Логотип Магариф уку
Цитата:

Шамил Садыйков: «Татар телле журналистларга ихтыяҗ бик зур»

КФУның Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе татар журналистларын әзерләү программасына Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән студентлар барлый. Әлеге белгечлеккә 25 бюджет...

КФУның Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе татар журналистларын әзерләү программасына Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән студентлар барлый. Әлеге белгечлеккә 25 бюджет урыны бүленеп бирелгән, булачак студентларга стипендия каралган.
«Соңгы елларда республика җитәкчелеге тарафыннан зур бурыч куелды: татар матбугатын үстерү. Бүгенге көндә Татарстанда татар телле журналистларга ихтыяҗ бик зур. Кызганычка каршы, бу юнәлештә соңгы берничә ел эчендә КФУда милли журналистларны бюджет урыннары нигезендә әзерләү юк дәрәҗәсенә калды. Шуңа күрә Татмедиа агентлыгы КФУ белән берлектә бу юнәлешне ачып җибәрергә карар кылдык», – дип сөйләде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков матбугат конференциясендә.

«Моңа кадәр институтыбыз кысаларында журналистика юнәлеше буенча белгечләр әзерләүне күпмедер күләмдә алып барган идек. Ә 2020 елдан Татмедиа белән берлектә, заманча әйткәндә, «перезагрузка» эшләдек. Булачак журналистларны укыту планын Татмедиа агентлыгы, аның белгечләре белән бергәләп әзерләдек», – дип өстәде КФУның Филология институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.
Шамил Садыйков сүзләренә караганда, институт һәм Татмедиа тарафыннан гамәлгә ашырылучы программаның төп принцибы – яңа мәгълүмати технологияләрне кулланып, татар телен һәм әдәбиятын камил белгән балалардан заманча милли журналистлар әзерләү. Студентларга белемне Филология институтының тел белгечләре һәм тәҗрибәле журналистлар бирәчәк. Егет-кызлар беренче курстан башлап атнасына биш көн теория өлешен өйрәнәчәк, бер көн Татмедиа составындагы төрле редакцияләрдә практика узачак. Димәк, киләчәккә эш урыны аларның кесәләрендә, дип әйтергә дә була.
Журналистика белгечлегенә керү өчен, документлар 2021 елның 25 июленә кадәр кабул ителә. 17 августта 1 нче курска студентларны кабул итү турындагы приказга кул куелачак.
Өстәмә мәгълүмат. Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты быел 460 бюджет урынына һәм 600 дән артыграк бюджеттан тыш урыннарга студентлар кабул итә. Узган ел белән чагыштырганда, быел бюджет урыннары 39 га күбрәк.
Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ