Логотип Магариф уку
Цитата:

Спас районында мәктәп һәм балалар бакчаларын яңа уку елына кабул итәләр

Яңа уку елы алдыннан Спас районы мәктәпләре һәм балалар бакчаларының хәзерлеген тикшерү башланды. 15 августка кадәр мәгариф бүлеге, администрация, ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләреннән...


Яңа уку елы алдыннан Спас районы мәктәпләре һәм балалар бакчаларының хәзерлеген тикшерү башланды. 15 августка кадәр мәгариф бүлеге, администрация, ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләреннән торган махсус комиссия барлык уку йортларын тикшереп чыгарга тиеш. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.




Беренче эш көнендә комиссия Бураково, Көек, Әҗмәр, Вожи, Полянка һәм Танкеевка мәктәпләрен, Әҗмәр, Вожи, Куралово, Танкеевка, Балымер, Полянка, Приволжск, «Антошка», «Колосок» балалар бакчаларын һәм Спас тармак технологияләре техникумын карап чыкты.
Бары тик Спас районында 21 мәктәпне, 19 балалар бакчасын, Спас тармак технологияләре техникумын, балалар сәнгать мәктәбен, «Олимп» спорт мәктәбен, «Витязь» яшүсмерләр клубын, шулай ук өч өстәмә белем бирү мәктәбен – Балалар иҗат йортын, «Регата» балалар техник иҗаты станциясен, балалар савыктыру-белем бирү мәктәбен тикшерергә кирәк. 

Тикшерү барышында санитария нормалары һәм таләпләре, янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешенә, мәктәп кабинетларының белем бирү өчен җиһазландырылуына, террорчылыктан саклану шартларын булдыруга аерым игътибар бирелә.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия акт төзи. Ачыкланган җитешсезлекләр юк ителгәннән соң, тикшерү яңадан үткәрелә.
«Яңа уку елына хәзерлек график нигезендә бара. Тикшерү барышында ачыкланган вак-төяк җитешсезлекләр тиз арада бетерелергә тиеш», – дип билгеләп үтте Спас районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин.

Фото: «Яңа тормыш» газетасыннан


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ