«Шакир паша эзләреннән»

Бөтендөнья Татар конгрессы (БТК) башкарма комитетында Пензада яшәүче милләттәшебез Фирдәвес Тумеркинаның “Шакир паша эзләреннән” китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Фирдәвес ханым  шәҗәрәсен өйрәнә башлагач, унтугызынчы гасырда Төркия гаскәрендә хезмәт итеп, паша, ягъни генерал дәрәҗәсенә ирешкән Мөхәммәтшакир Яваевның ерак бабасы булуын ачыклаган, шул мәшһүр бабасы хакында китап язган икән.

Фирдәвес ханым сөйләве буенча, 1855 елда Пенза төбәгенең Качкару-Кутеевка авылында туган Мөхәммәтшакир Яваев, Азиядә гыйлем эстәп кайткач, туып үскән җирендә өйләнеп бер ел гына тора да, Төркиягә китеп бара. Анда хәрби диңгезчеләр мәктәбен тәмамлап, гомерен хәрби хезмәткә багышлый. Җиде тел белүе, зирәклеге нәтиҗәсендә, зирәк милләттәшебез Абделхәмит солтанның да ышанычын казана, зур дәрәҗәдәге сөйләшүләрдә тәрҗемәче генә түгел, киңәшче буларак та катнаша. Кече ватанын да онытмый: Төркиягә килгән кардәшләренә, авылдашларына матди ярдәм итеп тора, туган авылында мәчет салдыра. Мөхәммәтшакирның әтисе Мөхәммәтшәриф хәзрәт улының ерак илгә китүенә каршы булган. Шакирның хатынын, баласы булуына карамастан, ире янына җибәрмәгән. Шуңа күрә пашага Төркиядә яңа гаилә корырга туры килгән. Фирдәвес ханым төрек җирендәге яңа туганнарын әле бер мәртәбә дә күрмәгән, Интернет аша гына хәбәрләшеп торалар икән.

Шакир паша кайда җирләнгән? Кабер ташын барып күрдегезме? Балаларының исемнәре ничек? – дип кызыксынды журналистлар Ф. Тумеркинадан. Ни кызганыч, бабасының Истанбулда гүргә иңдерелүен белсә дә, язучы ханым әле бу зиратны барып күрә алмаган, пашаның төрек хатыныннан туган балалары хакында да мәгълүматы бик аз булып чыкты.

Мин кичәгә килгәнче үк,  әлеге китапны укып чыктым. Фидәвес ханым әтисе ягыннан мәшһүр Дашкиннарга, әнисе ягыннан Яфаевларга барып тоташа. Болар икесе дә – борынгы морза нәселләренә барып тоташа. Димәк, Мөхәммәтшакирның Төркиядә зур дәрәҗәгә ирешүе бер дә очраклы түгел,  дип белдерде кичәдә тарихчы, этнолог Дамир Исхаков. Яшь тарихчы Илнар Гарифуллин да мондый хезмәтләрнең әһәмиятен ассызыклап: “Татарда мәшһүр гаскәриләр дә аз түгел, тик без гадәттә  шагыйрьләр, язучылар, дин галимнәре белән генә горурланабыз, югары дәрәҗәгә ирешкән хәрбиләр арасында татарлар шактый күп”, – дип сөйләде.

Кичә ахырында, БТК башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, без мондый абруйлы шәхесләребезне киң катлау укучыларыбызга җиткерергә тиешбез; Фирдәвес ханымның бүген җәмәгатьчелеккә алып килеп күрсәткән Шакир пашага кагылышлы ядкярләре шәт киләчәктә татар мөһаҗирләре музеенда урын алыр, дип белдерде.

Рәшит МИНҺАҖ

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.