Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәле сабыйларына конкурентлык хас

«Авыл укытучысы – 2022» бәйгесенең тәрбияче номинациясенә йомгак ясау өчен, без,  жюри әгъзалары, конкурста  катнашучы   тәрбиячеләр кебек үк, Питрәч районының Шәле авылына килдек....

«Авыл укытучысы – 2022» бәйгесенең тәрбияче номинациясенә йомгак ясау өчен, без,  жюри әгъзалары, конкурста  катнашучы   тәрбиячеләр кебек үк, Питрәч районының Шәле авылына килдек.  Җыелу урыны чара үтәргә берничә көн кала гына килештерелүенә карамастан, «Тургай» балалар бакчасында безне югары оешканлык белән каршы алдылар. Бер яктан шунысына шаккатсак, икенче яктан балалар бакчасы коллективының эшчәнлегенә сокландык. Биредә тәрбияләнүче сабыйларның шулкадәр тиктормас, инициативалы булулары һәм бигрәк тә үз районнары һәм авылларына булган мәхәббәте бездә  зур кызыксыну уятты. Мондый милләтпәрвәр һәм ватанпәрвәрләрне ничек тәрбиялиләр икән Шәледә?
 
«Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», – дип язган күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин. Менә шул тәрбия орлыкларын сабыйлар күңеленә салучы «Тургай» педагоглары белән якыннанрак танышуны балалар бакчасы мөдире Фәния Гомәровадан башлыйк. Ул– мәгариф системасына 35 ел гомерен биргән тәҗрибәле  педагог. 21 ел мәктәптә башлангыч сыйныфларны укытканнан соң, Кулай авылында балалар бакчасы мөдире булып эшли. Инде «Тургай»га килүенә дә 18 елдан арткан.
– Бакчабыз 2004 елның 2 сентябрендә ачылды. Аны төзегәндә үк, үзем дә төзелеш мәйданында булып, һәр кирпечнең салынганына кадәр хәтерлим,– дип сөйли ул, эшчәнлегенең тәүге көннәрен искә төшереп. –  Ул чакта эшне 120 бала белән башлаган булсак, хәзерге көндә  бакчага 145 нәни йөри. Татар балалары белән беррәттән, рус милләтеннән –  3, үзбәкләрдән  4 сабый тәрбияләнә. Барысы да саф татар телендә белем һәм тәрбия ала. Бакчаны сабыйлар да, әти-әниләр дә бик ярата. «Их,  ник шимбә-якшәмбе дә эшләмисез икән сез», – дип уфтаналар кайчакта.
Ул шаяртуда  хаклык бар, дип уйласак дөрес булыр. Хәзерге ата-ананың баласы белән махсус шөгыльләнеп утырырга вакыты да,  кайберләренең теләге дә юк. Монда теләп, белеп, яратып шөгыльләнәләр. Хезмәтләренә бер-бер артлы бирелгән югары бәяләр шул хакта сөйли: 2019 елда шәлелеләр «Билингваль балалар бакчасы» грантына ия булганнар, 2020 елда «Туган телдә белем һәм тәрбия бирүне оештыру буенча» грант отканнар. Быел исә тагын да зурракка үрелеп, «Үрнәк балалар бакчасы» Бөтенроссия конкурсында җиңү яулаганнар.
Бакча гына дисәң дә, кызыклы проектларның исәбе-хисабы юк. Театраль тәрбия, мультфильмнар төшерү, һөнәр проектларын санап китте бакча мөдире. Быел гына курчаклар проектын гамәлгә ашыра башлаганнар, әти-әниләр һәм балалар ярдәме белән бакчада лэпбуклар да урын алган.
Өлкән тәрбияче Ләйсән Хәйруллина ул проектларны уйлап табу һәм тормышка ашыру тарихларын  тәмләп сөйли. «Төрле һөнәрләр белән танышу проекты балалар өчен аеруча кызыклы булып чыкты. Эшне әти-әниләрнең һөнәрләре турында белешүдән башладык. Кайбер бала әтисенең яки әнисенең нәрсә белән шөгыльләнгәнен белеп тә бетермәскә мөмкин. Бакчадагы очрашуда алар үз һөнәрләренең кызыктыргыч якларын  бик тәфсилләп аңлаталар. Хәтта төркемгә үз тегү машиналарын  күтәреп килеп, дәрес бирүчеләр дә булды. Бездән ерак түгел генә янгын сүндерү бүлеге бар. Балалар белән барып аларның хезмәте белән дә танышып кайттык»,– дип куана Ләйсән ханым.
Шулай ук «Китапка – икенче тормыш» проектын да сабыйлар бик ошатканнар.  Алар өлкәннәр белән бергә, таушалган китапларны төзәтеп, нәни китапчыклар ясаганнар. Балалар бу китапчыклар турында үзләре сөйлиләр, андагы әкият-хикәятләрне дә өйрәнәләр. Бу, әлбәттә, сабыйларны китап белән кызыксындырып, әдәбият дөньясына алып кереп кенә калмыйча, аларның сөйләм телен ныгытуга да йогынты ясый.
Сөйләм телен үстерү буенча төрле алымнар кулланыла. Соңгы елларда театраль эшчәнлеккә  нык игътибар бирә башлаганнар. «Бала, бакчага килгәндә, бераз оялчанрак була. Аны төрле яклап ачарга, мәктәптә үзен иркен тотсын өчен әзерләргә кирәк. Монда  театрның роле бик зур», – ди өлкән тәрбияче.
Ләйсән Азат кызының үз иҗат җимеше – виртуаль экскурсия  аерым игътибарга лаек. Ул «Уеннар территориясе проекты» кысасында гамәлгә ашырылган.
–  Бу –  балаларга  үзебездә һәм күрше республикаларда яшәүче халыкларның тормышын өйрәтү максатыннан килеп чыккан эш,– дип сөйли тәрбияче. – Аларның тормышы, көнкүреше, гореф-гадәтләре, шәһәрләрендәге төрле истәлекле урыннар –  театрлар, музейлар  урын алган монда.
 Әлеге  уен рецензияләнгән. Аны күз алдына китерү өчен Ләйсән сөйләгәннәрне кабатлап  китим. Экранда башта Идел буеның картасы ачыла. Биредә һәр төбәкнең биләмәсе һәм башкаласы күрсәтелгән. Балалар үзләре теләгән шәһәрне сайлап алалар. Анда  «кергәч», бала бу төбәктә яшәгән халыкның милли көен ишетә һәм  аннан соң теләгән маршруты буенча «йөреп» китә. Вертикаль экскурсиядә булып кайткач, балаларны тагын бер уен көтә. Ул экранда килеп чыккан милли киемдәге курчаклар арасыннан үз территориясенә караганын сайлап алырга тиеш. Мәсәлән, бала Удмуртиядә «йөргән» икән, удмуртларның милли киеменә киендерелгән курчакны танып ала. Шулай белемнәрен ныгытып та куялар.
– Хәзер гаджетлар заманы, балаларны гадәти әйберләр белән генә кызыксындыру, белемгә тарту кыен. Шуңа да уен формасында эшләнгән шөгыльләр бала күңеленә тиз сеңеп кала. Виртуаль экскурсияне тәрбиячеләр үз дәресләрендә дә файдалана ала. Балада туган телгә мәхәббәт, үз халкының тарихы һәм сәнгате белән  кызыксыну, милли горурлык хисе тәрбияләү өчен дә мондый уеннар мөһим, –  ди Ләйсән Хәйруллина.
Бу – икетеллелек буенча иң зур проект. Ул үзе берничә кечкенә проектларга бүленгән: «Сәяхәтчеләр клубы»; «Мультфильмнар төшерү»; «Нәни китапчыклар ясау» һәм «ИКТ уеннар».

Бакча мөдире Фәния Гомәрова  һәр  тәрбиячене аерым-аерым  мактый.
– Барысы да яңа таләпләргә туры килерлек итеп, өйрәнеп эшлиләр, төрле конкурсларда катнашалар, – ди ул. – Күптән түгел генә Биектау рай-
онының Ямаш авылындагы «Йолдыз» балалар бакчасы оештырган «Милли тәрбияче» конкурсында катнашып, Вахитова Диләрә Наил кызы 2 нче урынны яулады. Алдагы елда Галиәхмәтова Люция Рафаэль кызы
3 нче урынны алган иде. Бу, бердән, үз эшчәнлегеңне башкаларга күрсәтү булса, икенчедән, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге дә бит. Барыбыз да: «Бакча тәрбиячеләренең катлаулы эшен тиешле дәрәҗәдә бәяләр заманнар җитсә иде»,  – дип телибез.
Мактаулы тәрбиячеләрнең тагын берсе белән очрашу өчен музыка залына үтәбез. Гүзәл Сафина –  белеме буенча журналист. Шәле авылының «милли» гореф-гадәтен үз җилкәсендә татыган кеше ул.
–Укыган чакта шушы авылга кунакка кайткан идем, урлап алып калдылар, – дип бәян итә ул Шәлегә килен булып төшү  вакыйгасын. –  Укуымны читтән торып тәмамлап, башта  Питрәчтә редакциядә эшләдем, аннан соң, янә читтән торып, мәдәният институтында белем алдым. 5 ел элек бирегә музыка  җитәкчесе итеп чакырдылар. Монда  килмәгән булсам, эшнең ни икәнен дә белми үлеп киткән булыр идем, – дип сөйли Гүзәл ханым, уенын-чынын бергә кушып. –Чынлап та, биредә эш бик җаваплы. Үз балаларымның олысы 22 яшьтә булса, кечесенә әле 6 гына яшь. Шуннан чыгып та әйтә алам: төрле чордагы балаларның аермасы күзгә күренеп тора, хәзергеләр күпкә терерәк, бер урында гына утырып тора алмыйлар, күп беләләр, 5–6 яшьтә олылар кебек фикер йөртәләр. Аларга мәгълүматны җиткерү өчен  күп көч куярга кирәк.
Сабыйлар турында сөйләгәндә, Гүзәл ханымның күзләре очкынланып китә.
–  Балаларыбыз ТНВ каналының «Күчтәнәч» тапшыруында еш чыгыш ясый. Бакчабыздан кунаклар да өзелми. Тинчурин театры белән дуслыгыбыз зур. Авылдашыбыз Ренат Шәмсетдинов һәм Лилия Мәхмүтовалар инде берничә тапкыр мастер-класс үткәреп китте. Нәниләр үзләре дә шул әкиятләрдә катнаштылар, – ди ул. – Бөтендөнья «Ак калфак»  татар хатын-кызлар оешмасының Питрәч бүлекчәсе белән  оештырылган  «Татар кызчыгы», «Татар малае» бәйгеләрендә дә безнекеләр  катнашмый калмый, осталыклары, чаялыклары да жюрины әсир итәрлек.
Шул балалар,  ике ел элек Новосибирск өлкәсе төбәкчеләр җәмгыяте рәисе Мөдәрис Абакировка үз авылларына гына  хас йолаларны, гореф-гадәтләрне сурәтләп, шаянлыклары белән кунакның һушын алганнар. Иң зур татар авылларыннан берсе саналган  Шәленең бәхете – башкаладан ерак булмавы. Шуңа күрә аларга язучылар, артистлар белән очрашулар оештыру җиңелгә туры килә. Күренекле шәхесләр үзләре дә, чакырганны көтеп тормыйча, балалар янына кереп чыгарга яраталар. Танылган язучы, Тукай премиясе лауреаты Камил Кәримов – шундыйларның берсе. Нәни авылдашлары аны таныйлар, көтеп торалар икән.  Күрсәтерлек эшләре булгач, «Тургай» балалар бакчасы коллективы сабыйларга белем-тәрбия бирүнең торышы белән ата-аналарны да таныштырып бара. Ел саен авылның Мәдәният йорты сәхнәсендә шушы сабыйлар көче белән әти-әниләр өчен зур концерт күрсәтелә.  Кайсы сабый нәрсәгә маһир? Менә шунда чагыла инде ата-ана белән бакча тәрбиячеләренең уртак тырышлыгы. Бүгенге көндә мәгариф оешмалары алдына куелган иң  четерекле мәсьәләләрнең берсенә әйләнде бит ул – ата-аналар белән эш.
– Хәзерге чорда моны җиңел бурыч дип  әйтмәс идем. Балаларны кызыксындырган кебек, ата-аналарны да үзебезнең эшчәнлеккә төрле мавыктырулар аша җәлеп итәргә кирәк, – дип, бу өлкәдәге эшчәнлекнең серен чиште бакча мөдире Фәния Габделгани кызы безнең белән саубуллашыр алдыннан.
Балалар бакчасына Шәле халкының тагын бер үзенчәлеге ярдәмгә килә, минемчә. Биредә, бер-берсен уздырырга теләп,   тормышны нык кул белән  алып баручы тырыш халык  яши. Кемдер аны көнчелек дияр.  Ә мин конкурентлык дияр идем.  Заман өчен бик урынлы булган бу сыйфат Шәленең сабыйларына да хас.

Фәния ЛОТФУЛЛИНА 



Тәрбиячедән 11 киңәш



  1. Тәрбияче иң беренче үзе тәрбияле булырга тиеш!

  2. Тәрбия гаиләдән башлана. Бары әти-әниләр белән бергә эшләгәндә генә нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

  3. Балаларны ничек бар шулай кабул итәргә кирәк. Кимчелекләре булса да бала яратуга мохтаҗ.

  4. Балалар янында начар сүзләр сөйләшмәгез.

  5. Кечкенәдән шәхес итеп караган бала гына шәхес булып үсә.

  6. Балага куясы таләпләрен әти-
    әниләр иң элек үзләренә куеп карасыннар. Алар да үз балаларына карата әдәпле, игътибарлы булырга тиеш.

  7. Балаларны яратырга кирәк!

  8. Сабый чакта алган тәрбия гомер буена җитә.

  9. Балалар тәртипсез булмый. Бары «ярамый» сүзен генә өйрәтергә кирәк!

  10. Әти-әнисе тәрбиячегә хөрмәт белән караганда гына, балалар тәрбиячене якын һәм үз итәләр.

  11. Балалар – бик яхшы психолог. Алар ялганны яхшы сизә. Шуңа да тәрбияче алар белән ихлас булырга тиеш.


Гүзәл САФИНА, Шәле балалар бакчасының музыка  җитәкчесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ