Логотип Магариф уку
Цитата:

Субашлыларның кулы эш белә

Балтач районы  Субаш төп гомуми белем мәктәбе укучыларының технология дәресләрендә нәрсәләр ясаганын күргәч, ирексездән, укытучыдан уңганнар болар,  – дип куясың. “Эшли торган эшеңне яратырг...

Балтач районы  Субаш төп гомуми белем мәктәбе укучыларының технология дәресләрендә нәрсәләр ясаганын күргәч, ирексездән, укытучыдан уңганнар болар,  – дип куясың. “Эшли торган эшеңне яратырга кирәк, һәм шул чакта хезмәт, хәтта аның иң тупасы да,  илһам чыганагына әйләнә”. М.Горькиның бу сүзләрен Ленур  Әхмәт улы Фаязов  мәктәп остаханәсенең ишек өстенә  юкка гына язып элмәгәндер. Мәктәп музеендагы  туку станокларын да милли орнаментлар белән бизи-бизи ул үзе ясаган! Җете төсләр белән тукылган палас, сөлгеләр дә аның кул хезмәте икән. Ә агачка бизәк уеп ясалган  йорт кирәк-яракларының  ниндиләре генә юк. Арада балыклысы да, кошлысы да бар.
  
Агачка бизәк ую белән 5 нче сыйныфтан ук мавыга икән Ленур. 11 нчы сыйныфта укыганда  ук (2004 ел), ул инде технология буенча Курск шәһәрендә узган Бөтенроссия олимпиадасында IV  урынны алуга ирешкән. Шул чагында  ул ясаган пычкы кайрый торган универсал станок  районда I, республикадада II урынга лаек була. Ленурның: “Осталыкта әлегә әтине уздырып булмый”, – диюе тыйнаклык галәмәте генә булса кирәк. Эшләгән кадәресе күз алдында бит! Әтисе  Әхмәт ага да кимен куймагандыр. Ул да шушы ук мәктәптә 34 ел буе технология укыткан булган.

– Миңа әтием Фаязов Әхмәт Фаяз улы юл күрсәтте. Ул башта Минзәлә педагогия көллиятен, аннан Алабуга педагогия институтын тәмамлаган. Мин дә шул ук институтта укыдым. Без, гомумән, укытучылар гаиләсе – әнием   Гөлирә  Шәйхетдин кызы шушы ук мәктәптә озак еллар рус теле укытты,  хатыным Илүзә Илгиз кызы да укытучы – ул инглиз теле белгече, – дип, Ленур гаиләсе белән таныштыра. Моннан өч кенә чакрым ераклыкта булган Сосна Пүчинкәсеннән икән үзләре.  
Булганнан бар да була дибез инде. Бер үк вакытта ул җыр, рәсем дәресләреннән дә керә. Димәк, кечкенәдән рәсем ясавы гына түгел, гитара белән кызыксынуы да бушка китмәгән.

“Кулларыннан телефон  төшмәгән балаларга  эш коралы тоттыру кыенмы соң?” – дип кызыксынам.  
–Юк кыен түгел. Моның өчен башта балада кызыксыну уятырга кирәк. Бер мавыгып китсәләр, аларга телефон бөтенләй дә кирәк түгел. Аларның кулларыннан эш килсә, үзем ныграк та сөенәм, – дип сөйли эшен ихлас яраткан һәм укучыларының мөмкинлекләрен белгән мөгаллим.

Расиха ФАИЗОВА


Автор фотолары


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ