзәтелсә, икенчесе күп кенә авыруларның нәтиҗәсе булырга мөмкин. Андыйларга гепатит, нәсел чирләре, үт чыгару юлы ябык булу, яңа туган балаларның гемолитик авыруы, ягъни ана белән баланың каннары үзара килешмәү кебек тайпылышлар керә.
 – Сары авыруы нинди сәбәпләр аркасында көчәергә мөмкин?
 – Әле генә туган балаларда физиологик сары авыруы аның яңа мохиткә яраклаша башлавына бәйле. Бу вакытта канда яшь эритроцитлар җитлеккән эритроцитлар белән алмашына, бавырда ферментлар җитлегә. Тән массасы тугандагы чактан бераз кими төшә.
Патологик сары авыруы көчәюнең сәбәпләре исә төрле: гемолитик авыру булган очракта да (ана һәм баланың резус-фактор яки кан төркемнәре туры килмәү), канда эритроцитлар таркалуы аркасында билирубин артканда да сары авыруы көчәеп китә. Әгәр бавырда ялкынсыну процессы башланса, анысы гепатитка китерә. Үт юллары ачылып җитмәгәндә, билирубин организмда күпләп тупланырга яки бавыр эшчәнлеге вакытында барлыкка  килгән билирубин белән ана сөтендә булган кайбер матдәләр каршылыкка керергә мөмкин. Бала ана карыныннан чыкканнан соң кайбер сабыйларда күзәтелгән сары авыруының башка сәбәпләре дә була ала, анысы. Шуңа күрә дәвалау һәр очракта сәбәбенә карап билгеләнә.
 – Сары авыруын дәвалау үзенчәлекләре турында да аңлатсагыз иде.
 – Физиологик сары авыруы вакытында аерым дәвалау билгеләнми. Гадәттә,  җитлеккән сабыйларда – бер-ике атна эчендә, ә җитлекмичә туган сабыйларда 2–3 атна дәвамында авыру үзе юкка чыга. Патологик сары авыруы вакытында дәвалау барышы авыруның килеп чыгышына бәйле: инфузион терапия, ягъни кан юлына дару салу, фототерапия, кан препаратлары куллану, кан алмаштыру, үт кудыра торган препаратлар куллану да мөмкин. Патологик сары авыруыннан дәвалану 1–2 ай дәвам итә.
 – Киләчәктә сары авыруы кабатланырга мөмкинме?
 – Туган вакытта тиешле дәвалау үткәргән очракта ул яңадан кузгалмый. Әмма нәселдән килгән авырулар йогынтысында барлыкка килгән сары авыруы үзен әледән-әле белгертә ала.
 – Сары авыруы белән авырган яңа туган сабыйның ата-анасына нинди киңәшләр бирерсез икән?
 – Беренче чиратта, үз-үзеңне кулда тотарга һәм педиатрның киңәшләренә колак салырга кирәк. Физиологик сары авыруы вакытында сабыйны дөрес ашату бик мөһим. Авыруның ике төре дә бары стационар шартларда гына дәвалана. Ата-ана баланың температурасын үлчәп торырга, активлыгын, кәефен күзәтергә, сидек һәм тизәгенең төсләренә игътибар итәргә тиеш. Бергәләп дәвалаганда, сабый тизрәк тернәкләнәчәк.
Рамилә Нотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ