Логотип Магариф уку
Цитата:

Спорт туризмы ни өчен кирәк?

Мәктәптә спорт туризмын күтәрә алырмынмы, укыта алырмынмы дип шикләнеп  эшкә тотынганда,  Чулпан Гарәфиевага 19 яшь кенә була.  Бүгенге көндә  Балтач районында аның идеясе һәм прое...

Мәктәптә спорт туризмын күтәрә алырмынмы, укыта алырмынмы дип шикләнеп  эшкә тотынганда,  Чулпан Гарәфиевага 19 яшь кенә була.  Бүгенге көндә  Балтач районында аның идеясе һәм проекты буенча районның берничә мәктәбендә спорт туризмы түгәрәге эшли. Авыл җирендә спорт туризмы актуальме? Балтач районына эшлекле сәфәр белән баргач, Татарстанда тулаем спорт туризмын үстерергә кирәк, дигән фикер белән кайттык.
  
БЕР КЕШЕ НӘРСӘ ЭШЛИ АЛА?
Арча педагогия көллиятенең филология бүлегендә белем алган чагында туризм буенча спорт мастеры  Фәрит Минхәиров аны үз кул астына ала. Көненә өч сәгать вакытын спортзалга багышлый студент кыз.   «Бүгенге уңышларым өчен,  тормышта үз урынымны табуыма  беренче тренерыма бурычлымын. Мәктәптә укыган вакытта спорт туризмының ни икәнен дә белми идем. Чөнки ул чакта әлеге юнәлеш популяр түгел иде. Россиянең без аяк басмаган җире калмады. Ул безне ике тапкыр Белоруссиягә  алып барды», – дип башлады сүзен тормышта ут кебек, әмма йомшак күңелле тренер. Хәзер ул үзе дә  туризм буенча спорт мастерына кандидат икән. Спорт туризмын профессиональ дәрәҗәгә күтәрү максатын куеп, Балтач мәктәпләрендә спорт туризмын оештырып җибәрүенә быел унбиш ел була.
– Көллиятне тәмамлагач, Субаш мәктәбендә эшли башладым. Мәктәп спортзалын иганәчеләр ярдәме белән җиһазландырдык. Укучыларым белән республика ярышларында катнашып, беренче елны ук дүрт ярышта оттык. Балаларны укытучым үрнәгендә Белоруссиягә алып бардым. Аннан Кече Лыза урта мәктәбендә спорт туризмы түгәрәге оештырдым. Бик күп сәләтле балалар чыкты бу мәктәптән. Алар хәзер үзләре тренер, физкультура укытучылары, полиция хезмәткәрләре, коткаручылар, янгын сүндерүче булып эшли. Димәк, түгәрәккә йөргән балаларга    һөнәр сайлау мөмкинлеге дә ачыла. Аннан Карадуган, Норма урта  мәктәпләрендә дә спорт туризмы проекты тормышка ашырылды. Проектка йөз белән борылган, аның әһәмиятен аңлаган иганәчеләргә рәхмәтлемен,– диде Чулпан Рафисовна.  Дистә елдан артык татар теле һәм әдәбияты укытуга да карамастан,  ул спортны  ташламаган, ярышларда да еш катнашкан. Спортны якын  күрүен аның очкынлы күзләреннән дә чамалап була. Соңгы дүрт елда ул Балтач гимназиясендә физкультура  укыта, бер үк вакытта спорт туризмын   да дәвам итә. Үз проекты буенча районның Кече Лыза, Карадуган, Норма, Субаш мәктәпләрендә спорт туризмы белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыруга ирешкән. Аның проектын Балтач гимназиясе директоры Айгиз Миңнемуллин да  хуплый, шул максатта спорт залын җиһазлау  күздә тотыла. Бүген гимназиянең 80 укучысы спорт туризмы белән шөгыльләнергә теләк белдергән инде. Түгәрәккә нибары дүрт кенә сәгать бүленеп бирелгәнлектән, Чулпан Гарәфиева һәрбер бала шөгыльләнә алсын дигән ният белән балаларны 4 төркемгә бүлгән. Бер төркемдә 15 кенә бала йөрергә тиеш булса да, теләүчеләр күп булганлыктан, 25 балага хәтле алырга әзер тренер.   

– Гимназиядә спорт  туризмы түгәрәген булдыру теләген әйткәч, балалар килерләрме, әти-әниләр каршы булмасмы дип борчылдым. Бу бит шәһәр тибындагы мәктәп. Шуннан соң әти-әниләргә күрсәтергә, кызыксындырырга дип видеоролик ясадым. Икенче   көнне балалар сыйныфлары белән түгәрәккә языла башлады. Әти-әниләрдән, нишләп башлангыч сыйныфлар өчен генә алып барасыз, дигән сораулар да булды хәтта, – ди тренер.
ТӨТЕН ТОРБАСЫ ЧИСТАРТЫРГА КЫЗЫКСАҢ...
Чулпан Рафисовнага спорт туризмы буенча безне кызыксындырган сораулар күп булды. Ник дигәндә, бу юнәлеш буенча Татарстан әлегә бик мактана алмый бит. 
– Теләге булган һәр бала спорт туризмы белән шөгыльләнә ала. Сайлап алмыйм, кем тели шул килә.   Түгәрәккә язылган бер баланы да кире какканым юк. Көчсезләр үзеннән-үзе төшеп кала. Иң тырышлар гына укып бетергәнче түгәрәкне ташламый, максатчан рәвештә йөриләр, ярыш-
ларда катнашып, зур уңышларга ирешәләр, – ди ул. – Спорт туризмы ул бауда үрмәләү, кыяларга менү белән генә чикләнми, без, мәсәлән, 12  төрле төен бәйләргә өйрәнәбез. Әлбәттә, бу осталык  көнкүрештә дә кирәк булачак. «Стремя» дигәнен  үзем теплицада помидор, кыяр бәйләгәндә кулланам. Түгәрәктә без хәтта  мунча себеркесе бәйләргә дә өйрәнәбез. Балаларга әти-әниләрегезне дә өйрәтегез дип әйтәм. Ул төеннәр сүтелми. Туризм программасы походларга йөрү, палаткалар җыюны да үз эченә  ала. Узган ел семинар вакытында бер абзый килде дә: «Сезнең түгәрәк балаларга һөнәр сайларга юнәлеш бирә икән. Күп һөнәр ияләрен әзерләүче җир бу. Казанда 60–80 мең хезмәт хакы түләнә торган бер һөнәр бар», – ди. Нинди һөнәр ул, үзем барам, дим, шаяртып. Төтен торбаларын чистартучы икән. «Мин инде үз урынымда, шулай да сүзегезне балаларга җиткерермен»,–  дип, абзыйга сүз бирдем. «Апа, Казанга укырга кергәч, бу эшне табарбыз, акча кирәк булыр бит. Әти-
әниләр ярдәмен өмет итмичә, мөстәкыйль акча эшләр идек»,  –  дип сөендерде аны ишеткән укучыларым. Алар әле биек йортларда тәрәзә юучы булып та эшли алалар. Чөнки түгәрәктә алар биеклеккә менү-төшү алымнарына да өйрәнә бит.

Түгәрәккә йөрүче сәләтле балалар арасында авыр холыклы, көйсез  балалар да очраган. Хәзер менә шулар республика чемпионнары икән. Чулпан Рафисовна бүген «Сез булганга армиядә  җиңел хезмәт иттек, үзебезгә ышанычлы һөнәр  сайладык. Теге вакытта   китергән авырлыклар өчен гафу итегез», – дип, бик күп рәхмәт сүзләрен ишетә тренер. Туризм түгәрәгенә килгәч, балаларның холыклары үзгәрә, гиперактив булган балалар басыла төшә, аларда түземлелек, сабырлык тәрбияләнә, дип сөйли Чулпан ханым.   Дәрестә тик утыра белмәгән балаларның да, бу спорт белән шөгыльләнә башлагач, үз-үзләрен тотышлары үзгәрә. Моны  укытучылар да таный. Тренер фикеренчә, спорт ул –дисциплина. Уку елларында ялкау балалар белән аерым эш алып барырга туры килгән. Бүген алар – ярышларда җиңүләр яулап, әти-әнисенә терәк булып  өлгергән кешеләр.
 ПОХОДКА ЮЛ ЯБЫК
Чулпан Рафисовна сүзләренчә, районда спорт туризмына игътибар артса да, соңгы елларда сәфәрләргә йөрү мәсьәләсе кыенлашкан. Башка район-шәһәрләргә походка бару өчен бик күп кәгазь боламыгы, бик күп исәп-хисап   белән очрашырга туры килә хәзер. Документсыз якын-тирә су буйларына экскурсиягә генә барып була, диләр.
– Болгарга гына барабыз дисәк тә, дөнья кадәр документлар эшлисе. Казанда туризм буенча семинар вакытында бу сорау күтәрелгән иде. Әлегә хәл ителгәне күренми. Элек балаларны җыя идек тә, рюкзакларны тутырып, 3–4 көнгә походка кузгала идек. Курку да булмаган. Хәтерлим: күрше Арча, Әтнә  районнарын, велосипед белән яки җәяү рәхәтләнеп йөреп кайта идек. Узган ел район буенча гына укытучылар белән поход оештыра алдык. Укытучылар да туризм белән кызыксына. Үткән ел укытучылар командасын җыйдым да Марий Элда татарлар, чувашлар, марилар катнашында уза торган  «Татчумара» бәйгесенә  киттек. Анда уңышлы гына чыгыш ясадык. Быел да барырга исәпләп торабыз,– ди тренер, якын арадагы планнары белән уртаклашып.
Аның фикеренчә, район җирендә ярышлар  үткәрү җиңел эшләрдән түгел. Туризм буенча тренерлар җитмәве дә зур проблемаларның берсе булып тора икән. Кече Лызада матур гына эшләп торган түгәрәкнең тукталып торуы да шуңа бәйле. Чулпан Рафисовнаның барысына да вакыты җитә алмый. Бөтен мәктәпне дә колачлау мөмкин түгел. Хезмәт хакы югары булса, әлеге юнәлешкә, бәлкем, яшьләр дә тартылыр иде. Юкса ул хәрби хезмәткә барачак егетләр өчен бик кирәк. Тик спорт туризмын үстерү өчен шуның белән генә шөгыльләнергә кирәк. Тренер үзе дә: «Штатта утырмыйча, шуның белән генә шөгыльләнсәң, зур уңышларга ирешеп була», – дигән фикердә тора.
«АВЫЛ ТУРИЗМЫ»НЫҢ ЯРАЛГЫСЫ
Тынгы белмәс Чулпан Гарәфиеваның  тагын  бер хыялы бар. Аның «Авыл туризмы»н  тормышка ашырасы килә. Проекты әзер, маршруты билгеләнгән. Район җитәкчелеге дә хәер-фатихасын биргән. Эшне башлау бары тик акча мәсьәләсенә генә килеп терәлә. Иганәчеләр кирәк. Проектның максаты – район кешеләрен, килгән кунак-
ларны, мәктәп укучыларын, әти-әниләрне райондагы барлык музейлар, күлләр, елгалар, үзенчәлекле урыннар белән таныштыру. Программага Яңгул янындагы су тегермәне, Шода, Чепья авылларындагы Халыклар дуслыгы, Карадуганда М. Җәлил музее, Кече Лызада Д.Н. Медведев исемендәге музей кергән. Тик менә транспорт мәсьәләсен хәл итү өчен акча кирәк. Моннан тыш, проект кысаларында экскурсия вакытында тамак ялгау мәсьәләсе дә, берничә көн палаткаларда яшәү, уеннар, Шушма буенда балык тоту, Каракүлдә катамаранда йөрү дә каралган. «Өметемне өзмим. Бу теләгем дә сүздә генә  калмас дип ышанам. Әлегә виртуаль экскурсия ясадым. Теләгән кеше сайттан карый ала», – дип сөйләде тынгысыз җан.
Булыр да. Үҗәтлек – бу нечкә күңелле ханымның тагын бер сыйфаты. Аның  өчен бассейнга йөрү, чаңгы шуу, волейбол, баскетбол уйнау, йөгерү –  гадәти күренеш. «Минем ирем – спорттан бик ерак кеше. Чаңгыда басып та тора алмый иде. Өйләнешкәндә,   нинди һава торышы булуына карамастан, беренче кар төшүгә гаиләбез белән   көн саен чаңгыга чыгачакбыз, дип әйтеп  куйдым. Ирем башта бик киреләнде. Һәркем спорт белән шөгыльләнә ала. Үзеңне җиңәргә өйрәнергә кирәк»,–  дип киңәш итә Чулпан Рафисовна. Бер спортка кереп киткән кеше ансыз яши алмыйдыр шул.  Кызлары да туризм түгәрәгенә, бассейнга йөри, яхшы йөзә икән.  Барысының  да үз чаңгысы бар.
ҮРМӘКҮЧ КЕБЕК ҮРМӘЛӘҮЧЕ БАЛАЛАР
Спорт туризмының Балтач балалары арасында  ни дәрәҗәдә актуаль икәнен үз күзләребез белән күреп инаныр өчен без Субаш авылы урта мәктәбенә кузгалдык һәм аны мәктәп бусагасын атлап керүгә үк тойдык. Күнегүләр атнага ике тапкыр уза. Шөгыльләнүчеләр исемлегендә 15 бала булса да,  түгәрәккә  8 яшьтән 17 яшькә кадәр 28 бала йөри. Ремонт күрмәгән  спортзалның ярым караңгы булуында  аларның эше юк, алар спортка бирелгән. Үрмәкүчләр кебек бер баудан икенчесенә үрмәләгән балаларның күзләрендә хыял, өмет күрдек без. Хәзер биредә спорт түгәрәген  Энҗе Хөснетдинова җитәкли. Энҗенең тормыш иптәше Азат Хөснетдинов та – тренер. Дүрт яшьлек кызлары да шунда чабып йөри. «Туризмда бала курыкмаска өйрәнә, үз-үзен ача. Тауга бер тапкыр менеп төшсә дә, ул инде үзен башкача хис итә. Ярышка баргач,    җиңмәсә дә, аннан үзгәреп кайта», – ди үз эшенә мөкиббән Энҗе Фоат кызы. Аның да планнары зур. Теләге – урамда бау шәһәрчеге төзү һәм спортзалны кечкенә балаларга яраклаштырып төзекләндерү. Проекты– кулында. Билгеле, иганәчеләр ярдәменнән башка ерып чыгарлык эш түгел бу. Бауларның бәясе кыйммәт. Бер карабин гына, ким дигәндә, мең сум тора.  Субаш авылында ел саен укытучылар туризмы буенча слёт үтә. Безнең редакция хезмәткәрләрен дә слётка чакырырга вәгъдә бирде алар.

Субаш урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Татьяна Иванова беренче сыйныфтан ук спорт туризмы түгәрәгенә языла. Өлкәнрәк сыйныф укучыларының спорт белән шөгыльләнүләрен күргәч, аның туризмга булган омтылышы тагы да арта.  «Ни өчен сиңа спорт туризмы ошый?» – дип сорыйм Татьянадан. «Спорт, экстрим ошый миңа. Кыяга менәр алдыннан, мине курку хисе биләп алды. Әмма менеп төшкәннән соң, зур канәгатьләнү хисе кичерәсең. Республика ярышларында катнашып, җиңүләр яуладым. Район ярышларында беренче урыннарны алып барам. Әти-әниләр, түгәрәк аркасында укуың артта калмасмы, дип борчыла. Иң кызыгы – минем өчен ярышларда үз-үзеңне сынап карау, яңа дуслар табу.  Мин йөгерү белән дә шөгыльләнәм. Йөгергәндә, шундый вакытлар булды: чабасы килми, ләкин эчтән нәрсәдер ахырга хәтле барырга, бирешмәскә өнди. Җиңүләр ансат бирелми, елый-елый урыннар алдым. Ярышларда курку хисе юк, мин моны башкарып чыгачакмын дигән үз-
үзеңә ышаныч бар», –  дип җавап бирде ул.  Киләчәген тренер һөнәре белән бәйләү, туган ягында балаларга  бу спортның яңа алымнарына  өйрәтү максатын куйган Татьяна.
Субаш мәктәбендә спорт туризмына   хәзерге вакытта Балтачта башкарма комитет  җитәкчесе булып эшләүче  Илһам Гайнетдинов нигез сала. Монда   1992 елдан Илһам Фидаил улы җитәкчелегендә спорт  туризмы түгәрәге  эшли башлый. Күптән түгел мәктәптә түгәрәк оешуга 30 ел тулуны зурлап  үткәргәннәр. Субаш мәктәбе директоры Зөһрә Гафурҗанова: «Безнең мәктәп иң яхшы остазларны, командаларны әзерләүче база булып тора. Туризм–  балаларны җитезлеккә, гадәти булмаган хәлләрдән югалтусыз чыгарга, мөстәкыйль тормышка өйрәтүче, кирәкле юнәлеш», – ди, бу юнәлешне барлык мәктәпләргә җәелдерү кирәклегенә чын күңелдән ышанып.
«Спорт туризмы ни өчен кирәк?» дигән сорауга җавапны  Балтач районында менә шулай таптык. Райондашларның фикере уртак: спорт туризмы – киләчәгебез. Ул сәламәт җәмгыять һәм  булачак һөнәре турында төпле фикер йөртүче яшьләребезнең саны күбрәк булсын өчен бик мөһим.

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА


Расиха ФАИЗОВА фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ