Логотип Магариф уку
Цитата:

Сезнең кебекләр бик сирәк

Туган авылым – Мамадыш районындагы Арташ авылына кайткан саен махсус туган мәктәбем буеннан үтәргә тырышам. Балачагыма, үсмер чагыма әйләнеп кайткандай булам.Мәктәптән киткән һәр бала укытучылары бирг...

Туган авылым – Мамадыш районындагы Арташ авылына кайткан саен махсус туган мәктәбем буеннан үтәргә тырышам. Балачагыма, үсмер чагыма әйләнеп кайткандай булам.
Мәктәптән киткән һәр бала укытучылары биргән белемне генә түгел, әйткән сүзләрен, гадәтләрен дә үзе белән алып китә икән. Тормышында бәлки шул гадәтләрне кабатлыйладыр. Минем дә үрнәк алырлык укытучыларым күп иде. Әйтик, мәктәбебездә озак еллар география укыткан Иван Андреевич! Үзенчәлекле, шаян, үз фәнен яхшы белүче, картадагы теләсә нинди географик урынны җиде төн уртасында да табып бирә алучы укытучым! Без әле дә Сезне яратып, кызыклы хәлләрне сөйләп искә алабыз.

Биология укытучым Галимҗан абый. Белем ишекләрен әйләнә-тирә тереклек дөньясына да ачучыбыз ул! Сез аерым игътибарга лаек. Математика укытучыларыбыз Фәрдәнә апа, Эльвира апа, Фирдинә апа, Әлфинур апа! Математика кебек авыр фәнне укучыларыгыз күңеленә сеңдерү Сездән күп сабырлык, осталык таләп иткәндер. Рус әдәбиятына, теленә мәхәббәт уятучы Луара апа, Шәмсенур апаларыбыз! Дәресләрдән башка рус телендәге сүз ишетү мөмкин булмаган чакта безгә җитәрлек белем бирә алдыгыз. Химия укытучыларым Лира апа, Илфат абый! Биргән белемнәрегез өчен зур рәхмәт.Ул вакытта аңлашылып бетмәгәннәрне тормыш аңлатып бетерде инде... Туган телемә мәхәббәт тәрбияләгән, шул юл белән китәргә юл күрсәткән укытучыларым – Шура Зиннуровна, Зәйтүнә апа, Ләлә Бариевна! Мин әле дә Сезнең киңәшләрне истә тотам. Без ул вакытта бөтен мәктәбебез белән шигырь, хикәя яза, газета-журналлар белән хезмәттәшлек итә идек. Зур рәхмәт Сезгә барысы өчен дә!
Физкультура укытучыбыз Рәфгать абый турында язып бетерергә сүзләр дә җитмәс иде, мөгаен. Таләпчән, шаян, чибәр, ягымлы абыебыз. Чаңгы буенча район, республика чемпионы. Чаңгы ярышыннан качып кайтып киткәч, чаңгы белән арттан куып, кире борып алып төшеп киткән иде ул мине (4 км ара бит ул). Сез үз эшегезнең остасы идегез. Рәсем, хезмәт дәресләрен алып барган Хуҗи абыебыз, музыка дөньясына алып кергән, хезмәт дәресләрендә күлмәк тегәргә өйрәткән Гайшә апабыз! Сезнең кебекләр бик сирәк .Урта Кирмән урта мәктәбенең бүгенге укытучыларының да хезмәте бәяләп бетергесез.Барыгызны да һөнәри бәйрәмебез белән. Язганнарым дөньядан киткәннәргә дә изге дога булып ирешсен иде.Амин!
Рузилә ВӘГЫЙЗОВА,

Лаеш районы Кече Елга ура мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ә безне алгебра, геометрия фәннәреннән бик көчле укытучы Хангәрәй Саитович укытты. Урыны оҗмахта булсын. Автор:

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ